Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Минтимер Шәймиев: Үзең эшләп карамаганда күпме эш башкарылганын бәяләү авыр ул

«Соңгы дистә елда нинди бөек эшләр эшләгәнебезне әле аңлап та бетерә алмыйбыз: халкыбызның мәдәни мирасын торгыза алдык. Бу күптәнге хыял иде», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елында бик күп эш башкарылды дип бәя бирде. Бу хакта ул Казан Кремлендә узган киңәшмәдә сөйләде.

«Үзең эшләп карамаганда күпме эш башкарылганын бәяләү авыр ул. Коронавирус шартларында күпме хезмәт кергән!» — диде.

Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөяне торгызу буенча саллы эш башкарылганын искәртте. «Соңгы дистә елда нинди бөек эшләр эшләгәнебезне әле аңлап та бетерә алмыйбыз: халкыбызның мәдәни мирасын торгыза алдык. Бу күптәнге хыял иде. Шундый масштабларда ирешә алдык», — диде.

Дәүләт Киңәшчесе Казан Кремле, Болгар, Зөя ЮНЕСКО тарафыннан танылып, Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелүен зур казаныш дип атады. «Җиңел генә ирешеп була торган эш түгел иде ул. Без кыска вакыт эчендә Болгар, Зөяне торгыза алдык. Бөтен илдән эре иганәчеләр бу объектларны торгызуга бик зур өлеш кертте. Без аларга бик рәхмәтле булырга тиеш», — диде.

Минтимер Шәймиевнең бу сүзләрен Татарстан Президенты да хуплады. «Чыннан да вакытында рәхмәт әйтә белергә кирәк. Республикадан читтә булсалар да кеше ресурслары, финанслар белән һәм башка ярдәмнәрен дә күрсәттеләр. Аларга рәхмәтне җиткерергә тиешбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев