Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шаман түгел мин...

Мин шаман да, багучы да түгел, Мин – шагыйрә. Кылыч белән бөркет канатыннан Өзеп алган каурый тотып кулга

Елена Слепцова-Куорсуннаах (1964)

Шагыйрә, прозаик. Саха (Якутия) Республикасының атказанган артисты. Якутия Республикасы һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы.


Шаман түгел мин...

Мин шаман да, багучы да түгел,
Мин – шагыйрә.
Кылыч белән бөркет канатыннан
Өзеп алган каурый тотып кулга,
Газапларның барын акыл белән
Кабул итеп, хәтәр чоңгылга
Батмадым мин.
Айыы Тойонның1
Әм(е)ре белән салкын ташкын булып 
Аккан яше туганнарымның,
Сүзләр упкынында исән калып,
Өр-яңадан тудым, калыктым.
Мин –
Батырлыкны үзенә җыйган Кол,
Сүз түшәлгән 
Сукмак буйлап килгән эзтабар, –
Шагыйрә!

1 Айыы Тойон – якутларда иң югары алла, галәмне һәм кешене яралтучы.


Саха халкы шәҗәрәсе

Борынгыдан безнең тамырларда
Төркиләрнең кайнар каны аккан.
Шул кайнарлык белән ярсуланып,
Далаларда безнең атлар чапкан.

Яшь булса да, карт булса да якут,
Дошманыннан көчле рухы аның.
Чал гасырлар аша безне алга
Әйдәп бара рухы Чыныс-Хаанның2.

Үзен санламаган бәндәләрнең
Кан тамырын өзгән безнең халык.
Беркем безгә киртә булалмаган,
Ташлаганбыз барсын юлдан алып.

Безнең атлар тояклары белән
Барабаннар кагып алга чапкан.
Халыкларга бөек оран салып,
Дөнья буйлап ташкын булып аккан.

Без ирекне кымыз итеп эчтек,
Дан җырладык бөек Олонхога.
Таш һәм мүктә безнең эзләр ята,
Шәҗәрәбез безнең – Якут-Саха!

2 Чыныс-Хаан – якутларда язмыш алласы.

Рафис Корбан тәрҗемәсе.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев