Кариев театрында янә бәйрәм
Г.Кариев театры коллективы яңа матур бинага күчүенә һаман шатланып туя алмый.
Күчкәннән бирле анда гел бәйрәм рухы хөкем сөрә. 3 ноябрьдә тагын бер бәйрәмнәре – Габдулла Кариев театрының 32 “яше” узды. Кунакларны фойеда ук музыкаль квартет каршы алды. Бер читтә фотосурәтләр, газета мәкаләләре, афиша, программалар аша театрның тарихы белән танышырга мөмкин иде. Теләгән һәркем Г.Кариев театрының логотипы төшерелгән сувенирлар сатып алды.
«Без шундый театр төзербез...» дип исемләнгән тамашада кунакларга Кариев театрында төрле елларда сәхнәләштерелгән спектакльләрдән күренешләр уйналды. Туган көн уңаеннан театрның баш режиссеры Ренат Әюпов һәм директоры Гүзәл Сәгыйтова кайбер артистларга һәм театр хезмәткәрләренә Мәдәният министрлыгының мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Әмма бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. Бөтен тамашачыларны гаҗәпләндереп, сәхнәгә ап-ак зур куян килеп чыкты. Берникадәр вакыт элек кариевлеләр театр символына бәйге игълан иткән иде. Анда тизлек, җитезлек символы булган куян җиңгән. Хәзер ул һәр спектакль алдыннан кунакларны каршы алачак
Кичә шагыйрә Йолдыз Миңнуллина сүзләренә композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән театр гимны премьерасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев