Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Татарстан җитәкчелеге, Марсель Баһавиев вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

​​​​​​​Кичә «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» ДБУ директоры Марсель Баһавиев 62нче яшендә вафат булды.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» ДБУ директоры Марсель Баһавиев вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Ул кичә 62нче яшендә вафат булган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Баһавиев Марсель Харис улы һәрвакытта да җаваплы, куйган максатларга ирешүдә таләпчәнлек, эшкә сәләтлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт белән аерылып торды. Марсель Баһавиев эшлекле һәм кешелек сыйфатлар белән лаеклы абруй һәм тирән хөрмәт казанды. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», — диелә кайгынамәдә. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров имзалаган.

 

Марсель Баһавиев 1959 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Әгерҗе районы Биектау авылында туган. 1982 елда С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын, 2001 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университетын тәмамлый.

 

Хезмәт эшчәнлеген ул 1982 елда Казан төзелеш комбинатында өлкән инженер-технолог вазифасында башлаган, соңрак ул цех җитәкчесе итеп билгеләнә. 1988 елдан ул Казан шәһәрендә төзелеш тармагы предприятиеләрендә җитәкче вазифаларын биләгән. 1993 елда Казан шәһәре хакимиятен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча ремонт-төзелеш берләшмәсе башлыгы булган.

 

1999 елда «Татсельжилкомхоз» берләшмәсе генераль директоры итеп билгеләнә. 2002 елда «Таткоммунэнерго» берләшмәсе генераль директоры вазифасына күчерелгән, 2004 елдан ТР Финанслар министрлыгы каршындагы «Татгоспоставка» республика дәүләт ихтыяҗлары өчен продукция китерү буенча дәүләт учреждениесе генераль директоры булып эшләгән.

 

2005 елдан Марсель Баһавиев «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесен җитәкли. Аның катнашында республиканың дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү буенча системалы эш оештырылган.

 

Марсель Баһавиев тырыш хезмәте һәм казанышлары өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» Татарстан Республикасы медальләре белән бүләкләнгән. «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев