Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Әкә

Әдәби даирәдә еш кына безнең дәвернең Тукаена тиңләштереп йөртелгән Мөдәррис Әгъләм дә, мәңгелеккә дәгъва кылып, һич кенә дә ялгышмаган бугай.

Мөдәррис Әгъләмнең тууына 75 ел


Ян, йөрәгем!
Ян, белеп:
Гомерлек гәүдәң эчендә
Тыпырчына мәңгелек.

Ташка уеп язарлык әлеге шигъри юлларны шагыйрь 24 яшендә иҗат иткән булган. Ул чакта әле аның “Кыңгырау” дигән тәүге китабы гына басылып чыккан, Әкәбезне ХХ гасырның иң зур шагыйрьләреннән берсе итеп танытачак “Учак урыннары” да, “Исәнме, йөрәк” тә, “Киләчәккә кайту” да, “Мин әйттем” дә дөнья күрмәгән, “Тукайдан хатлар” поэмасы да язылмаган. Ә үзендә нинди зур вә тирән ышаныч! “Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул”дан һич кенә дә ким түгел. Тукай үзен хәкарәтләүчеләргә “Җавап” шигырен 22 яшендә язып куйган, ләкин аны беркайда да бастырмаган. Мондый янәшәлекне тыйнаксызлык булыр дип уйлагандырмы ул, әллә үз шәхесе тирәсендә әледән-әле кубып торган ыгы-зыгының тагын да көчәеп китүен теләмәгәндерме – хәзер инде әйтүе кыен. Шулай да вакыт галиҗәнаплары Тукайның әлеге “тыйнаксызлыгын” мотлак икърар итте – аны кешелек тарихындагы иң бөек шагыйрьләр янәшәсенә куеп зурлады.

Әдәби даирәдә еш кына безнең дәвернең Тукаена тиңләштереп йөртелгән Мөдәррис Әгъләм дә, мәңгелеккә дәгъва кылып, һич кенә дә ялгышмаган бугай. Юк, шагыйрь бу очракта үз шәхесен, иҗатын гына күздә тотмый, ул, беренче чиратта, үз халкының мәңге яшәячәгенә иман китереп гомер кичә, иҗат итә. Шул очракта гына үз иҗатының да кадерле рухи байлыкка әвереләчәгенә ышана. Ә җаныңда шундый ышаныч йөртер өчен халкың бәгыреннән өзелеп төшәргә кирәктер ул...

Шулай туры килде: безнең яшьлек совет хакимияте йогымында гына түгел, Мөдәррис әкә йогынтысында да үтте. Билгеле, ул гел уңай гына да булмагандыр, ләкин әдәбият гыйлеме, шигърият буенча биргән сабак-дәресләре өчен безнең буын егетләре – Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Ләбиб Лероннар аңа бик тә рәхмәтледер дип беләм. Дөресен генә әйткәндә, без студент чакта гомумән дә шагыйрь кеше Мөдәррис Әгъләм шикеллерәк булырга тиештер, дип уйлый идек. Үзе дәрвиш, үзе җитди, үзе мәзәкчән, үзе хәйямләнергә дә, үзе өчен бер файдасызга борчак шыттырып юанырга да маһир, үзе “патшалар ятлап алырлык шигырьләр дә яза”. Өстәвенә буй-сыны да иң кәттә шагыйрьләрнеке кадәрле генә. Шигырьне дә чәчәннәрчә осталык белән, үзәккә үтәрлек итеп уку-сөйләү куәсенә ия. Кыскасы, шагыйрь буласы килеп, тәртәгә тибәргә кыҗрап йөргән бездәй сары томшыклы яшьләргә менә дигән өлге-үрнәк иде ул. Шуңа күрә без аңа, нәкъ шәркый кардәшләребезчә итеп, Әкә дип олылап эндәшкәнбездер дә инде. Юкса ул чакта аның үзенә дә 33 яшьләр чамасы гына булган ич әле. Ә бу яшьтә күпләребезгә яшь шагыйрь статусы да бик килешеп торадыр...

Мин үзем университетка укырга кил­гәндә, Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйрь­не “Учак урыннары” дигән китабы аша белә идем. Яшерен-батырын түгел, китапханәдән шагыйрьләрнең куен кесәсенә җайлы гына сыешлы байтак җыентыкларын чәлдердем мин пионердан комсомолга күчеп йөргән чакларда. Роберт Әхмәтҗановның “Йолдызстан”ын, Равил Фәйзуллинның “Аҗаган”ын, Рәдиф Гатауллинның “Кояшлы утраулар”ын, Ренат Харисның “Кайтаваз”ын, Гәрәй Рәхимнең “Вәгъдә”сен, Зөлфәтнең “Язмышлар ярында”сын, Мөдәррис Әгъләмовның “Учак урыннары”н мин әнә шул рәвешле кулга төшердем. Мәктәп баласының үзенә күрә дәреслекләрдә язылмаганчарак, ирекле формадагы чатлы-ботлы шигырьләр укып карыйсы килү галәмәте булгандыр инде бу, күрәсең. Дөрес, Зөлфәт белән Мөдәррис, безнең күз ияләнгәнчә, һаман да шакмаклап яза язуын, әмма шигырьләре күңел төпкелендә гел яңача яңгырап тора.

...Үз халкыңның киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен;
Кайгысының, шатлыгының
Зурлыгын белер өчен
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!

М.Әгъләмне бик яшьли зур шагыйрь итеп танытачак “Еракка китеп кара” шәлкеменнән бу шигъри юллар. Белмим, ул заманда әле татарда үз халкының кемлеген белер өчен еракка китеп карарга өндәгән башка берәр каләм әһеле булды микән? Ни әйтсәң дә, безнең хак тарихка тулаем табу салынган, цензорлар хәтта күпнокталардан да “криминаль” мәгънә эзләп матавыкланган, тел яшереп яшәлгән чорсыз чорлар ич бу. Тарихчы галимнәр дә “еракка китеп карау” хокукыннан мәхрүм ителгән. Ә шагыйрь шигырьдән шигырьгә шушы хокукны даулап оран салуын белә. Әнә ул, галимнәргә ияреп, археологик экспедициягә чыга. Билгеле инде, археологларга чордан чорга күчеп сәфәр кылыр өчен бик еш кына утлар, сулар кичәргә дә туры килә. Менә бу юлы да аларга юлларында очраган елганың аргы ярына чыгарга кирәк була. Бирге яр буенда көймәләр дә чайкалышып тора торуын, әмма алар бәйдә – тимер чылбыр белән йозаклап куелган. Һәм шулчак без чарасызлыктан өзгәләнгән шагыйрьнең җан авазын ишетәбез:

Син көймәгә басып кычкырасың
Ерак бабаңнарга: “Көймә ю-ю-к!”
Экспедиция. Йозакларга
Күзне текәп, ятам уйланып.

Әйе, ул чакларда көймәләргә генә түгел, телләргә дә амбар йозагы салынган иде. Революциядән соң гына культурага ирешкән, укый-язарга өйрәнгән, бәхет-сәгадәткә тиенгән милләтләр партия җитәкчелегендә, тигез сафларга тезелешеп, бердәм совет халкына әверелеп бара. Милли мәктәпләр, ата-аналар соравы буенча, бер-бер артлы ябылып тора. Бик күпләр бу хәлләргә күңелдән ризасызлык белдерсә дә, йә эндәшми кала, йә дөрес җирдә дөрес сүзләр сөйләп йөрүне кулайрак күрә. Билгеле, милли сәясәттәге әлеге башбаштаклыкны фаш итәргә кыюлыгы җиткән, аз санлы, гаярь “фетнәчеләр” дә була, ләкин бу илдә андыйларны игә китерүнең иң камил ысуллары да эшләнгән шул. Ә менә осталык куәсең җитсә, шигырь телендә үз заманың, үз халкың өчен иң көнүзәк, иң кирәкле сүзләрне дә әйтергә мөмкин. Һәм шагыйрь әйтә дә:

Мин дә җавап эзлим әткәм кебек,
Мин табышмак чишәм нәселемә.
Аяк-кулын вакыт чишәр аның,
Сөйләр телен кемнәр чишәр менә...
...Мин табышмак чишәм нәселемә.

Моннан 50 ел чамасы элек иҗат ителгән шигъри юллар бу. Ни аяныч, бүген ул тагын да актуальрәк яңгырый башлады. Хәзер милли мәктәпләрне ябып куярга да, ана телен үгисетергә, хәкарәтләргә дә бернинди “ата-аналар теләге” дә кирәкми. Хәзер барысы да кануни нигездә, ачыктан-ачык эшләнә. Әмма кайбер җор теллеләрнең БДИ дигәннәрен бердәм дәүләт изасы дип тә шәрехләвен истә тотсак, иртәгә телебезне кемнәр чишәсен чамалавы кыен түгел...

Мөкәммәл дәрәҗәдә иҗат ителгән гамьле шигырьнең табигате шундый: кайсы заманда, кайсы дәвердә язылуына карамастан, ул синең чордашыңа, уйдашыңа һәм әңгәмәдәшеңә әверелә. Сине җитәкләп тормыш-яшәешнең куе чытырманлыкларына да алып керә, Киек Каз Юлы буйлап күкнең җиденче катына да менгезеп куя.

Үзе иҗатта бик тә гаярь, кыю, баш бирмәс, хәтта беркадәр тәкәббер зат булса да, шигырьләрен канатлы атның каурые белән йөрәк канына манып язса да, Әкәбез көнкүрештә үтә дә тыйнак, дәгъвасыз, сабыр, үз-үзен яклый алмас дәрәҗәдә карусыз, күндәм Алла бәндәсе иде. Син бу дөньяда гомерең буе диярлек паспортсыз яшәп кара әле! Андый хәлнең кыргый утрауда яки джунглида гына булуы мөмкин. Ә ул яшәде. Хәтта күп кенә бөек элгәрләреннән дә кыенрак шартларда, сукбай хәлендә, ил-көнне кайгыртып, милли гамь белән сугарылган шаһәсәрләр иҗат итеп, халкының газиз шагыйре булып, Тукай белән хатлар языша-языша яшәде. Ул 32 ел гомер уздырган Аккош күлендә, дөресрәге, язучыларның иҗат йортында, аның алачыгында минем үземә дә булырга туры килгәләде. Әкәнең пычкы чүбен катырып ясалган такталардан укмаштырылган, беркайчан да хатын-кыз кулы тимәгән шактый ук шыксыз, әмма шагыйранә җылы куышында, күңелләрне җилбәгәй җибәреп, озаклап сөхбәтләшкән, ара-тирә пирәшләп утыр­ган чакларны хәзер инде сагынып искә алырга гына кала...

Ә безнең якыннан аралашулар студентлык елларында ук башланды. Дөресен әйт­кәндә, шигырь-мигырь калыплап йөрүче бездәй яшь-җилкенчәккә ул вакытта аралашыр өчен Әгъләмнән дә иплерәк, җайлырак кеше юк та иде шикелле. Үзе зур шагыйрь булуына карамастан һаваланмый, көязләнми, үзе буйдак, өстәвенә, безнең сымаграк, тәртип-низамны да бигүк өнәп бетерми. Менә шул тәртип ягыбыз чамалырак булу аркасында бер тапкыр без үзебез дә Әкәне шактый кыен хәлдә калдырдык бугай. Шулай бервакыт бер көтү яшьләр җыйнау­лашып Аккош күленә шагыйрьнең хәлен белергә барганбыз да, анда озаграк тоткарланганбыз, төн ката, язучы халкының тынычлыгын бозып, җырлашып ук утырганбыз. Мөдәррис җитәкчелегендә тәмам чыгырдан чыкканбыз, ягъни мәсәлән. Ә язучы хатыннарына шул җитә калган: алар, эшне тиз тотып, Әкәне соңгы сыену урыныннан да мәхрүм итү мәсьәләсен күтәргән. Язучылар үзләре дә, хатыннарыннан узып, шагыйрьне яклап сүз әйтә алмаган, күрәсең. Аның өчен дә кыюлык, тәвәккәллек кирәк шул.

Әнә шундый хәлләрдә Әгъләм безнең университет тулай торагындагы 194 нче бүлмәнең Әгъләмисинасына әйләнде дә куйды. Зөлфәт әйткәнчә, шуыша белмәгәне өчен университеттан куылган шагыйрь (ә ул уку йортыннан чыннан да хәрби әзерлек дәресләренә йөрмәгәнгә чыгарыла) кабат студентлык елларына кайтып төште. Шулай итеп, дүрт ятаклы бүлмәдә без бишәүләп яши башладык. Яшьрәк булу сәбәпле, Ләискәме, Ләбибкәме җыелмалы караватка күчеп ятарга туры килде. Ә Ркаил, үзегез беләсез, үз урынын алай тиз генә беркемгә дә бирә торганнардан түгел. Сират күперләрен кичә-кичә, 5 нче курска кадәр барып җитә алган мине дә егетләр кузгатырга яхшысынмагандыр инде. Ни әйтсәң дә, 2 нче курста гына укып йөриләр ич әле. Шуңа күрә сайлап-сайлап кына кайбер лекцияләргә дә баргалап кайталар. Мин дә бөтенләй үк түшәмгә төкереп ятмыйм, билгеле: диплом язарга үземгә түл җыеп йөрим. Диплом эшенең темасы да гел заманча – “Хәзерге татар поэзиясендә фольклор образлары” дип атала. Анысын фәнни җитәкчем профессор Хатип Госман тәкъдим итте. Тик менә эшне кайсы башыннан тотып башларга гына белгән юк. Шунда Мөдәррис әкә әйтте: “Татарның бөтен җүнле шагыйре халык иҗатыннан борынлап чыккан, кайсы турында гына язсаң да, кыек атып туры тидерерсең”, – диде. Һәм без, бисмилланы әйтеп, эшкә дә керештек, тиз арада “кибән”не очлап та куйдык. Комиссия уртак хезмәтебезне югары бәяләсә дә, декан апабыз сүзенә каршы килә алмады – “биш”лене “дүрт”легә төзәтергә мәҗбүр булды. Сәбәбе дә үземә яхшы мәгълүм: заманында деканыбызның лекцияләренә сирәгрәк йөрелгән иде шул... Нинди оятсызлык!..

Юк, безнең иҗади хезмәттәшлек дип­лом эше язу белән генә бетмәде әле, аның дәвалы дәвамы да булып чыкты. Бүлмәдәге шагыйрь егетләр каникулга таралышкач, мин, кыюланып китеп, Әкәгә бер төргәк шигырь тоттырдым. Кыюланып дигәч тә, ул чакта күңелне барыбер дә сагаю тойгысы тулаем биләп алган иде инде анысы. Яшь чакта шигырьне бик күп­ләр яза, ә менә “нәни гигант” сиңа нәрсә дияр бит әле?

Ни гаҗәп, ул минем язмалар белән әллә ни озак юанмады, төзәтүләре дә, нигездә, строфадагы икеюллыкларның урыннарын ара-тирә алыштырып куюдан гына гыйбарәт иде. Бактың исә шигырьнең мәгънәви егәрен шулай да арттырып, яңгырашын шулай да көчәйтеп була икән ич!

Әкә мине шигырьнең әнә шундый нечкәлекләренә дә төшендерде.

Һәр заман олуг шагыйрьләрен нигәдер гел үгисетеп, каһәрләп торырга яраткан. Ул Мөдәррис Әгъләмгә дә һич кенә дә миһербанлы булмады. Шагыйрь үзе дә, бер классик әйткәнчә, минем бәхетле булырга хакым юк, чөнки мин язучы, дигән принцип буенча яшәде кебек. Йә кем инде өстәгеләрдән фатир сораганда: “Әгәр миңа фатир бирергә теләсәгез – бирегез. Мин каршы түгел”, – дип гариза яза?! Бездә андый кабатланмас зат берәү һәм бердәнбер – Мөдәррис Әгъләм генә була ала. “Мин киемне ел фасылы кайда куып җитсә, шунда салып калдырам”, – дип әйтер өчен дә Әгъләмисина шук­лыгы кирәктер.

Дөрес, гомеренең соңында Әкә пас­портка да, фатирга да тиенде. Вафаты алдыннан гына үзенә “Халык шагыйре” дигән шәрәфле исем дә биреп куйдылар. Ләкин “ашыгыч ярдәм” арабасы, гадәттәгечә, бу юлы да бераз гына соңарган булып чыкты.

...Җирдә чакта сабыр иңнәреңә
Сыгылдырыр йөкләр төшсә дә,
Тукай алган биеклекне алгач,
Китү ярый Яңа Бистәгә.

Әлеге шигырь шагыйрьнең остазына багышлап язылса да, ул аның үзенә дә бик ятышып тора. Мөдәррис Әгъләм гомер буе бу җиһанны Тукай бизмәне белән үлчәп яшәде, иҗат итте. Ул да, Тукай шикелле, үз халкының сюрреалистик сурәтенә охшабрак тора иде...

Газинур МОРАТ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев