Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Румыния татары Наим Белджин укучысы Халыкара көрәш турнирында өченче урын алган

Патриция Мария Петрас бер мең доллар белән бүләкләнгән.

10-11 апрель Ташкентта Үзбәкстан Республикасы Президенты призы өчен XV Халыкара көрәш турниры үткән. Әл-Хаким әт-Тирмизи истәлегенә багышланган турнирда Румыния Көрәш федерациясе рәисе Наим Белджинның укучысы өченче урынга лаек булган.

«Наим Белджин 57 килограмм авырлыктагы Патриция Мария Петрас һәм 81 килограмм авырлыктагы Тэнаси Джордж Александр белән ярышка барган. Патриция Мария Петрас өченче урынны яулаган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова. 

 

 

Наим Белджинның укучысына бер мең доллар премия бирелгән.

Аның әйтүенчә, Румыния татарлары тарихи традицияләрне яшәтүгә зур әһәмият бирә. «Көрәш — кагыйдәләре үзгәрүгә карамастан, борынгы спорт төре. Аны саклау өчен кулыбыздан килгәнне эшлибез», — дигән Румыния Көрәш федерациясе рәисе Наим Белджин. 

 

 

«Татар спорты бик күпләргә кызыклы. Румыния татарларының эшчәнлеге мәдәниятләр арасында диалог кору, халыкларның этник үзенчәлекләрен белү, мәдәни төрлелек урнаштыру мөһим» — дип өстәгән ул. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев