Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Галимә: Гафуриның инкыйлабтан соң милли темалардан читләшүе татарның фаҗигасен аңлата

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева Мәҗит Гафури иҗатындагы үзгәрешләрне тикшергән.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева Мәҗит Гафуриның инкыйлабтан соң милли темалардан читләшүен татарның фаҗигасен аңлата, дип белдерде.

«Мәҗит Гафури беренчеләрдән булып милли темаларны күтәргән. Ул үзен татар милләтенә багышлаган шагыйрь буларак таныта. Аннан соң миллият мәсьәләләрен Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев кебек шәхесләр күтәреп алып, югарырак үсешкә җиткерәләр», - диде Айгөл Ганиева Татарстан Фәннәр академиясендә «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» темасына узган түгәрәк өстәл утырышында.

Мәҗит Гафури иҗатындагы үзгәрешләрне тотып алу өчен, галимә әдипнең шигъриятен хронологик тәртиптә тикшергән һәм шагыйрьнең инкыйлабтан соң милли темалардан читләшүен сизгән.

«Бер шигырендә «Тел бетсә, милләт бетә» дип язган шагыйрьнең алга таба бөтенләй башка проблемаларга күчүе татарның фаҗигасен аңларга ярдәм итә, чөнки инкыйлабтан соң әдәбиятта милли рух бетә. Чирек гасырдан да азрак вакыт эчендә булган үзгәреш бу. Мәҗит Гафури хезмәт романтикасын, дуслык темаларын күтәрә башлый. Аның иҗатындагы үзгәрешләр, башка шагыйрьләр белән чагыштырганда, аеруча нык, җете төсләр белән сизелә», - диде Айгөл Ганиева.

Галимә фикеренчә, әдәбиятта милли рухның бетүе илдә барган сәясәткә бәйле. Инкыйлабтан соң татар әдипләренең бер өлеше шәхес культына эләксә, тагын бер өлеше, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне кабул итмичә, чит илләргә чыгып китә. Айгөл Ганиева сүзләренчә, Мәҗит Гафури инкыйлабка кадәр дә, аннан соң да популяр әдип була.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев