Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Дамир Исхаков: Фәезханов татарның кем булуы турында Мәрҗанигә караганда иртәрәк уйланган

«Хөсәен Фәезханов идеяләрен Шиһабетдин Мәрҗани фикерләре белән чагыштырып карасак, бик кызыклы фактлар ачылырга мөмкин», - диде галим.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның тарихчы булуы турында диссертация язарга кирәклеген әйтте. Аның мәгълүматлары буенча, Фәезханов татарлык, татар тарихы турында Шиһабетдин Мәрҗанигә караганда иртәрәк уйлана башлаган.

«Кызганыч, Фәезханов - әлегә кадәр тиешенчә бәяләнмәгән фигура. Шактый күп материаллар басылса да, без әле аларның мәгънәсе турында җитди уйланганыбыз юк. Конференция алдыннан мин кайбер материалларны махсус кабат карадым һәм Фәезхановның тарихчы булуы турында диссертация язарга кирәклеген әйтә алам. Аның идеяләрен Шиһабетдин Мәрҗани фикерләре белән чагыштырып карасак, бик кызыклы фактлар ачылырга мөмкин», - диде Дамир Исхаков Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында узган «Фәезханов укулары»нда.

Дамир Исхаков Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Хөсәен Фәезханов турында әйткән сүзләрен куәтләде. «Фәезханов укулары»нда Дамир Мөхетдинов Хөсәен Фәезхановның идеяләрен Шиһабетдин Мәрҗани тормышка ашырган булуын җиткерде.

«Хөсәен Фәезханов 43 яшендә вафат була. Яшьли үлүе аркасында аның күп хезмәтләре кулъязма рәвешендә, дөнья күрми калган. Фәезхановның фикерләре Мәрҗанинең төп хезмәтләренә кергән. Мәрҗанинең Фәезхановка карата хөрмәтен белә торып, Мәрҗанине плагиатта гаеплисем килми. Ахыр чиктә, идея җиңде», - диде Дамир Мөхетдинов.

Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани Хөсәен Фәезханов идеяләренә таянып, мәдрәсә реформасын тормышка ашыра, татар укытучылары мәктәбенә нигез сала.

«Чынлыкта, эш тагын да җитдирәк. Минем кулда Фәезханов хезмәтләре җыентыгына эләкмәгән кыскача татар тарихы бар. Ул күләме буенча зур түгел, әмма Мәрҗанинең татар тарихы турында хезмәте концептуаль планда төгәл шушы өлге буенча төзелгән. Фәезханов татарның кем булуы турында, тарихы турында Мәрҗанигә караганда иртәрәк уйлана башлаган», - диде Дамир Исхаков.

Хөсәен Фәезханов хезмәтләрен Советлар Союзы чорында тарихчы, археограф Миркасыйм Госманов өйрәнгән булган. Ул 1978 елда «Казан утлары» журналының 9нчы санында Шиһабетдин Мәрҗани белән Хөсәен Фәезхановның гыйльми тандемы турында мәкалә язган. Аның фикеренчә, Мәрҗани Фәезхановның кулъязмада, басылмыйча калган идеяләрен югалудан саклап кала, аларны баетып, төрле чыганаклар белән нигезләп, үз хезмәтләрендә гыйльми хәрәкәткә кертә.

Миркасыйм Госмановның «Казан утлары» журналында (1978 ел, сентябрь саны) басылган мәкаләсеннән өзек китерәбез:

 

«X. Фәезханов — болгар халкының этногенезы, аның тарихи мирасы хакында да кызыклы күзәтүләр ясаган, тирән фикерләр әйткән галим. Аның фикеренчә, чувашлар бик нык төркиләшкән, күп вакытлар Болгар дәүләте составында торган фин-угор кабиләләренең варислары; Казан татарлары, яисә Азия халыкларынча әйткәндә, «нугайлар» исә, кыпчак телле булганы хәлдә, әлеге дәүләтнең төп халкын тәшкил иткән мөселман болгарның нәселләре. Тел мәсьәләсенә килгәндә, Фәезханов болгарларны монгол яулап алуларына кадәр үк «кыпчаклашкан» теркиләр дип исәпләгән.

Димәк, этногенез мәсьәләсендә X. Фәезханов тәкъдим иткән караш кайбер соңгы дәвер галимнәре аңлатканга караганда, мөстәкыйль һәм шактый нигезле булып чыга.

Дөрес, галимнең бу мәсьәләгә карата әйткән фикерләре махсус хезмәт рәвешендә басылып чыкмаган, шуңа күрә алар киң катлам тарихчыларга турыдан-туры барып җитә алмаган. Алар мәгърифәтченең үз остазы Ш.Мәрҗанига адресланган хатларында сакланган. Соңгысы исә әлеге фикерләрне кабул итеп, үстереп, баетып, төрле чыганаклар белән нигезләп, үз хезмәтләрендә гыйльми хәрәкәткә кертә, аларны чын мәгънәсендә фәнни концепция югарылыгына күтәрә. Димәк, этногенез өлкәсендә Фәезханов ясаган ачыш бөтенләй үк эзсез югалмаган икән. Шулай итеп, әгәр эзлекле булырга теләсәк, татар этногенезында без бүген үстерә, аныклый бара торган болгар-татар теориясенең «елга башында» Фәезханов – Мәрҗаниләр торуын онытмаска тиеш булабыз.

Фәндә Мәрҗани гамәлгә керткән болгар-татар теориясен Фәезхановка кайтару белән бергә без татарларда тарих фәненең нигезен салган Мәрҗани эшчәнлегенең әһәмиятен киметергә теләмибез. Сүз бары ике галимнең үзара тәэсир ясашулары, шул мөнәсәбәт нигезендә бәрәкәтле хезмәттәшлеккә ирешүләре һәм ике иҗади көчнең органик кушылуы нәтиҗәсендә чын гыйльми казанышлар барлыкка килүе хакында бара».

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев