Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Алинә Заһитова: Йөземә бәреп әйтергә куркалар

Алинә Заһитова 4-20 февральдә Пекиндагы Олимпия уеннарында Россия телевидениесе комментаторы ролендә чыгыш ясаячак.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова 2018 елда Пхенханда узган Олимпия уеннарында җиңгәннән соң үз адресына бик күп тәнкыйть булуы турында белдерде.

«Үземнең җиңүемнән соң мин тәнкыйть белән очраштым. Тик минем җанатарларым шулкадәр күп, алар үзләренең ярдәме белән минем адреска яңгыраган теләсә нинди урынсыз сүзләрне дә оныттыра.

Әлбәттә, кайчагында, ни өчен һәм нәрсә өчен, дип үпкәли дә идем. Миңа әле барысы да кызык, мин бу кешеләргә бернинди дә начарлык эшләмәдем, ни өчен моның кадәр тәнкыйть яудыралар.

Өстәвенә, алар боларның барысын да үземә әйтми, чөнки куркалар. Минемчә, бу кешеләрнең башларында ниндидер комплекслар бар. Аларның бу гамәлләренең сәбәбен белмим, әмма мин аларга карата бернинди дә начарлык эшләмәдем», — дип, Заһитованың сүзләрен китерә «Чемпионат».

Татарстан кызы шулай ук үзенең оппонентларына ни өчен ачыктан-ачык җавап бирмәве турында сөйләде. «Мин үземне-үзем яклый алмыйм дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, тәрбиям һәм менталитетым аркасында кемгә дә булса җавап бирә алмыйм. Мин болай уйлыйм: ярый, хәзер әйтәм, ә нигә кирәк бу миңа? Акланган шикелле килеп чыга», — ди Заһитова.

Фигуралы шуу остасы шулай ук Олимпия уеннарында җиңүен сирәгрәк искә төшерүен һәм 2018 елдан ничек үзгәрүен сөйләде.

«Үткәннәрдә казынырга вакыт юк: гел нинди дә булса эш, өстәвенә, мин барысына да өйрәнәм. Хәзер мин Олимпиянең ике медален — алтын һәм көмеш медаль яулавымны кабул иттем. Сүз уңаеннан, кайчагында мине Олимпия чемпионы дип атап, шул ук вакытта Олимпиаданың көмеш призеры да булуымны атамыйлар. Белмим, ни өчен, әмма барысы да бу хакта оныта».

Исегезгә төшерәбез, Алинә Заһитова 4-20 февральдә Пекиндагы Олимпия уеннарында Россия телевидениесе комментаторы ролендә чыгыш ясаячак. Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе фигуралы шуу буенча Олимпия турниры расписаниесен бастырган иде. 

 

Артур Хәлилуллов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев