Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Шамил Садыйков: Мәүлә Колый — татар халкында Тукай дәрәҗәсендәге шәхес

«Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татар халкының дәүләтчелеге, мәчетләре булмаган, ә шагыйре булган. Бу — феноменаль вакыйга», — диде «Татмедиа» җитәкчесе.

 «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, XVII гасырда яшәгән татар әдибе Мәүлә Колыйны Габдулла Тукай дәрәҗәсендәге шәхес дип әйтеп була.

«Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татар халкының дәүләтчелеге, җитәкчелеге, мәчетләре булмаган, ә шагыйре булган. Бу — феноменаль вакыйга. Арча районы Тукайның ватаны булган кебек, Питрәч — Мәүлә Колыйның ватаны. Безнең бурыч — милли-мәдәни мирасыбызны халыкка тарату», — диде ул «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән — бүгенге көнгә кадәр» республика фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә.

Шамил Садыйков Мәүлә Колыйның иҗаты да кызыклы булуын әйтте. «Ул актуаль, заманча темалар күтәргән. Аның иҗаты — көрәш. Мөселман, татар дип әйтү ул вакыттагы тормыш өчен куркыныч булган. Ә ул шул чорда иҗат иткән. Авыл халкы аның иҗатын белгән. Аның хикмәтләре халык теленә кергән иде», — диде ул.

«Мәүлә Колый темасын яктыртуны үз өстебезгә алабыз, чөнки ул бөтен төрки дөнья өчен зур шәхес. Мәүлә Колый булмаса, кем белгән, бәлки Габдулла Тукай да булмас иде? Мәүлә Колый шәхесе татар милләте өчен зур байлык. Аның мирасын өйрәнәсебез алда әле», — диде генераль директор.

Аның әйтүенчә, Питрәч районы татар авылларына бай. «Йөз, мең еллык тарихы булган авыллар республикабызда бармак белән генә санарлык. Шуның берсе — Мәүлә Колыйның ватаны. Район җитәкчесе Мәүлә Колыйның исемен республика дәрәҗәсендә исемен күтәрергә хыяллана. Татар тормышы Питрәчтә уяна, кайный. Нәтиҗәләре булыр дип өметләнәм», — диде Шамил Садыйков. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев