Мәдәни җомга

Опера җырчысы Аида Гарифуллинага Русиянең атказанган артисты исеме бирелде

Татарстанда туып-үскән, сопрано тавышлы опера җырчысы Аида Гарифуллина 2013 елда Татарстанның атказанган артисты исеме алган, хәзер Русиянең атказанган артисты булды.

Вена операсы солисты Аида Гарифуллинага "Русиянең актазанган артисты" исеме бирелгән. Бу хактагы фәрманга президент Владимир Путин кул куйган.

Документта әлеге исем "ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш кертүе, күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен" бирелә диелгән.

Шушы ук фәрман белән "Татэнерго" ширкәте җитәкчесе Рузил Хаҗиев Дуслык ордены, "Татнефть" ширкәтенең "Лениногорскнефть" идарәсе башлыгы Рафаил Нурмөхәммәтов Александр Невский ордены белән бүләкләнгән.

Белешмә. 1987 елда Казанда туган Аида Гарифуллина бүген Вена операсы солисты. 2015 елда ул Русиянең беренче музыка бүләгенә ия була. 2013 елда Веронада Пласидо Доминго канаты астындагы опера җырчыларының халыкара бәйгесендә (Operalia-2013) беренче бүләкне яулый.

2005 елда Аида Казан мэры грантына Германиянең Нюренберг югары музыка мәктәбенә укырга керә. 2007 елда Венаның музыка һәм башкару сәнгате университетында белем алуын дәвам итә.

Шарль Гуноның "Ромео һәм Джульетта" операсыннан Джульетта ариясе Аиданың визит картасы булып тора. Ул Пуччининың "Боһема" әсәреннән Мюзетта, Вердиның "Риголетто" операсында Джильда, Моцартның "Серле флейта"сында Памина, "Дон Жуан"да Церлина, "Фигаро туе"нда Сюзанна, Проковьевның "Сугыш һәм солых" операсында Наташа Ростова арияләрен һәм башка әсәрләрне дә башкара.

2017 елда Австрия ватандашлыгы алган.

 

Азатлык

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: