Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Роберт Миңнуллиның соңгы бүләге...

Яраткан шагыйребез Роберт абый Миңнуллинның арабыздан киткәненә бер ел вакыт узса да, ул һәрвакыт безнең күңелләрдә.

Шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова аның инстаграм аккаунтына бер көн калдырмый язмалар куеп бара.

Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыгыз!

– Өч ел буе һәр иртәбезне менә шушы җанга якын сүзләр белән башларга күнегеп беткән идек. Көн дә үтмәс, инстаграм битләрендә әтинең яңа гына күңел түреннән өзелеп төшкән шигырьләрен укып ләззәтләндек. Хәзерге борчулы, ыгы-зыгылы заманда моң тулы, самими, эчкерсез, гади дә, шул ук вакытта күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтә алырдай, җанга дәва булырдай шигырьләргә һәрберебез дә мохтаҗ идек шул... – диде Таңсылу.

Роберт абыйның ихлас шигырьләрен укып, сөенәбез дә, елыйбыз да, уйланабыз, иң рәхәт чаклар – балачакка да кайтып киләбез. Шагыйрь үзе арабыздан китсә дә, ул шигырьләрендә, яраткан укучысы күңелендә яшәвен дәвам итә. Һәм шушы көннәрдә Таңсылу барыбыз өчен дә бик күңелле яңалык хәбәр итте.

– Инстаграмга куеп барган шигырьләрен китап итеп чыгару хыялы бар иде әтинең. Ул аны, һичшиксез, сезгә – газиз замандашларына-инстадашларына багышлаган булыр иде. Ходай шулай кушкандыр инде, әтинең хыялын бүген мин тормышка ашырам. Китап ничек килеп чыккандыр, бәяне мин бирмим, ләкин тырыштым! Әти хакына тырыштым!, – ди ул.

Китап чыккан көнне Таңсылу аны төшендә дә күргән: «Йөзләреннән нур бөркелде, елмаеп кочаклап алды мине. Рәхмәте дип кабул иттем», – ди бу хакта.

Китапны чыгару гаять авыр булганын да яшерми Таңсылу.

– Шигырьләргә тотынган саен йөрәгем мең кыйпылчыкка вакланып, күңелемне сагыну хисләре биләп ала иде. Башка мәңге кайтмас әтиле чаклар

хәтергә килде, сагыш тулы мөлдерәгән соңгы карашлары искә төште, күз яшьләремне тыеп булмады. Шул ачы күз яшьләренә төренеп, хисләргә бирелеп, әтием рухы шатлансын дип, иҗаты халык күңелендә сүрелмичә озак еллар яшәве хакына, сезнең хакка, газиз замандашлары-инстадашлары, бар көчемне шушы китапка салдым, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Китапны кулыгызга алып, шигырьләрен укыганда, әтинең йомшак кына салмак тавышын ишеткән кебек булырсыз, һәрбер шигырь юлында аның сезгә карата хөрмәтен тоярсыз, күңелегезгә тынычлык табарсыз, шул чакта әтием рухына укылган изге догаларыгыз аңа барып ирешер дигән өметтә, бу китапны шагыйрьнең сезгә дигән СОҢГЫ БҮЛӘГЕ итеп кабул итегез! – дип теләкләрен җиткерде Роберт абыйның кызы.

 

Динара Әхмәт

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев