Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Чуардан-чуар дөнья

2035 елда Кытайның Гуанчжоу һәм Шанхай шәһәрләре арасында Hyperloop иң тизйөрешле поезды йөри башлаячак, элек 3 сәгатьлек юлны 15 минутта үтәргә мөмкин булачак.

Тимер юл хикмәтләре

Дөньяда иң озын һәм авыр товар поезды Көньяк Африка Республикасында йөри – ул 7,3 километр озынлыкта һәм 69400 тонна авырлыкта. Ә иң озын пассажир поезды АКШта, 250 вагонлы составның гомуми авырлыгы 15500 тоннадан артып китә. 1981 елда Франциядә Париждан Лионга сәгатенә 260 чакрым тизлек белән йөри торган поезд җибәрелгән, 1990 елда инде ул сәгатенә 500 чакрым үтәргә сәләтле поезд белән алыштырылган. Япониянең Токио һәм Осака, Германиянең Вюрцбург һәм Ганновер шәһәрләре арасында тизлеге 300, Кытайда 350 километр-сәгатьле поездлар йөри. Парижга Франциянең көньягындагы Перпиньяннан көн саен түтәлдән яңа өзелгән яшелчә ташый торган товар поездлары сәгатенә 140 чакрым ара үтә. Транссебер тимер юл магистраленең (Мәскәү-Владивос­ток) озынлыгы 9289 чакрымга якын, ул 87 шәһәр, 16 зур елга аша уза, 207 чакрымы Байкал күле буйлап бара, бер якка юлны 6 көндә уза. Иң туры һәм озын тимер юл Австралиядә, 478 чакрым буена ул бер генә борылыш та ясамый. 2016 елда ачылган, дөньяда иң озын – Яңа Ефәк юлы дип йөртелә торган Мадрид (Испания)-Иу(Кытай) тимер юлы 13 052 чакрымга сузыла, әлеге товар поезды 21 көндә 8 ил  аша үтә.

South China Morning Post хәбәр итүенчә, 2035 елда  Кытайның  Гуанчжоу һәм Шанхай шәһәрләре арасында Hyperloop иң тизйөрешле поезды йөри башлаячак, элек 3 сәгатьлек юлны 15 минутта үтәргә мөмкин булачак: яңа маршрутның озынлыгы 175 чакрым, капсуланың тизлеге исә сәгатенә 1000 километрга җитә алачак! Әгәр мондый поезд җибәрелсә, Мәскәүдән Санкт-Петербурга 55 минутта барып җитеп булыр иде... Hyperloop технологиясен 2012 елда Илон Маск уйлап тапкан: пассажирларны ташучы капсула вакуумлы торба эченнән электромагнит кыры ярдәмендә  хәрәкәт итә, бу бик зур тизлеккә ирешү мөмкинлеген бирә.

(“Интересно.сс”).

Ямаулыгы үзендә

Танылган актер Джеки Чанның гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерергә җөрьәт иткән теләсә кайсы компания күптән банкротлыкка чыгар иде инде. Бу гаҗәп тә түгел – үз карьерасында Джеки 3 мең тапкыр имгәнгән һәм җәрәхәтләнгән. Кино төшерү мәйданчыгында беренче тапкыр ул 19 яшендә, 1973 елда имгәнгән – Брюс Ли ялгыш агач таяк белән яшь актерның күзенә бәргән. Бәхеткә, Джеки сукыраймаган.1978 елда Чан кулы белән кылычка тотынган. Тик ни өчендер анда бутафор кылычы урынына чын үткен корал булып чыккан, ургылып кан ага башлаган, режиссер исә, сценарий буенча шулай булырга тиештер, дип, төшерүен дәвам иткән. Шул ук 1978 елда Джеки уңышсыз егылган һәм күзенә зыян китергән, хәтта операция ясатырга туры килгән. 1983 елда актер, 8 метр биеклектән егылып, 5 кабыргасын, борынын сындырган, муенын имгәткән. 1985 елда бишенче кат биеклегеннән егылып, Джеки 2 умырткасын сындырган, оча сөяген имгәткән. Аны гарип булып калыр, дип фаразлаганнар, тик 2 ай хастаханәдә яткач, актер кабат яраткан эшенә кайткан. 1986 елда Чан 6 метр биеклектән башы белән җиргә килеп төшкән, нәтиҗәдә баш сөяге чатнаган, миенә кан сауган. Башына пластина кертеп теккәннәр, сул колагы ишетми башлаган. 1993 елда Джеки ике автомобиль арасында кысылып калган,  аяклары  сынып, өч айны хастаханәдә үткәрергә туры килгән. Әмма актер, дәваланып чыгуга ук, шушы трюкны кабатлаган, бу юлы бер җирен дә имгәтмәгән. 1995 елда тубык сөяген һәм аяк бармакларын сындыргач, гипс өстеннән кроссовка кебек буялган оекбаш киеп, фильмда төшүен дәвам иткән. 2005 елда Чан, кинога төшкәндә аттан егылып, аркасын имгәткән, тагын бер эпизодта штык белән учын үтәли тишкәннәр. Экстремал актерның гомеренә бик еш  куркыныч янаса да, ул тик  утырырга җыенмый: 7 апрельдә 69 яшен тутырган Джеки Чан, һаман кинога төшүдән тыш, хәйрия­челек белән дә шөгыльләнә, җырлар яздырып, дисклар чыгарырга да өлгерә.

(“I-fakt.ru”). 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев