Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Миләүшә Хабетдинова дүрт ел дәвамында Нәкый Исәнбәт архивына тасвирлама ясаячак

Кичә вафатыннан соң ярты ел үткәч, Йолдыз Исәнбәтнең васыяте игълан ителде.

 Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова алдагы дүрт ел дәвамында Йолдыз Исәнбәтнең архивларына тасвирлама ясаячак. Бу хакта галимә үзе хәбәр итте.

«Нәкый Исәнбәт мирасы белән кызыксынучыларга шуны җиткерәм — музыка белгече Йолдыз Исәнбәтнең фатиры һәм архивы, аның васыяте буенча, ахирәтенең улы Андрей Борисович Кукушкин милкенә күчә», — ди ул.

Милек хуҗасы белән килешүдә каралганча, алдагы дүрт елда фатир сатылмаячак һәм аңа ниндидер үзгәрешләр кертелмәячәк. Бу вакыт аралыгында әдәбият белгече Миләүшә Хабетдиновага архивка тасвирлама ясау һәм фәнни әйләнешкә кертергә тырышу мөмкинлеге тудырылачак. 

 

 

«Мине алда кызыклы эш көтә дип өметләнәм. 9 ноябрьдә булган килешүләр үз көчендә калып, мин үз табышларым белән Нәкый Исәнбәт талантына мөкиббән булган кешеләрне сөендерә алырмын дип уйлыйм», — ди галимә.

Әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова соңгы берничә елда Йолдыз Исәнбәт белән актив аралашып, Нәкый Исәнбәт иҗатын һәм аның тормыш юлын өйрәнде. Үзе өйрәнгәнне социаль челтәрләргә куеп, җәмәгатьчелекне дә таныштырып барды.

«Аның әтисен яклап чыкканда без Йолдыз Исәнбәт белән күрештек, дуслаштык. Йолдыз апа әтисе кебек энциклопедист галим иде. Мин кич килә идем дә иртәнгә кадәр документлар белән эшли идек. Милләтебез авыр чор кичергәндә бу нәсел вәкилләренең мирасы безгә дөрес юл күрсәтә ала», — дигән иде галимә 5 майда Йолдыз Исәнбәтне җирләгәндә. 

 

 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев