Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Шагыйрь Рафаил Сираҗи вафат

Бүген Чүпрәле районында язучы, шагыйрь Рафаэль Сираҗетдин улы Субаев (Рафаил Сираҗи), вафат булды. Бу хакта "Туган як" газетасы сайты хәбәр итә.

Рафаэль Сираҗи улы Субаев (Рафаил Сираҗи), язучы, шагыйрь, тарихчы-туган якны өйрәнүче, журналист, педагог, Чүпрәле районының Мактаулы гражданины, Туган як тарихын, җәмгыятьне саклау, үсеп килүче буынга патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүче, рухи, мәдәниятне, традицион дини кыйммәтләрне үстерүче  һәм күп санлы хезмәтләре белән бай мирас калдырган шәхес арабыздан китте. Аның хезмәтләре-ул аның китаплары, әсәрләре. Алар безнең, киләчәк буын өчен бәһасез бүләк булып торачаклар.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, диелә әлеге хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев