Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

БУЙДАМЫНИ ХИКМӘТ?!

Танылган биюче, Татарстанның атказанган артисты, олы йөрәкле кечкенә Шамил Галиевкә 50 яшь тулды. Бик җайлы кеше ул, энергетикасы белән үзенә тартып тора. Бераз усал булса да, күңелендә кер юк. Күпләрне аның буе һәм авырлыгы кызыксындыра. Буе 132 сантиметр булса, авырлыгы 36 кило. Мондый үзенчәлек аңа тормышта яшәр өчен уңайсызлыклар тудырмый,...

Танылган биюче, Татарстанның атказанган артисты, олы йөрәкле кечкенә Шамил Галиевкә 50 яшь тулды. Бик җайлы кеше ул, энергетикасы белән үзенә тартып тора. Бераз усал булса да, күңелендә кер юк. Күпләрне аның буе һәм авырлыгы кызыксындыра. Буе 132 сантиметр булса, авырлыгы 36 кило. Мондый үзенчәлек аңа тормышта яшәр өчен уңайсызлыклар тудырмый, ул моңа ияләшкән. Яшьрәк вакытында үртәүләр булса да, хәзер аның моңа һич тә исе китми.
Чыннан да, сәнгатьтә үз хезмәтен яраткан, нык холыклы кешеләр генә эшли аладыр. Шамил Вилдан улы да - чын иҗат кешесе. Юлында авыр чаклары күп булган. Әмма бар күңелен һәм гомерен сәхнә эшенә багыш­лаган. Хәтта гаилә коруы да соңлап кына. Ул үз гомерендә бар дөньяны гизеп, зур уңышларга ирешкән. Узган елны Татарстанның атказанган артисты дигән исем биргәннәр. Иҗаттан тыш, ул әле бакча эшләрен дә "көрәп" алып барган. Биюченең кушаматлары да бар. Мәскәүдә эшләгәндә аны "кечкенә Мәхмүт Исәнбай", "татарин" дип атап йөртсәләр, Казанда "работяга" дип эндәшәләр.
...Шамил Галиев балачагында киләчәктә кем буласы турында уйланмый. Лаеш районының Татар Янтыгы авылында 4 балалы гаиләдә үсә. Бүген инде ике абыйсы да вафат. Сеңлесе Казанда яши. "Ул вакытларда балалар бакчасы булмады. Без, бөтен авыл балалары белән җые­л­ышып, урамда уйнадык. Өйгә су ташып интеккәннәр әле дә истән чыкмый", - дип сагынып искә ала артист. 1984 елда мәктәпне тәмамлый. Мәктәп директоры белән сыйныф җитәкчесе аның якыннарына: "Шамилнең буе кечкенә. Аңа җиңелрәк эш кирәк. Телевизор, сәгать остасы һөнәрен сайласа, әйбәтрәк булыр иде", - дип киңәш итә. Уйлашканнан соң, Шамил Казан училищесына сәгать, телевизор, суыткыч мас­терлыгына укырга керә. Аннары 4 ел буе сәгать остасы булып эшли. Шул вакытта бию ансамбленә йөри башлый. Яшәү урыны - тулай торакта. Бераздан бию коллективына күчә. 1990 еллар бу. Айрат Хәбибуллин җитәкчелегендәге "Сәләви-Мәләви" театрына эшкә килә. Анда ике ел чамасы эшләп чыкканнан соң, аны Фәрит Фатыйхов күреп алып, филармо­ния­гә эшкә чакыра. Ул көнне биюче әле дә хәтерли. 1992 елның 8 февралендә филармо­ниядә эшли башлый.
"Артистларның эш стажы 20-25 елдан артмый", - ди әңгәмәдәшем. Гәрчә, филармониядә хезмәт кую белән бер үк вакытта үзе Мәскәүдәге Лилипутлар ансамб­лендә 16 ел буе эшләп алырга өлгерә. "Сәйдәш" ансамблендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул вакытта цирк артисты, биюче буларак 20 еллык хезмәт стажы җыела. Киноларда төшәргә дә җитешә. 2007 елны Голливуд артистлары катнашындагы "Фред Клаус" фильмы дөнья күрә. Пенсиягә чыккан булса да, Шамил 3 ел Дю Солей циркында да эшләп ала. Әлеге цирк белән АКШ, Франция, Бельгия, Нидерланд, Бразилия, Канада кебек илләрдә чыгыш ясый. Наталья исемле партнер кызны күтәреп, акробатик этюдлар ясый ул. Әмма эш графигы бик тыгыз булу сәбәпле, аннан китәргә мәҗбүр була. Атнасына 9-10 мәртәбә концерт бирәләр бит. "Анда рухи яктан да, физик яктан да сынасың", - ди артист үзе дә.
Шамилнең 26 ел гомере иҗат дөньясында уза. Әлбәттә, аны таныткан, халыкка исемен чыгарган сәнгать төре - бию. Татар биюен аеруча яратып башкара. Репертуарында бик килештереп бии торган ковбой, чегән, шаман, лезгин, яһүд, калмык, пионер биюләре дә бар. Тыпырдап торган аякларыннан әле дә ут чыгарлык. "50 яшем тулса да, йөрәк һаман яшь үзе", - ди артист көлеп. Соңлап кына өйләнүенә дә үкенми. Балтач кызы Гөлнара белән 2010 елда гына гаилә кора ул.
- Миңа 11 яшь вакытта әтием Вилдан бакыйлыкка күчте, - дип якын кешеләрен искә ала Шамил. - Әнием Рауза 79 яше белән бара. Аллага шөкер, исән-сау. Туган нигезне сакларга теләп, 2014 елда авылда яңа йорт салдым. Бөтен авылдашлар шаккатты. "Кечкенә Шамил кайтты да бер ел эчендә өй күтәреп чыкты. Ике метрлы мужиклар да 2-3 әр ел буе сала торган иде", - диде авылдашлар. Мондый сүзләр канат куйды, әлбәттә... Әниебез янына еш кайтып йөрибез. Казанга алып килергә теләк белдергән идек, әмма өлкән кеше булса да, туган авылын ташларга исәбе юк. Шуңа без кайтабыз. Авылда эш күп. 25 сутыйлык бакчабыз бар. Анда нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә утыртмыйбыз! Алмагач, чия, крыжовник, карлыганнарның агы, кызылы, карасы, кура җиләкләре һәм башкасы. Шуларны Мичурин бабай сыман актарып йөрим инде.
Чыннан да, Шамил җир эшен ярата. Мин аннан рәхәтлек алам, ди үзе дә. Әле Казанда да бакча тота. Торак идарәсе башлыгы янына барып, "Өебез янында бакча тотарга ярыймы?" - дип рөхсәт сорый. Хәзер өй старос­талары, җыештыручылар, анда яшәүчеләр бу матурлыкны күреп шакката. Атаклы биюче рәхмәт сүзеннән башканы ишеткәне дә юк. Магистральная урамындагы 12 нче йортны фотоларга да төшереп китәләр, ди. Анда чәчәкләрнең хуш исенә таң калырлык. Аеруча яшь әниләр балалары белән шунда җыелыр­га ярата. Артист бу эшенең тирә-юньдәгеләргә шатлык китерүенә үзе дә куана. Әле шунысы да бар: Шамил ул бакчасында хатыны Гөлнараны бер дә эшләтми, барча мәшәкатьне үзе алып бара.
Буйдамыни хикмәт? Артистның барлык хыялларын тормышка ашыруда буе киртә түгел! Тормышның рәхәтен, тәмен, дөньяның гүзәллеген күреп яши белә. Безгә менә кемнән үрнәк аласы бар!
Эльза ГАЗИЗОВА.
.Шамил хатыны Гөлнара белән.
.Дю Солей циркында.
.Татар сәхнәсе корифейлары белән.
Фотолар Шамил Галиевнең "ВКонтакте" челтәрендәге шәхси битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев