Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ренат Харис: Һәр күңелгә кермәк булып яшим – Шигырь белән шакыйм ишеген...

Син элек әдәби идең, күптән инде мәдәни... Әй, Җомга, Кеше итәргә тырышасың адәмне.

РЕДАКЦИЯДӘН. Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты Ренат Хариска 6 майда 80 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


ӘТИ СҮЗЕ

Без балачакны күрмәдек...
Кызганыч,
ә түзәрлек...
Картлыкны күрми калу бар!
Мине шул уй эзәрли.
Менә шул уй эзәрли шул –
дөнья болганып бара...
Ә сез нәрсәләр күрәсез
картлар күзенә карап?..     

           * * *
Җир шары кояш тирәли
әйләнә...
Куймыйк нокта!..
Ялгыша Сәйф Сараи,
ялгыша Коперник та.
Аякларны Җиргә терәп
бассам гөмбәзгә карап,
Кояш, Ай минем тирәли
әйләнмә маршрут яра.
Мин, Галәм күчәре булып,
кымшанмый да торамын –
әй әйләнә бөтен дөнья,
әй әйләнә Җир шары.
Кышын әйләнә шыгырдап,
язын – челтерәп тора,
җәен – тузаннар күтәреп,
көзен – кыштыр-кыштырдап;
көндез әйләнә ул шаулап,
ә төнлә – тыныч кына.
Бу – минем гомер әйләнә
минем каләм очында!..

РӘХМӘТ ДАРУЫ
                              В. Тургайга

Минем хатым Шуры Шупашкарда
котлаганда олы бер затны,
үземне
чир
саулык фронтының
алгы сызыгына озатты.
Хастаханә дигән окопта мин
каным бирә-бирә сугыштым...
Көтелмәгән дару кабул иттем,
һәм шул дару миңа булышты –
телефоннан яңгырады кичен,
Тургай, синең рәхмәт сүзләрең...
Минем сыным кыя булып басты,
һәм сыгылды чирнең тезләре...

Әй тылсымлы, көчле, илаһи сүз!
Ничә тапкыр үзем сынадым –
чын күңелдән рәхмәт әйткән саен
йөрәгемә шатлык сыймады!

           * * *
Коммунистик бәйрәм каһарманы
булырга дип, Җиргә туабыз.
Социалистик михнәт* каһарманы
булыр өчен дөнья куабыз.
Чәйнәп корыч авызлыкны, иснәп
алда чапкан дөнья тузанын
без кабаттан үтеп барабыз ич
капитализ(ы)мның ызанын.
Феодализ(ы)м да, кыргыйлык та
ерак түгел инде, күрәсең...
Ә арырак - Адәм белән Хәва
җәннәтенә барып керәсе...
Шунда, ахры, коммунистик бәйрәм
кеше дигән бөек хайванга,
капиталистик михнәт чигә-чигә,
акылыннан тәмам тайганга.

------------------
*Михнәт – үзбәк һәм кайбер төрки телләрдә хезмәт дигәнне аңлата.

ҖОМГА

Син элек әдәби идең,
күптән инде мәдәни...
Әй, Җомга, Кеше итәргә
тырышасың адәмне.
Башына фикер саласың -
гарешкә омтылганын,
зиһененә кайтарасың
күптән онытылганны.
Йөрәгенә тутырасың
хисләрнең барча төсен,
күбрәк җылылары белән
бүлешергә өндисең...
Син элек әдәби идең,
хәзер инде мәдәни...
Зинһар, сәяси булма син –
ярата күр адәмне.

ЗӨЯДӘ. КАЗМА ЯНЫНДА

Кайдан башланасың, Зөя?
Кайсы чишмәң - баш чишмәң?
Син тулсын дип, ничә чишмәң
җир катламнарын тишкән?

Кайчаннан бирле агасың
Син, тарихка эз салып?
Беренче кем күрде сине,
су эчте нинди халык?

Өстендәге бар нәрсәсен
салып кайсы сылуың,
коенып синдә, сеңдерде
дәртен дулкын-суыңның?!

Нинди ут-су яуды сиңа,
ниләр ауды, коелды –
ничә тапкыр суыңда бал,
тоз, кан тәме тоелды?!.

Волгага ягалай, ләкин
каршы якка таба син
агар өчен кайдан, нинди
көч, үҗәтлек табасың?

Миннән башланасың, Зөя,
һәм миңа ук тулгансың...
Син бит минем холкымның да
чишмә башы булгансың.

Тыштан – сабыр, эчтән – ярсу,
чамалыйсың чамасын!
Син үзеңә үзән ясап
актың! Һаман агасың...

Суларың, ярларың белән
йөрәгемә сыйгансың!
Татар өчен иң гыйбрәтле,
иң мәгънәле елга син!

КЫСКА ШИГЫРЬ

Кыска шигырь языйм дисәң,
акылың булсын озын –
авыз иткәч үк сизелсен
шигырьнең тәме-тозы.
Кыска шигырь – космонавтлар
ашый торган аш кебек.
Кыска шигырь – кысылудан
алмаз булган таш кебек.

ТОТКАН УРЫНЫМ

Җир шарында -
Россиядә яшим,
Россиядә –
яшим Казанда...
Ә Казанда минем үз өем бар,
ә өемдә – җәннәт, наз анда...
Җир шарында яшим әнә шундый
адреслы бик һәйбәт урында...
Ә тормышта минем тоткан урын
кеше күңеленә орынган.
Һәр күңелгә кермәк булып яшим –
шигырь белән шакыйм ишеген.
Кайберәүләр йөгереп килеп ача,
кайберәүләр мине ишетми.
Ә шигырьләр – җәннәт күчтәнәче,
алар дәва, алар сихәтле...
Алар – сердәш,
алар җиңеләйтә
авыр минутларның михнәтен.
Куанычка алар канат куя,
шик-шөбһәнең вата нигезен,
түбәннең дә, бөекнең дә Җирдә
ышанычын бердәй тигезли...
Ә адресым алмашына калса?!.
Ә үзгәрсә эчкән суларым?!.
Тормышымда тоткан урын нишләр?..
Нинди рухи һава сулармын?..
Ә Казанда минем үз өем бар,
ә өемдә – җәннәт, наз анда...
Җир шарында – Россиядә яшим,
Россиядә – яшим Казанда...

ТАТАР ДӘРМАНЫ ӨЧЕН
                        
                 Х. Шәйхетдиновка

Куәтең башта, йөрәктә,
көчең беләктә, билдә.
Рәхәтләнеп көрәштең син,
дан яулап туган илгә.
Сабантуйларда җилкәңә
бүләк тәкәләр ятты,
илкүләм ярышларда да
затлы медальләр тактың...
Бүген дә син көрәшәсең –
эшнең билен аласың,
сырты белән җиргә орып,
һаман батыр каласың!
Башта, йөрәктә куәтең,
беләктә, билдә көчең!
Барысын да бирәсең син
татар дәрманы өчен!

КОРАЛ БҮЛӘК ИТМИ

Көрәшкәннәр,
атта узышканнар,
үрләгәннәр шома колгага...
Сабантуйларында
җиңүчегә
корал бүләк итү булмаган!
Корал бүләк итми татар,
итмәгән,
итмәячәк –
алтыннан булса да, корал
дөньяга үлем чәчә.
Асылташ белән бизәлгән
хәнҗәрләр йә кылычлар,
кыныда чакта да,
безне
яшәтмиләр тынычта.
Корал –
сиңа бүләкме ул,
сатып алынган мәллә –
дошманың кулына керсә,
калдырмас сине жәлләп...
Заман шундый –
көтмәгәндә
дус әйләнә дошманга...
Корал бүләк итми татар,
ак сөлгегә ышана...

           * * *
Киләчәкне чагылдырмый көзге...
Үткәнне дә көзге күрсәтми...
Була вакыт –
бик тә каты итеп
бер тешлисе килә терсәкне...
Терсәк якын, тешләп кенә булмый...
Көзге якын...
Әллә ватасы?!.
Эх, төзәтеп булса икән кана,
көзге ватып,
тормыш хатасын...

АЯК ЧАЛУЧЫЛАРГА

Аяк чалучылар! Мин бит сезгә
рәхмәтлемен гомер-гомергә.
Сез бит мине тәмам өйрәттегез
алны-артны карап йөрергә;
абынмаска гайбәт ташларына,
нәфес тайгакларын күрергә,
һәр ишеккә, керәсеңнән элек,
чыгасыңны уйлап керергә;
каты сүзне матур, чиста, йомшак
мамык катламнарга төрергә,
киңәшне дә сораганга гына,
мең кат үлчәп кенә бирергә...
Ләкин менә дәресләрегезнең
булмый калды, ахры, азагы –
сезгә ләгънәт укыйсы урында
чын күңелдән рәхмәт язамын...

           * * *
Дусларым! Сезнең турында
бик күп белгәнгә күрә,
теләсәм дә яза алмыйм –
язмаска куша йөрәк.
Мактарлыкларны мактадым,
кичерәсен – кичердем...
Калганын йөрәккә күмдем...
Җитте... Искә төшермик...
Акыл да йөрәкне яклый...
Алар инде дуслашты –
яшьлек җүләрлеге картлык
гакыйленә тоташты....


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X