Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ренат ХАРИС: ШӘҮЛӘ (Публицистик поэма)

Ein Gespenst geht um in Europa… Призрак бродит по Европе... Шәүлә йөри Европада... К.Маркс, Ф.Энгельс. 1848 Шәүлә йөри Җир шарында, томалап кояш нурларын. Ул җанымның тынычлыгын, яшәүнең ямен урлады... Каян чыккан? Кем кузгаткан? Нәрсә йөртә Җир буйлата: нинди хыял, нинди максат, нинди гөнаһ, нинди хата?!. Шәүлә йөри Җир шарында -...

Ein Gespenst geht um in Europa…
Призрак бродит по Европе...
Шәүлә йөри Европада...
К.Маркс, Ф.Энгельс. 1848
Шәүлә йөри Җир шарында,
томалап кояш нурларын.
Ул җанымның тынычлыгын,
яшәүнең ямен урлады...
Каян чыккан? Кем кузгаткан?
Нәрсә йөртә Җир буйлата:
нинди хыял, нинди максат,
нинди гөнаһ, нинди хата?!.
Шәүлә йөри Җир шарында -
илләрне-җирләрне кичә...
Ул үтеп киткән урында
берни калмый элеккечә -
үзгәрә кан катнашмасы,
якты өметләр карала,
йөрәктә туа торнадо,
уйда цунами ярала...
Шәүлә йөри нидер эзләп
Антарктидада, Котыпта -
Айсберглар-бозлыкларны
тыныч тормаска котырта,
Африка, Австралия һәм
Азия, Америкада
Пандораның бәла тулы
Тартмасына1 ачкыч таба...
Шәүлә йөри Европада -
илләрне шөбһәгә төрә,
шәһәрләргә, авылларга,
өйләргә шуышып керә,
күтәрелә парламентлар,
хөкүмәтләр мөнбәренә,
кагыла мәчет аена,
чиркәү чаңына бәрелә...
Шәүлә керде минем өйгә -
язу өстәлемә ятты...
Тукта!.. Нәрсә шәүләсе бу?
Юкса күк йөзе дә якты,
бер болытсыз һәм зәп-зәңгәр -
әнием күзләре сыман.
Шушы якты зәңгәрлеккә
күпме матур хыял сыйган?!.
Күз һәм кәгазь арасында
әллә яры, әллә өре...
Әйләнде баш... Аң-зиһенем
әллә кая китте кереп:
әллә күптән үткәннәргә,
әллә якын киләчәккә -
әллә үзем күргәннәргә,
әллә улым күрәчәккә...
Ракеталар, торпедалар
шартлый күзем карасында...
Үрмәкүчләр кан суыра
истребитель ярасыннан...
Танкларның скелетын
кырмыскалар сөйри әнә,
әллә Курск дугасында,
әллә кайнар Сүриядә...
Децибеллар котырына...
Тәмуг какофониясе
колакны яра - мәхшәр көн
килеп тә җиткән диярсең...
Учларым белән капладым
колакларым яфракларын...
Ике учым арасында
башым түгел, ә Җир шары
гүләп тора: президентлар,
премьерлар, король, әмирләр,
спикерлар, уздырыштан,
берсен берсе битәрлиләр:
кайсы яный нефть белән,
кайсы кыса газ торбасын,
кайсы, санкция кертеп,
сәясәткә ясый басым,
кайсы, дөньяга үч итеп,
сыный атом-төш коралын...
Мин учларым белән кысып
башымны тотып торамын -
анда әллә магма, әллә
мием кайный... Шартламасын...
Кешелекнең бар гөнаһын
килә үземә аласым
Гайсә2 пәйгамбәр шикелле
һәм Җир шарын коткарасым,
йә Муса3 күк, халыкларга
азатлыкка юл ярасым,
йә Мөхәммәд пәйгамбәрдәй -
күкләрдән иңгән акылны
кешелеккә җиткерәсем
яңа бер Китап аркылы...
Көрәш бара Җир шарында...
Әлегә тик сүз көрәше -
без Аллаһка кизәнәбез
шайтаннар белән берләшеп...
Коммунизм шәүләсеннән
куркып яши-яши кеше
үзе шайтанга әйләнде,
үзе хәзер Иблис ише!..
Олигархка байлык җитми,
генералга җитми корал,
сәясәтче - ниятенә
уңай очрак көтеп тора,
банкирларның комсызлыгы
илләр нигезен җимерә,
юлбашчыга җиңү кирәк -
дан җитмәү җанын кимерә...
Һәркем Җир шары хуҗасы
булу өчен план кора,
ә аны мин ике учым
арасында тотып торам.
Бернәрсә дә эшли алмыйм...
Эшли алмыйм бернәрсә дә,
юкса Җир ул минем Анам,
ниятләрем саф һәм садә:
аның җиһандагы урнын,
яралмышы хәрәкәтен,
үзәгендәге җылысын,
туфрак-суы бәрәкәтен,
һавасының сихәтлеген,
җилләрен һәм яңгыр-карын,
бөтен булган тереклеген
саклап калу гына бары!..
Су - су булсын, туфрак - туфрак:
берне чәчсәң бирсен бишне,
кош сайрасын, ат кешнәсен,
шатланып үрчесен кеше!
Үз телендә шигырь язсын,
сөйләсен парламентында,
ләззәтләнсен башка телләр
җырлаган җырларны тыңлап...
Шәүлә тиде керфекләргә...
Бәбәгемә минем иңде...
Бу - Өченче Бөтендөнья
сугышы шәүләсе инде!!!
Ишетәсезме, кешеләр?
Ишетәсеңме, Җир шары?
Шәүләгә җан керер өчен
бер адым калды нибары!!!
Бәлки, инде җитәдер дә
ялгыш әйткән бер сүз көче
"Томагавк"лар, "Искәндәр"ләр4
күккә күтәрелсен өчен,
йә булмаса компьютерга
яман вирус кертү җиткән,
орбитасыннан кубып, Җир
очып китәр өчен читкә...
Шул бер сүзне әйттертмәскә,
кемнең телен йолкып атыйм,
кайсы хәрби оешманың
компьютерын бәреп ватыйм?
Нинди диндә, нинди телдә,
кая басып дога укыйм
Җирнең изге икәнлеген
миебезгә тукый-тукый?..
Зурайтып та булмый Җирне,
мөмкин түгел кечрәйтү дә!..
Язмышы аның бәйле тик
безнең нинди сүз әйтүгә.
Фашизмны аклаган сүз,
террористны хуплаганы -
бөтен дөнья күреп тора -
агыза илләрнең канын.
Кан коешны туктатырлык
сүзне кем әйтә алыр соң?!
Шул булыр кешелек өчен
пәйгамбәрләрнең соңгысы -
барлык диннәргә уртагы,
барлык телләргә кергәне,
һәр илгә, өйгә, кешегә
бәхет-сәгадәт биргәне!
Сүздән яралган бу дөнья
юкка да чыгармы сүздән?
Әллә "Диалектика"да5
сызылган галәми эздән
миллиард еллар йөри-йөри,
әйләнеп салкын бер ташка,
Җир шары егылыр микән
табигый үлгән кояшка?..
Мин табигый үлем яклы -
Ходай биргәнен тутырып!
Бетәсе килми башкача -
сугышып йөреп котырып...
Бу дөньядан бер мизгелгә
кунак булып кичкән шәпкә
кешечә яшисе килә
эштә, ялда һәм түшәктә.
Яшисе килә кешечә!
Яшисе килә ышанып:
бушамас дип Җир шарының
меридианнар кыршавы,
йомшамас дип беркайчан да
акылыбызда шөрепләр -
кешелекнең киләчәге
шул шөрепләргә береккән!
Яшисе килә кешечә -
бернидән дә шикләнмичә,
беркемнән дә курыкмыйча -
яшәү ямен эчә-эчә!..
Янә яңа шатлык килде -
мин бала тәпие юдым:
быел олы оныгымның
икенчегә улы туды.
Балаларның бәхеткә дип
сузылган кулына кем дә
мылтык белән сукмас, диеп,
ышанасы килә көн дә...
Күге аяз булыр диеп,
гөнаһсыз күзләре сыман...
Ул күзләргә минем халкым
өмет-хыяллары сыйган...
Нәсел агачым тамыры
озынайды бер гомергә!
Шул тамырның көтмәгәндә
әйләнүе бар күмергә -
Җир буйлап шәүлә йөри бит,
сүрәнләтеп күңел күген...
Күрәмен: бу хәтәр шәүлә
коммунизмныкы түгел...
1 Пандора - грек мифологиясе персонажы. Ул кызга, беркайчан да ачмаска кушып, тартма бирәләр, ләкин ул тартманы ача һәм андагы барлык афәтләрне, бәла-казаларны, бәхетсезлекләрне дөньяга чыгара.
2 Гайсә - кешелекне коткарыр өчен аның барлык гөнаһларын үз өстенә алган Иисус Христос пәйгамбәр.
3 Муса - үз халкын коллыктан алып чыккан Моисей пәйгамбәр.
4 "Томагавк", "Искәндәр" - АКШның һәм Россиянең атом-төш коралы йөртә алырлык канатлы ракеталары.
5 "Диалектика природы". Ф.Энгельс әсә­ренең керешенә ишарә.
21 ноябрь, 2017.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев