Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Татар язучысын Нобель премиясенә тәкъдим итүгә әзерлек бара

Татар ПЕН-үзәге татар язучысы кандидатурасын Нобель премиясенә әзерли.

«Татар ПЕН-үзәге Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреатлыгына конкурска катнашырга рәсми чакыру алды. Кандидатура әзерлибез», - дип  мәгълүматны раслады «Татар-информ» хәбәрчесенә язучы, Татар ПЕН-үзәгенең башкарма директоры Әхәт Мушинский.

«Бик хөрмәтле өлкән яшьтәге язучыбызның әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итә башладык. Әлегә кем икәнлеген әйтергә ярамый», – диде ул.

 

 

Андый рәсми чакыруны Татар ПЕН-үзәге алдагы елларда да алган. Хәтта бер елны күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның кандидатурасы тәкъдим ителгән дә булган.

  • ПЕН-үзәк - PEN International, Бөтендөнья (яки Халыкара) Язучылар Берлеге — төрле әдәби жанрларда иҗат итүче һөнәри язучыларны, шагыйрьләрне, журналистларны берләштерүче халыкара хөкүмәттән гайре оешма. Оешманың идарәсе Лондонда урнашкан.
  • Татар милли ПЕН-үзәге 1996 елда Мексикада узган Бөтендөнья язучылар конгрессында халыкара ПЕН-клубка кабул ителә. Беренче Президенты – халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин. Хәзер Президенты – халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев