Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Индус Таһиров: Салих Батыев үзен татар дип яздырып, чын дөресен әйткән

«Батыев үзен татар дип яздырып, кемдер халкына хыянәт иткән дип әйтергә мөмкин, юк, ул чынлыкта дөресен яздырган һәм башкорт халкына ихтирамын саклап калган»,— дип искәртте академик.

Салих Батыев паспортында үзен татар дип яздырып, чын дөресен әйткән. ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров бүген бу хакта Татарстан Милли Музеенда Батыевны искә алу чарасында әйтте.

Академик Салих Батыевның дәүләт эшлеклесе генә түгел, галим, хокук, икътисад белгече булганын, республика үсеше өчен күп эш башкарганын әйтте. «Казан университеты гыйльми советы әгъзасы иде, миңа аның белән еш аралашырга туры килде», — диде. Индус Таһиров әйтүенчә, аны кызыксындырган мәсьәләләрнең берсе — татар-башкорт мөнәсәбәтләре.

«Ул паспортта башта башкорт буларак билгеләнгән, 60 нчы елда яңа паспорт алганда, татар дип яздырган. Ул чынлыкта кем булуын әйткән. Күп татарларны ул вакытта башкорт дип яздырган булганнар. Кичүчат авылын алыйк. Анда башкортлар яши дип исәпләнсә дә, чынлыкта алар татар. Ризаэтдин Фәхретдин да шуннан, ул да татар», — диде. Индус Таһиров Юзеевларны да мисалга китерде. «Илдар Юзеев башкорт буларак язылган, Нил Юзеев — татар», — диде.

«Батыев үзен татар дип яздырып, кемдер халкына хыянәт иткән дип әйтергә мөмкин, юк, ул чынлыкта дөресен яздырган һәм башкорт халкына ихтирамын саклап калган. Ул татар һәм башкортны якынайтырга теләгән, ләкин үзләре булып калуларын теләгән. Бүген дә бу сорау зур әһәмияткә ия. Соңгы җанисәп алдыннан проблемалар аз булмады», — дип искәртте.

Индус Таһиров заманында Татарстанга да, Башкортстанга да Америкада эшләүче Пакистан кешесе Хафиз Малик килгәнен искәртте. «Зур журнал редакторы иде. Аны шул татар-башкорт проблемасы кызыксындырган иде. «Бу ике халык бертөрле телдә сөйлиләр, башкорт сөйләсә — башкорт теле, татар сөйләсә — татар теле дигән», — дип искә алып әйтте.

«Салих абый рус телен дә, туган теле татар телен, башкорт телен дә белгән. Татарстан һәм Башкортстанның улы ул. Ул һәрвакыт татар-башкорт мөнәсәбәтләре кабатланмас дуслыкка илтсен дигән. Әйе, башкортлар саны кими, андый проблема бар, алар республиканы саклап калырга тырыша, ләкин бу татарларны башкорт итеп яздырырга кирәк дигән сүз түгел. Башкорт башкорт булып, татар татар булып калырга тиеш», — дип белдерде Индус Таһиров.

* Салих Батыев 1911 елның 24 ноябрендә Башкортстанның Чакмагыш районында туган. КПСС ҮК каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлаган. 1960-1983 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе. Октябрь Революциясе ордены, өч «Хезмәт Кызыл Байрагы» һәм башка бүләкләр иясе. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев