Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Сабырлар елъязмасы

“Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Манеж” күргәзмәләр залында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе Рамил Галинең шәхси күргәзмәсе эшли башлады. “Тимер кешеләр” дигән бу экспозиция Татарстан  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков катнашында тантаналы төстә ачылды.

Ак һәм кара төстәге фоторәсемнәрдән торган күргәзмәне тамаша кылганда, Совет чоры елларындагы яшәешебез, рес­публика тарихы, үзгәртеп кору еллары күз алдыннан үтә. Кеше һәрвакыт ашкынып яши, янәшәсендәге төрле ваклыкларга, авырлыкларга игътибар итмичә, тормышын алып барырга тырыша. Совет заманнарында да шулай булды. Талонга ит-май юнәтүләр дә, кибетләрдәге чиратлар да, хатын-кызларның тимер юлда ломнар, кувалда тотып эшләүләре дә, коммуналкаларда, гомуми кухняларда газап чигүләр дә шулай тиеш дип кабул ителде. Әлбәттә, куанычлы, сәгадәтле мизгелләр, Сабан туе, соңрак ачык уздырыла башлаган Ураза, Корбан гаете кебек бәйрәмнәр дә хәтердә калды. Кечкенә генә уңыш та, нәрсәдер сатып алу да зур шатлыкка әверелә иде. Әмма бу хис-күренешләр еллар узган саен хәтердән җуела, кеше бүгенге  мәшәкатьләргә урала бара. Шулай да үткәндә калган бу хатирәләр көннәрдән бер көнне кинәт кенә искә төшә. Күргәзмәгә куелган фотосурәтләрне караганда барысы да хәтердә яңарды. Экспозиция, гомумән алганда, 80 нче еллар ахыры – 90 нчы еллар башында булган вакыйгаларның елъязмасы кебек, анда көнкүрешебез, гап-гади хезмәт кешеләре тормышы сурәтләнгән 60 фото урын алган. Алар барысы бергә ТАССРдагы үзгәртеп кору елларының чуар тормышы картинасын тудыра. Дин иреге килү дә, ул еллардагы корбан чалу күренешләре дә, мөстәкыйльлегебез өчен көрәш – сәясәт тә, “Уйнагыз, гармуннар” фестивале, криминал, сайлаулар да, хәтта юләрләр йорты күренешләре дә объективка алынган. Зилә Вәлиева бу күргәзмәнең авыр чорлар һәм үзгәрешләр елъязмасы булуы белән бергә, шул кыенлыкларны узган көчле кешеләр турында икәнен дә искәртте. Экспозицияне – барысына да түзгән, сабыр иткән кешеләр елъязмасы, дип атарга мөмкин. Күргәзмәнең исеме дә шуннан алынган.

Бер фотода ОМОН катнашында үткән митингларны күрсәк, икенчесендә өлкән яшьтәге ханым 9 ипи кочаклаган, җитмәсә, бер кулында ашамлык салынган пакеты да бар. Авыр булса да, ул авылга килгән автолавкадан икмәк алып калуына куанган, йөзе – бик канәгать. Сабан туе мәйданына килгән автокибет тә, Совет елларындагы җитмәүчелекне искә төшереп, күңелне кузгатты. Машина кузовының борты ачылган ягын халык сырып алган, барысы да акча суза, сатучыдан нәрсәнедер сорый, үзләренә җитми калудан курка кебек. Рамил Гали бу фотосурәтләрне 1991 елда Питрәч районының Күн авылында төшереп алган. Бер фотода исә Апас районындагы борынгы агач мәчетне күрәбез, аның манарасын яңадан торгызганнар.  Билгеле ки, бәлки ул хәзер тузгандыр, аны сүтеп, яңасын корган булулары да ихтимал. Ләкин ул Рамил Гали фотосурәтендә сакланып калган. Ә “Коммунист” дип исемләнгән сурәттә бер төркем ир-атлар кулларын күтәреп дога кыла, коммунистның гына кыяфәте –  битараф. Бер фото совет чорындагы зур мичкәләр белән китерелгән тәмле күәсне пыяла кружка белән эчеп сусауны баскан мәлләрне хәтерләтте. “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмендә бар тирә-як көй-музыкадан яңгырап торган мәлдә 8-10 яшьләрендәге кызчык, ләззәтләнеп, бар дөньясын онытып, күәс эчә. Күргәзмәне караганда, фоторәссамның иҗади һәм бик актив эшләвен, башкалар күрмәгәннәргә дә игътибар итүен, үз эшен яратуын тоемламый мөмкин түгел. 

Римма Ратникова искәрткәнчә, Рамил Гали, гомумән, фоторәсем остасы, үз эшендә югары квалификацияле белгеч. Ул төшергән фотоларны заманында  “Вечерняя Казань”, “Молодежь Татарстана” кебек республика газеталарында көтеп алганнар. Рамил Гали шулай ук Мәскәүдә нәшер ителә торган “Коммерсант”, “Комсомольская правда”, “Труд” кебек газеталарда эшләгән, аның фотолары Америка Кушма Штатларының ялтыравыклы журналларында басылган.

Киләчәккә күз ата белгән Рамил Гали бик күптәннән фоторәсемнәрнең цифрлы банкын һәм фотосурәтләр музеен булдыру хыялы белән яши. Танылган язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә, “Кеше китә, җыры кала”. Бүгенге көнебез иртәгә тарихка үткәннәр булып кереп калачак. Әледән-әле узганнарыбызга күз атып алу һәркем өчен дә кирәк. Ә фоторәсемнәрдә – безнең тарихыбыз.  

“Тимер кешеләр” күргәзмәсен әзерләү “Инвелс” компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашырылган.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев