Мәдәни җомга

ШӘЙДУЛЛИН ТРИПТИХЛАРЫ

Татарстан сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә рәссам Шамил Шәйдуллинның картиналар күргәзмәсе ачылды. Биредә аның татар халкына, милли бәйрәмнәребезгә, XVI гасырда Казанны алу фаҗигасенә, Сөембикә-ханбикәбезгә, олуг шагыйребез Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына багышланган зур картиналарны күрергә мөмкин. Рәссам Ш.Шәйдуллинның иҗатында академик өслүб халыкчанлык белән бергә үрелеп килә. Композицияне кору, төсләрне...

Татарстан сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә рәссам Шамил Шәйдуллинның картиналар күргәзмәсе ачылды. Биредә аның татар халкына, милли бәйрәмнәребезгә, XVI гасырда Казанны алу фаҗигасенә, Сөембикә-ханбикәбезгә, олуг шагыйребез Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына багышланган зур картиналарны күрергә мөмкин.

Рәссам Ш.Шәйдуллинның иҗатында академик өслүб халыкчанлык белән бергә үрелеп килә. Композицияне кору, төсләрне катнаштыру осталыгы белән дә ул сәнгать сөючеләрнең игътибарын җәлеп итә. Рәссам графика төрендә дә бердәй илһамлы иҗат итә. Аның сызымнары нечкә-нәфис, рәсемнәре образлы булуы белән әллә каян күзгә ташлана.

Тәтеш районының Берлек авылында туган рәссам гомере буе яратып авыл темасын сурәтли. Әмма бүтән рәссамнарныкыннан аермалы буларак, аның авыл композицияләренә шигъри аһәң, моң хас. 3яшьтән бирле Казанның Сукно бистәсендә яшәү, Санкт-Петербургта И.Репин исемендәге сәнгать академиясендә уку, Казаныбызга кайтып Х.Якупов җитәкчелегендәге аспирантураны тәмамлау рәссамның дөньяны күзаллавын киңәйтә. "Ш.Шәйдуллинның картиналарында авыл һәм шәһәр, җир һәм күк, шигърият һәм фәлсәфә кисешкән", - дип бәя биреп язды сәнгать белгече Розалина Шаһиева.

Рәссам Ш.Шәйдуллинның күргәзмәсе шундый зур күләмдә Казаныбызда беренче тапкыр оештырыла. Ул август урталарына кадәр генә эшләячәк.

.Күргәзмәне ачу тантанасыннан күренеш һәм рәссамның кайбер эшләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: