Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

КИЛӘЧӘККӘ ИЛТӘ ТОРГАН ДУСЛЫК КҮПЕРЕ

Татарстан Рәссамнар берлеге күргәзмә залыннан коры калгач, сурәт осталарыбызга экспозицияләр оештыру өчен берникадәр вакыт урын табылмады. Бәхеткә, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының яңа зур бинасы ачылды. Хәзер анда төрледән-төрле күргәзмәләр оештырылып тора. Күптән түгел, мәсәлән, биредә Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКОның "Яңа эра" дөнья сынлы сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, танылган чуаш...

Татарстан Рәссамнар берлеге күргәзмә залыннан коры калгач, сурәт осталарыбызга экспозицияләр оештыру өчен берникадәр вакыт урын табылмады. Бәхеткә, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының яңа зур бинасы ачылды. Хәзер анда төрледән-төрле күргәзмәләр оештырылып тора. Күптән түгел, мәсәлән, биредә Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКОның "Яңа эра" дөнья сынлы сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, танылган чуаш рәссамы Георгий Фомиряковның "Ата-бабалар васыяте" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.

Этнофутурист рәссам Г.Фомиряков Чабаксар шәһәрендә дөньяга килә, Чиганар авылында үсә. Рәссам үз иҗатында милли темага өстенлек бирә, үз халкының күңел төпкелләрен ачарга омтыла. Ул милли символларны, бизәкләрне, рун язуларын бик мул куллана. Күргәзмәдәге картиналар төрлесе төрле өслүбтә башкарылган булса да, аларның нигезе бер - ачык төсләр, үз халкының тарихына тирән үтеп керү, милли гамь.

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул рәссам Г.Фомиряков иҗатының киләчәк буыннар өчен зур әһәмиятен ассызыклап әйтте.

- Халыклар дуслыгы йортында оештырылган бу күргәзмәдә ике кардәш халык - татар һәм чуашларның бердәмлеге күренә. Бу исә, минемчә, бик мөһим, чөнки без үз тарихыбызны үзебез язабыз, - диде үз чыгышында рәссам Г.Фомиряков.

Күренекле милләттәшләрен котларга "Салам" чуаш фольклор коллективы, Чуашстан Республикасыннан яшь рәссамнар, шагыйрьләр, язучылар, җырчылар килгән иде.

.Рәссам Георгий Фомиряков.

.Күргәзмәдән кайбер күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X