Укы да уйла! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гомерне нәрсә озынайта?
Бер гап-гади ризык!
-
Чуардан-чуар дөнья
2035 елда Кытайның Гуанчжоу һәм Шанхай шәһәрләре арасында Hyperloop иң тизйөрешле поезды йөри башлаячак, элек 3 сәгатьлек юлны 15 минутта үтәргә мөмкин булачак.
-
Кырмыскалы районындагы Актаныш авыллары
1795 елда Сарт-Чишмәдәге 20 йортта 54 «башкорт» белән 11 типтәр гомер иткән булса, күчмәннәр ярдәме белән 85 йортта яшәүче халык саны 1870 елда 478 кешегә, ә 1920 елда 952 кешегә (191 йорт) җитә.
-
Баймактагы халык җыеныннан соң Ирәндек тавы Башкортстанның мәдәни мирасы дип танылган
«Башинформ» Ирәндек тавы Башкортстанның мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кертелде дип хәбәр итә. Бу хакта республиканың мәдәни мирас объктларын дәүләт саклавы Идарәсе приказы чыккан.
-
Җәберләнгән татар мәгарифе
1926 елда бер төркем зыялылар, «Яңа китап» нәшрияты төзеп, татар классикларының әсәрләрен нәшер итүне җайга салмакчы була, бигрәк тә Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд әсәрләрен, Коръәнне нәшер итү теләге белән йөри. Нәшрият төзергә хакимияттән ризалык алынган булса да, 1930 елда наширларның барысы да кулга алына.
-
Бакалыда башкортлаштырылган авыллар
Элек заманда Бәләбәй өязендә исәпләнгән, бүген исә Бакалы районына кергән Катай, Ногыш, Туктагол, Бикмәт авылларының ирләре дә әнә шул өстенлекләргә ирешү һәм аеруча 40-60 ар дисәтинә имана җире эләктерү өчен үзләрен «башкорт» катламына күчерү турында күп мәртәбә власть ияләренә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәсез дә түгел, 1795 елда үткәрелгән 5 нче җанисәп барышында байтак гаиләләрне «башкорт» дип яздыруга ирешкәннәр дә бит.
-
Зиннур Мансуров: Рус милләтеннән Семен Игнатьев Тукай премиясен булдыруны башлап йөргән
«Семен Игнатьев беренчеләрдән булып татар мәктәпләрен яклап чыккан», - диде шагыйрь.
-
Нурмөхәммәт Хөсәенов: «Бөек Татария контурлары» китабына вәгъдә иткән акча түләнмәде
Автор беренче том өчен әҗәтле булуы аркасында, икенчесен бастыра алмауга борчыла.
-
Галимә Зәмзәмия Хисамиева: Касыйм ханлыгы елъязмачысы Кадыйргали бәк татар телендә язган
Фәндә Кадыйргали бәкнең җыентыгы чагатай, ягъни иске үзбәк телендә язылган дигән версияне алга сөрүчеләр дә бар.
-
Ринат Мөхәммәдиев: Чыңгыз Айтматов бишектән ерак китәргә ярамаганын соңлап кына аңлады
«Әниемнең татар булганын соңгы елларда гына аңладым, искә алдым. Әнием татар булса да, татар телен бик аз беләм», - дигән булган Кыргызстан ССРның халык язучысы.
-
Галимә: Гафуриның инкыйлабтан соң милли темалардан читләшүе татарның фаҗигасен аңлата
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева Мәҗит Гафури иҗатындагы үзгәрешләрне тикшергән.
-
Дамир Исхаков: Фәезханов татарның кем булуы турында Мәрҗанигә караганда иртәрәк уйланган
«Хөсәен Фәезханов идеяләрен Шиһабетдин Мәрҗани фикерләре белән чагыштырып карасак, бик кызыклы фактлар ачылырга мөмкин», - диде галим.
-
Вахит Имамов: Россия Дәүләт Думасында Максудига, Акчурага тиң депутат булмаган
«Алар - безнең милләт горурлыгы, ләкин без бу турыда оныттык. Җир шарында бер генә кеше – Садри Максуди гына ике илнең Президенты булырга дәгъва кылган», - диде язучы.
-
Татарстан табибы шикәр диабеты белән авыручыларга туклану өчен киңәшләр бирде
Винегрет һәм «тиз әзерләнә торган» солы боткасы диабетикларга зыян китерергә мөмкин, дип кисәтте Чаллының 5нче Шәһәр хастаханәсе табиб-эндокринологы Еатерина Кирова. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Вәгъдә — иман
Кешеләргә биргән вәгъдәне җиренә җиткереп үтәү — дини бер вазыйфа. Ислам динендә кайбер гыйбадәтләр фарыз кылынган кебек, кайбер эшләр һәм гамәлләр дә фарыздыр. Шуларның берсе — биргән вәгъдәдә тору.