Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Галимә Зәмзәмия Хисамиева: Касыйм ханлыгы елъязмачысы Кадыйргали бәк татар телендә язган

Фәндә Кадыйргали бәкнең җыентыгы чагатай, ягъни иске үзбәк телендә язылган дигән версияне алга сөрүчеләр дә бар.

Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Зәмзәмия Хисамиева Касыйм ханлыгының XVII гасыр елъязмачысы Кадыйргали бәк татар телендә язганын әйтте.

Бүген Тарих институтында XVII гасыр башы елъязмачысы Кадыйргали бәк хезмәтләрен өйрәнүгә багышланган фәнни конференция узды. Әлеге чарада Зәмзәмия Хисамиеваның «Кадыйргали бәкнең дастаннар теле» китабы да тәкъдим ителде.

 

«Касыйм ханлыгы елъязмачысы Кадыйргали бәкнең дастаннарында XVII йөз башында яшәгән татарларның сөйләм теле ачык күренә. Басма революциягә кадәр Казан татарлары кулланышында булган сүзләр белән язылган. Бу Касыйм белән Казан ханлыклары арасында тыгыз бәйләнеш булганын күрсәтә», - диде Зәмзәмия Хисамиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хәзерге татар теле, башлыча, XX гасырда барлыкка килә. Аңарчы кулланышта күп гасырлар буе сакланып килгән иске татар теле була. Халык авыз иҗатында кулланыштан төшеп калган сүзләрне әле дә ишетергә мөмкин.

«Рафаэль Ильясов та «Галиябану» җырын «Тәрәзәңдин тартып ал» дип җырлады, юкса җыр XX гасыр башында гына иҗат ителгән. Пугачев явы вакытында бик күп приказлар татар телендә чыккан. Кадыйргали бәкнең теле Пугачев чорындагы тел формаларына якын. Без Кадыйргали бәкне татар телендә язган, дип әйтә алабыз», - диде Зәмзәмия Хисамиева.

Фәндә Кадыйргали бәкнең җыентыгы чагатай, ягъни иске үзбәк телендә язылган дигән версияне алга сөрүчеләр дә бар, ә академик Миркасыйм Госманов аны иске татар телендә язылган Алтын Урда язма мирасы дип атаган. Зәмзәмия Хисамиева Кадыйргали бәк иҗатын Миркасыйм Госманов тәкъдиме белән өйрәнә башлаган булган.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев