Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Данлыклы ансамбльгә – 85 яшь

Җыр һәм бию ансамбленә бик мөһим вазыйфа – дөнья халыкларын татарның музыкасы, биюе, гореф-гадәтләре белән таныштыру йөкләнгән һәм коллектив бу авыр да, мактаулы да бурычны күп еллар югары дәрәҗәдә башкарып килә.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 85 яшь тулды. Бу коллектив милли музыкабыз, бию­ләребезне, костюмнарны, гореф-гадәтләрне кадерләп саклый һәм югары дәрәҗәдә тамашчыларыбызга ирештерә. Ул – милли кадрлар өчен бәһасез мәктәп тә: Галия Гафиятуллина, Разия Тимерханова, Әлфия Авзалова һәм тагын күп җырчыларыбыз җыр сәнгатендә беренче адымнарын ансамбльдә башлаган. Җыр һәм бию ансамбленә бик мөһим вазыйфа – дөнья халыкларын татарның музыкасы, биюе, гореф-гадәтләре белән таныштыру йөкләнгән һәм коллектив бу авыр да, мактаулы да бурычны күп еллар югары дәрәҗәдә башкарып килә. Кышның буранлы көнендә М.Җәлил бинасында артистларыбыз юбилейны зур концерт белән билгеләп узды.

Коллективта ветераннарга хөрмәт-ихтирам зур. Юбилей кичендә дә өч буын җырчы, биючеләр җыелган иде. Ансамбль белән бер яшьтәге балетмейстер, сәнгать җитәкчесе булып хезмәт иткән Геннадий Скалозубны һәм реквизит остасы, җырчы-бию­челәрне байтак еллар матур костюмнарга киендергән Евгений Бабушкинны күрү аеруча сөенечле булды. Иҗат юлын хор җырчысы булып башлаган, аннары мәгърифәтчелек юлыннан китеп, коллективның җырчы, биючеләрен саллы мәкаләләре аша данлаган, ахыр чиктә моңа кадәр берәүнең дә кулыннан килмәгән эшне башкарып, 70 еллыкка китап чыгарган Филүсә Арсланның да урыны түрдән иде, билгеле. Коллективның бер гаилә кебек яшәве сөендерә. Анда иҗат гаиләләре аеруча күп. Ветераннар арасында, мәсәлән, җырчы һәм биюче Фидания һәм Равил Габдрахмановларны, җырчы һәм дирижер Йолдыз һәм Шамил Шәмгуновларны күрү матур тәэсирләр калдырды. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовның үзенең дә бөтен гаиләсе сәнгать хакына аямыйча хезмәт итә. Ләйсән Хәмитова талантлы биюче генә түгел, 2020 елда торгызылган балалар бию студиясендә алмаш тәрбияли. Кече кызлары Сөмбел юбилей концертта матур биюе белән сокландырды. 

Тамашачылар арасында биюче Таһир Латыйфуллин күренде. Бүген ул үзе – «Сәйдәш» бию коллективы җитәкчесе, өстәвенә Мәдәният һәм сәнгать университетында кафедра җитәкчесе. Кай­чандыр ансамбльдә җырлаган Фәннүр Хәсәнов «Татарстан» телевидениесе өчен юбилей концерттан репортаж әзерли, ветераннар белән сөйләшә. Шамил Әхмәтҗанов, Рәшит Мостафин, Равил Хәлиуллин, Раилә Гарипова һ.б. кебек мөхтәрәм затларны күрү рәхәт иде. 

Ансамбльнең директоры Юрий Жуков 2022 елда 32 мең чакрым юл үтеп, 125 концерт башкарулары, Волгоград, Самара, Саратов, Пермь, Чиләбе, Әстерхан, Троицк белән генә чикләнмичә, Якутиягә, Ханты-Манси – Югра автономияле округына кадәр барып җитүләре, күптән түгел исә Мәскәүнең Кремль сараенда шаулатып зур концерт куюлары турында горурланып сөйләде. Татарстан Министрлар кабинетының мәдәният һәм республикабыз халыкларының телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова ансамбльгә күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен мактау кәгазе тапшырды. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җырчы Римма Әгъзәмова һәм биючеләр Ильмир Мөхәммәтҗанов белән Артур Хәбәбетдиновка президентыбыз Указы нигезендә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелүен җиткерде. Бериш артистларга Мәдәният министрлыгының мактау кәгазьләре, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. 

Юбилей концерт өчен ансамбль балетмейстер Гай Таһировның 1965 елда куелган «Сарман биюе»н торгызган, «Салкын чишмә» татар халык җырына яңа сулыш өргән. Концертта ансамбль каршындагы балалар бию студиясендә шөгыльләнүче нәни артистлар да катнашты. Җыр һәм бию ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре өчен «Республикабыз казанышы» махсус бүләген гамәлгә куйган иде. Аңа Мамадыштан «Лаборатория» бию коллективы һәм Биектау районыннан Адилә Зиннәтуллина лаек булды. «Голос» проекты җиңүчесе, «Евровидение» финалисты җырчы Динә Гарипова ансамбльнең хорына кушылып «Гөлҗамал» җырын башкарды. Берничә буынның шулай берләшеп юбилей үткәрүе киләчәккә зур өмет уятты.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев