Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Милли музей Илһам Шакировның фин татарлары бүләк иткән костюмы белән тулыланды

30 августта әлеге экспонатны, Әлфия Авзалова күлмәге белән бергә, музейда оештырылган күргәзмәдә халыкка күрсәтәчәкләр.

ТР Милли музее коллекциясе Россия һәм Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, легендар татар җырчысы Илһам Шакировның концерт костюмы белән баеды. Чалбар, пиджак, күлмәк һәм галстуктан гыйбарәт сәхнә образын мәшһүр җырчыга фин татарлары бүләк иткән, дип искә алды җырчының шәхси ярдәмчесе Илһам Хаҗиев.

«Илһам абыйга әлеге костюмны дуслары – фин татарлары моннан 20 елдан артык элек бүләк иткән иде. Ул аны иң зур чаралар вакытында гына киде һәм аңа шундый сак карады ки, концертлардан соң беркемгә дә элеп куярга рөхсәт итмәде», - диде Илһам Хаҗиев. 

 

 

Җырчы үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан аңа республиканың иң зур бүләген - «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырган вакытта да нәкъ шушы костюмны кигән. Әлеге бүләк шулай ук музейда саклана һәм ул сәхнә образы янында үзенә лаеклы урынны алачак. Костюмны музейга бүләк итү турындагы документны җырчының бертуганының кызы Руфия Зарипова имзалады.

«Бу – аның үз чыгышлары вакытында кигән соңгы костюмы иде. Безнең гаилә өчен аны республикада яшәүчеләр һәм кунакларга күрсәтү мөмкинлеге гаять зур әһәмияткә ия, чөнки әлеге кием Илһам абыйның җылысын саклый», - диде Зарипова.

 

 

30 августта музейда ачылачак яңа экспозициядә костюм үзенә лаеклы урынны алыр дип көтелә. Ул Әлфия Авзалова күлмәге янында эленеп торачак, диде ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. 

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев