Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

ХӨРМӘТЛЕ ТУФАН ЯДКӘРЕ

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Сове-тының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның истәлеген мәңгеләштерү чаралары каралды. Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова сөйләвенчә, бу җәһәттән кайбер мөһим эшләр башкарылган да инде. Белгәнебезчә, Түбән Кама драма театрына аның исеме бирелде. Шулай ук Кама Тамагы районы үзәгендә,...

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Сове-тының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның истәлеген мәңгеләштерү чаралары каралды. Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова сөйләвенчә, бу җәһәттән кайбер мөһим эшләр башкарылган да инде. Белгәнебезчә, Түбән Кама драма театрына аның исеме бирелде. Шулай ук Кама Тамагы районы үзәгендә, Туфан аганың үзе белән килешенеп, аңа багышланган музей эшләнә башлаган иде. Бүгенге көндә инде ул ишекләрен ачты.

Кама Тамагы районы хакимияте дә әдипнең исемен мәңгеләштерү буенча күп көч куя. Ел саен драматургның туган көнендә - 25 августта Г.Камал театры коллективы районга кайтып, төрле чаралар үткәрә. 2014 елда «Татмедиа» агентлыгы химаясендә әдипкә багышланган саллы җыентык дөнья күрер дип көтелә. Хәзергесе вакытта ошбу басма өчен материал туплана.

2011 елның июль аенда ике шәхескә - Шамил Закиров һәм Туфан Миңнуллинга кабер ташы кую өчен акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә һәйкәлләр әзер, урнаштырасы гына бар. Эскизларның авторы - Дмитрий Кузнецов.

Моннан тыш, Туфан Габдулла улына һәйкәл куясы да бар әле. Бу җәһәттән Татарстан Президенты тарафыннан җитәрлек күләмдә акча тәгаенләнгән. Хәзерге вакытта һәйкәл эскизына конкурс игълан ителгән һәм 5 архитектор аерып алынган.

Татар мәктәпләренең берсенә Туфан Миңнуллин исемен бирү турында карар да бар иде. Шуның нигезендә Чүпрәле районының Мунчали урта мәктәбенә әдип исеме бирелде, мәктәп бинасына истәлек тактасы куелды.

Эшләнәсе эшләрдән тагын Т.Миңнуллинга багышланган документаль фильм төшерәсе, ел саен аның спектакльләреннән генә төзелгән театрлар декадасын башлап җибәрәсе бар.

Туфан аганың васыять итеп әйткән бер теләге дә булган икән. Хезмәттәше, каләмдәше Разил Вәлиевкә ул: «Мин дөньядан киткәч, Мәрәтхуҗадагы йортымны язучылар өчен иҗат йорты итеп кулланырсыз», - дия торган булган.

Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, йорт нәкъ шул максатта файдаланылачак та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев