Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Сәкинә Шәймиеваның китабы төрекчәгә тәрҗемә ителгән

Тәрҗемәче Үлкәр ханым: «Минтимернең күләгәсе» әсәренең төрекчә китабы якын көннәрдә Казанда тәкъдим ителәчәк, аннары Төркия башкаласында презентациясен үткәрү күз алдында тотыла», — дип белдерде.

Азәрбайҗанның Ататөрек исемендәге тикшеренүләр үзәге Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиеваның китабын төрекчәгә тәрҗемә иткән. Бу турыда тәрҗемәче Үлкәр Мусазадә хәбәр итә.

Яңа басмага кереш сүзне Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Азәрбайҗан Республикасы Парламенты депутаты, академик Низами Җәгъфәров язган.

Сәкинә Шәймиева тарафыннан 2007 елда язылган «Минтимернең хәләл җефете» китабы танылган азәрбайҗан журналисты, «VoiсеРress.Az”мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Үлкәр Мусазадә тарафыннан Төркиядә тәрҗемә ителгән. Ул әсәрне ручса варианты булган «В тени Минтимера» дип исемләнгән китаптан тәрҗемә иткән.

Үлкәр Мусазадә әйтүенчә, әсәр Азәрбайҗан китап нәшриятында «Минтимернең күләгәсе» дигән исем белән басылып чыккан. Тәрҗемә әсәрнең редакторы — Афәт Маммедова, нәшрияткә әзерләп бастыручылар — дизайнер Деянет Османлы һәм адвокат Самәд Вәкилов.

Тәрҗемәче Үлкәр ханым: «Минтимернең күләгәсе» әсәренең төрекчә китабы якын көннәрдә Казанда тәкъдим ителәчәк, аннары Төркия башкаласында презентациясен үткәрү күз алдында тотыла», — дип белдерде.

Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева үзенең тормышы, гаиләсе, балалары, туган-тумачалары, яшәше, гаилә традицияләре белән таныштыру максатлы «Минтимернең хәләл җефете» дип исемләнгән китап бастырган иде. Ул татар һәм рус телләрендә дөнья күрде.

Рушания Алтай, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев