Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рифә Рахман: Үлән арасына качып тора салкын. Яшен уйнаганда, көз тавышы килә...

Сөйләр сүзләр мәңге бетми икән, Истәлектән хисләр кабынгач та. Дертләп китәм, синең дымлы тының Колак очларына кагылгач та.

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә, прозаик, галимә, Г.Исхакый, Җ.Вәлиди, Ф.Хөсни, С.Сөләйманова исе­­мендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифә Рахманга 18 сентябрьдә 60 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәб­рик итәбез, аңа исәнлек-сау­лык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.



ТАУЛАР ИТӘГЕНӘ КӨЗ КУНГАН... 

Таулар итәгенә көз кунган, 
Ерганакта әле җәй калган. 
Күңел күзе күргән кешегә 
Җәйне искә алыр җай калган. 

Таулар итәгенә көз килгән, 
Каравылга чыккан йөз тилгән. 
Йөз тилгәнгә тимәс берни дә: 
Бәбкәләр каз булып өлгергән. 

Бәбкәләр каз булып симергән... 
Таулар итәгенә көз килгән. 
Килер кышка юлны сызгандай, 
Бер оя каз бара бер эздән.


* * *
Җәйнең матурлыгы чәчәкләрдә әле,
Кояш кайнарлыгы очкынлана күздә.
Яфрак арасына качып тора салкын,
Көз килгәнен кайчан чыгып әйтер безгә?

Бәллүр чыңы тора дымлы һаваларда –
Менә-менә яңгыр явып узар җиргә.
Ныграк тибә дулкын елга ярларына,
Җәйне куган кебек килә, китә, килә...

Аның матурлыгы чәчәкләрдә әле,
Аның кайнарлыгы кипкән иреннәрдә.
Үлән арасына качып тора салкын.
Яшен уйнаганда, көз тавышы килә.


ТЕЛГӘ КИЛГӘН ГАРМУН

Ансыз да авыр күңелгә:
Сагыш көен тезә генә.
Телләрендә кеше моңы –
Җырлый гармун, өзә генә.

Уйналасы килә, ди ул,
Күреккә ут кабынганчы,
Яшәргә тиеш җырларым,
Ахыр сулышны алганчы.

Соң тапкыр тартылган күрек,
Күкрәк сыман ярылганчы –
Биетермен телләремне,
Сезне телсез калдырганчы.

Бар яше, шомарган, оста –
Көй эзләп һич юк торасы.
Гармунда сагыш тум-тулы:
Чыгармаса – буыласы.

Уйнатучы булмаса да,
Ул бүген түгелә генә...
Мин элек җырладым, ди ул,
Хуҗамның көенә генә.

Мин элек ачтым бик теләп
Аның сагышын-серләрен...
Җил табып баскан шикелле
Йөгерә гармун телләре.

Йөгерә... сөйгән хуҗасы
Туктаган бүген уйнаудан...
Гармунның җаны кыйналган,
Ташлады, диеп уйлаудан.

Карлыгыр чиста тавышы,
Бу кадәр ярсып уйнаса.
Ул гармун булыр идеме,
Елатмый хушлаша алса?

* * *
Биегәннәр иде уйнак кузлар
Күзләреңдә синең бервакыт...
Иң кайнары йөрәгемә төште,
Йокыдагы хисне уятып.

Четердәде тәнең учак кебек.
Учак тыны иде синең тын.
Дөрләдек тә кинәт сүрелдек без.
Ялкыннарны басты төнге дым.

Сүрелде хис, калды истәлекләр –
Җылы биреп тора йөрәккә.
Учакларның җаны – сөю иде!
Терелт әле кабат, кирәксә!

КЫЛАНЫШ

Чыгып йөргән булам урамнарга,
Киткән булам Кабан буена.
Яшел ярда яшь егетләр күрсәм,
Син киләсең тагын уема.

Син киләсең минем артларымнан,
Туктап көтеп торам, борылмыйм.
Шул хыялга һаман кайтаралгач,
Бик үз иттем Кабан буен мин.

Яшь егетләр кызлар сөйгән җирне
«Яшьлек яры» диеп атадым.
Бу ярларда бик аз яшәдек без...
Китмәсәк тә аннан картаеп.

Эзләп төшәм таныш сукмаклардан
Шул яшьлектән калган эзләрне.
Яшь егетләр сине хәтерләтә,
Беткәнсеңдер юкса үзгәреп.


ЮРАУЧЫ ЮРАП КИТЕРӘ

Бер әкият мине әсир итте,
Ахырында тәмам чирләтте.
Нигә әле, матур чишелеш көтеп,
Азаккача аны сөйләттем?

Бер патшаның, имеш, чибәр кызы
Бар егетне гашыйк иттергән,
Әтисенең кадерлесе булган,
Теләп табылган кыз, көтелгән.

Күрәзәче беркөн хөкемдарның
Йөрәгенә курку йөгерткән:
Кызны елан үтерәчәк дигән
Шомлы фараз аңа белгерткән.

Йолдызчының явыз юравына
Ата кеше ихлас ышанган.
Искитмәле сарай салдырган ул,
Биек койма белән кыршаулап.

Һәм боерган кызга берьялгызы
Шул сарайда гомер итәргә.
Булдыралмас, дигән тынычланып,
Ишегеннән үлем үтәргә.

Рәшәткәле булган тәрәзләре.
Бикләре нык булган ишекне
Ачып, эчкә уза алган бары
Тикшерүләр үткән пешекче.

Кыз саргайган, шыткан туфрагыннан
Өзелгәнгә шиңгән гөл кебек.
Ә бервакыт... төнлә елаган ул,
Төшендә бер гүзәл яр күреп.

Коткар мине, дигән, һичьюгында
Үлем элмәгенә тап юлны, –
Ул артыктыр яшәвемнән минем
Тар зинданның булып тоткыны.

Яши алмыйм сине күрмичә мин,
Рухым сынган тәмам, кителгән.
...Ашчы киемендә узган егет
Кәрзинендә елан (!) китергән.


СӨЙЛӘШҮГӘ СУСАУ

Сөйләр сүзләр мәңге бетми икән,
Истәлектән хисләр кабынгач та.
Дертләп китәм, синең дымлы тының
Колак очларына кагылгач та.

Син читкә куй мине назлавыңны,
Сөйләшик гел, бары сөйләшик гел.
Мәхәббәтнең була мең төрлесе,
Тәнгә тими сөю кадерледер.

Күздән узган хисләр хислерәктер,
Минем сөю шуның ишерәктер.
Шундый сөю уятырлык сүзне
Тыңлый-тыңлый искә төшерә тор.

БӨРЕЛЕ БОТАК ИДЕМ

Сөймәдем кулым талганчы,
Син һаман уртак идең...
Яшисе килгән бөреле,
Тамырлы ботак идем.

Корыды тамырларым да,
Коелды бөрем – кипте.
Танышкан көннән гомерем
Узды тик килде-китте.

Килде-китте яшәдең дә,
Үзгәрде сиңа хисем.
Сусын басарлык суың юк!
Син корый күрмә, дисең.

Тынны алырлык һава юк
Сулыйсы күзәнәккә.
Бөреле ботак идем мин
Сине тапкан сәгатьтә.


* * * 
Ирен белән алма ярырмын мин, 
Синең иренеңә кагылмам! 
Шундый сүзләр бирәм үз-үземә 
Үтеп киткәнеңдә янымнан. 

Ә үбешсәк... Нидер яралырмы, 
Берни булмагандай калырмы? 
Каптыр алма (!) – дәрттән дерелдәгән 
Ирен белән орлык алырмын.


СИН БАРСЫҢ

Син барсың йөрәктә,
Иртә-кич кагасың,
Эшләрдә онтылгач
Туктап та аласың.

Син барсың йөрәктә,
Шуңа да авырдыр.
Китсәң дә син аннан,
Җәрәхәт калырдыр.

Китмә син, яшә гел,
Көндезен тилмертми,
Югыйсә көн үтми,
Һичничек эш бетми.

Кичләрен йокларга
Яткач ук бир хәбәр.
Сүз белән кыйнарсың
Теләсәң никадәр.

Сүз белән уйнарсың,
Сүз белән сыйларсың.
Яратмыйм, дип әйтеп,
Мине дә сынарсың.

Син барсың йөрәктә,
Шуңа да авырдыр.
Тук та тук шакыйсың,
Җәрәхәт калырдыр.
Сиңа да мине бер
Жәлләргә ярыйдыр.


*  *  *
Син шәмәхә көзем микән минем,
Син миләүшә күзле яз микән?
Нигә һаман сиңа үпкәлим мин,
Биргән назың бик тә аз микән?

Үпкәләтер эшләр эшләдеңме,
Әллә берни эшләмәдеңме?
Яннарыма иртәләрен килдең,
Юри миндә кичләмәвеңме?

Назлар бирмәс өчен, матур сүзләр
Әйтмәс өчен, миңа эңгердә
Килмисеңме? Иләс-миләс хисләр
Үтәр дисең мәллә күңелгә?

Зәңгәр чәчәк аткан җәй түгел син,
Сары чәчәк аткан яз түгел.
Син – шәмәхә көзем минем. Йә хуш,
Минем яшьтә ул да аз түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев