Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Васил Шәйхразыев: “Ркаил Зәйдулла – төпле фикерле, кыю сүзле язучы, һәрчак милләтем дип җан атып яши”

Камал театрында Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе узды. Юбилярны олугг бәйрәме белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев котлады.

Милли Шура рәисе Ркаил Зәйдулланың татар әдәбиятен үстерүдәге хезмәтләрен югары бәяләде. Шулай ук җәмәгать эшлеклесе, депутат буларак башкарган эшләрен аерым ассызыклады. “Ркаил Зәйдулла төпле фикерле, кыю сүзле язучы. Ул һәрчак милләтем дип җан атып яши,”- дип белдерде ул.

Узган ел бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан татар әдипләре һәм зыялылары белән очрашу вакытында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы һәм Язучылар берлегенә кулга-кул тотынып эшләргә, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез янына уртак сәфәрләр оештырырга кушкан иде. “Бу юнәлештә эш алып барыла. Конгресс хезмәткәрләре һәм язучылар Россия төбәкләрендә милләттәшләребез белән очрашулар оештыра. Каләм ияләре үз иҗатлары белән таныштыра, читтәге язучыларны барлый,” – диде Васил Шәйхразыев. Юбилярга ул уртак эшчәнлек һәм милләткә хезмәт итүе өчен зур рәхмәтен җиткерде

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев