Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Алтын битлек»кә дәгъва иткән «Әллүки» спектакле Мәскәүдә сентябрьдә күрсәтелә

«Алтын битлек» премиясе лауреатлары 30 октябрьдә билгеле булачак.

Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектакленең «Алтын битлек» программасы кысаларында Мәскәүдә күрсәтелү вакыты билгеле. Программа фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Дәрәҗәле премиягә тәкъдим ителгән спектакль Мәскәүдә Тарих музееның күргәзмәләр комплексында 13 сентябрьдә күрсәтеләчәк. Башлану вакыты - 15.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә.

«Алтын битлек» премиясе лауреатлары 30 октябрьдә билгеле булачак.

  • «Әллүки» спектакле «Алтын битлек» театр премиясендә өч номинациядә катнаша. Спектакль «Опера спектакле» номинациясендә, Туфан Имаметдинов «Режиссер эше», Эльмир Низамов «Музыкаль театрда композитор эше» дигән номинацияләрдә җиңүгә дәгъва кыла.
  • Туфан Имаметдинов бу спектакльне 2018 ел ахырында Казанда тәкъдим иткән иде. Спектакльнең асылы - туган телне саклау турында кисәтү. Аның нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театры актерлары һәм саңгырау-телсез дүрт кеше сөйли.

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X