Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ҺӘР ЭШНЕ БИСМИЛЛАДАН БАШЛА

Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шәмаиле галереясендә каллиграфия күргәзмәсе ачылды. Анда үз эшләрен тәкъдим иткән авторлар әлегә киң җәмәгатьчелеккә киң билгеле түгел. Казан егете Айзат Минһаҗев - арада иң яше. Каллиграфия белән кечкенәдән үк шөгыльләнә. Казанның татар-төрек лицеенда белем ала. Гөлназ Исмәгыйлева матур язу осталыгын Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Әрҗиес университетында...

Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шәмаиле галереясендә каллиграфия күргәзмәсе ачылды. Анда үз эшләрен тәкъдим иткән авторлар әлегә киң җәмәгатьчелеккә киң билгеле түгел.

Казан егете Айзат Минһаҗев - арада иң яше. Каллиграфия белән кечкенәдән үк шөгыльләнә. Казанның татар-төрек лицеенда белем ала.

Гөлназ Исмәгыйлева матур язу осталыгын Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Әрҗиес университетында укыганда камилләштерә. Аннан әйләнеп кайткач, күренекле каллиграф Владимир Поповтан дәресләр ала.

Чаллыдан Марат Миңгалиев - олуг рәссамыбыз Бакый Урманче турында берничә фәнни хезмәт язган сәнгать белгече. Кулына кылкаләм алып, гарәп ыргаклары ярдәмендә төрледән-төрле кызыклы образлар тудырырга, бәлки, аны Бакый Урманченың каллиграфиясе илһамландыргандыр.

Уфадан Җәмил Әхмәтҗанов Башкорт дәүләт педагогика университетының графика факультетын тәмамлаган. Башкортстанда берничә күргәзмәсе булып узса да, Казанның киң җәмәгатьчелегенә ул әле шулай ук билгеле түгел.

Казан егете, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөфәр Низамов сәнгать сөючеләргә Мари Илендәге Татар мәдәнияте үзәге һәм «Татнефть-Арена»дагы Президент ложасындагы тимер эшләнмәләре һәм барельефлары белән таныш. Аның каллиграфиясе дә монументаль панноларның эскизларын хәтерләтә.

Бу яңа күргәзмә - 2011 елда башланып киткән «Мәңгелек кыйммәтләрне төшенү юлы буларак, каллиграфия» дип исемләнгән арт-проект кысаларында җиденче чара. Ул алдагылары кебек үк «Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы» иҗтимагый оешмасы һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылды.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев