Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасындагы алты хатынга һәйкәл куела

Бөек Ватан сугышы елларындагы алты анага багышланган һәйкәл Стәрлебаш мәдәният йорты янында урнаштырылачак.

Башкортстанның Стәрлебаш районы үзәгендә татар язучысы Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасы геройлары — Бөек Ватан сугышы елларында балаларын туендырган алты анага багышланган һәйкәл куела.

«Өч миллион ярым сум акчаны җыеп бетереп, һәйкәлне көзен ачарбыз дип уйлап торам. Алты анага һәйкәл Стәрлебаш районы мәдәният йорты янында урнаштырылачак», — диде Мифтахетдин Акмулла исемендәге мәгърифәт-мәдәният фонды җитәкчесе һәм оештыручысы Ягъфәр Хисмәтуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

 

 

«41нең арбалы хатыннары» пьесасын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйды. «Ул аншлаг белән барды. Пьесада төп геройлар — алты хатын. Шуларга атап һәйкәл куярга булдык. Макетын 2019 елда эшләделәр. Алты хатын-кыз һәйкәле инде әзер. Бакырдан коелган. Арбаны гына коясы калды», — диде ул.

Аның әйтүенчә, һәйкәлне эшләү чыгымнарын Зәки Зәйнуллин, Марат Ишмияров, Ирек Арсланов, мин һ.б. битараф булмаган кешеләр каплаган.

Пьесада Бөек Ватан сугышы башлану белән берничә бала тапкан, ирләре фронтка киткән, һәрберсе үзенчә бәхетле булган япь-яшь, чибәр, уңган татар хатыннары турында сүз бара. «Өйдә берничә ач-ялангач баласын кочаклап калган ялгыз хатын, хәерчелек, ачлык белән көрәшеп, тырмашып шул балаларны үтермичә, әтиләре кайтканчы яшәтергә тиеш була», — дип пьесаның эчтәлеге белән таныштырды Акмулла фонды җитәкчесе.

«Зәки абый ул апаларны күрүе, аларның яланаяклы малайлары, кызлары белән бергә үскәне, ачлыкны шулар белән бергә күргәне турында искә алып сөйли иде», — диде Ягъфәр Хисмәтуллин. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев