Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Башкортстан Дәүләт Корылтае депутатлары Әнәктә Шәрип Шәймиев йорт-музеенда булды

Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев һәм комитет депутатлары белән Татарстан парламентарийлары катнашында Актанышта күчмә утырыш узачак.

Бүген Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев һәм бер төркем депутатлар Актаныш районында. Эш сәфәрендә алар Әнәк авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән танышып чыкты, «Бабайда кунакта» скверында булдылар.

Кунаклар, шулай ук, узган елда Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә ачылган бюстны да күрде.  

 

 

Бүген Актанышта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының уртак күчмә утырышы узачак.

Депутатлар ике республиканың парламент җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев рәислегендә «Мәдәниятләр багланышы үсешендә туган телнең роле» темасына фикер алышачак.

Башкортстан депутаты Рөстәм Ахунов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә туган телләрне өйрәнү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килгәннәрен әйтте. 

«Безгә Татарстан депутатларының бу мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсе кызык. Үзебезнең тәҗрибә белән дә бүлешмәкче булабыз. Ике профильле комитет вәкилләренең бергә җыелуы яхшы традициягә әйләнергә, туган телләрне өйрәнү буенча мөһим сорауларны хәл итүгә юл салырга мөмкин», — диде. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев