Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рашат НИЗАМИ: Казансуда ятим җилләр йөри...

ХӘТЕР КӨНЕ Офыкларда ни җилферди, Кемнең канлы яулыгы? Утка кергән, авып төшкән Ялгыз Казан ханлыгы. Ялгамакчы булып хәтер җебен, Уятмакчы булып татарны, Казансуда ятим җилләр йөри - Их, саклыйсы иде Ватанны! Хәтер көне... диеп җыйналабыз, Митингыбыз никтер аз санлы. Кирәктер бит юкса яд итәргә Кол Шәрифне, иске Казанны. Нигә килсен...

ХӘТЕР КӨНЕ
Офыкларда ни җилферди,
Кемнең канлы яулыгы?
Утка кергән, авып төшкән
Ялгыз Казан ханлыгы.
Ялгамакчы булып хәтер җебен,
Уятмакчы булып татарны,
Казансуда ятим җилләр йөри -
Их, саклыйсы иде Ватанны!
Хәтер көне... диеп җыйналабыз,
Митингыбыз никтер аз санлы.
Кирәктер бит юкса яд итәргә
Кол Шәрифне, иске Казанны.
Нигә килсен - чыпчык борны хәтле
Патриотик хисен күр әнә:
Мәскәүләрнең йонын "кабартмаска"
Әй, тырыша безнең түрәләр!
Митингның трибунасы ачык -
Шома депутатлар, кайда сез?
Әгәр дә ки вөҗданы юк икән,
Чыбыркылап куу файдасыз.
Ләббәйкәгә биеп торуларны
Туктатырга вакыт, фаразан.
Колак салчы, кардәш: сагыш белән
Тукылган бит безнең һәр азан...
Казан уртасында - соры һәйкәл,
Илбасарга урын табылган.
Безнең хәтер, әнә, әле дә булса
Үткен кылыч белән чабылган.
Казан-йортны саклаучыларга без
Лаек һәйкәл куя белмибез.
Солтан түгел, олтан өммәтенә
Төшеп җиттек бугай инде без.
Җирләр уртак, лөгать уртак, диеп
Сөйләмәгез Ходай хакына!
Хәләл малларыбыз һаман әле
Рәсәйнең
Тишек кесәсенә агыла...
Шовинист та бер аңласа икән,
Мантыйк калган булса әз генә:
Империя упкан халыкларның
Күз яшьләре - милли хәзинә.
Мәйданнарга чыгып җыйналабыз
Октябрьдә, моңсу фасылда.
ХӘТЕР КӨНЕ диеп атасак та,
Матәм көне бит бу асылда.
Хәтер көне диеп кузгалабыз,
Безнең хәтер - канлы, яралы.
Дәүләтчелек кире кайта икән -
Яшиселәр безнең бар әле!
Уян, ХӘТЕР! Аягүрә килеш,
Уян, татар - гафләт йокыңнан.
Безнең Казан, безнең азаныбыз
Ачы хәсрәт белән тукылган...
ЧУКЫНДЫРУ
Империя!
Күпме халыкларның
Маңгаена кылыч тидергән.
Идел-йортта үскән ирекленең
Кулларына богау кидергән.
Богау нәрсә - ул да шартлап сына,
Үч һәм нәфрәт әгәр дуласа!
Халык бетсен дисәң, туган телнең
Тамырын кисү кирәк ләбаса...
Ильминский әнә китап яза,
Фәннилеккә дәгъва кылмакчы:
Җирен генә түгел, «инородецлар»ның
Рухын-җанын буйсындырмакчы.
Ул елларда мәчет кенәме соң
Туздырылган, төптән кырылган...
Бу Рәсәйнең һавасына тикле
Сөрем белән чукындырылган!
...Үзгәргәндер, бәлки, елмаюлар,
Дипломатик алым, кыяфәт;
Тик бүген дә Рәсәй кулларында -
Шул ук ладан, шул ук сәясәт.
Урыс телле интерсөйләм белән
Чуарланды туган йортыбыз.
Кайчан, кайчан саф татарча итеп
Сөйли башлар парламентыбыз?
Попларны күр - татар Хәятына
Сөйрәп керә тәре сурәтен.
Ике динне чәкештерү өчен
Форсат эзләп йөри, күрәсең.
Мәскәүгә ни - читтән көлемсерәп,
Мыштым гына карап торалар...
Әй, татарым! Көпә-көндез сине
Икенче кат чукындыралар!
КАРДӘШЛЕККӘ ЧАКЫРУ
Гыйрактагы терактларга карата...
Борынгы ил сәхнәсендә
Көн дә атыш, шартлаулар!
Ислам дине җәһәтеннән
Бу бит - артка атлаулар.
Илнең халкы, кавемнәре
Тора ике катламнан:
Берсе - шигый, икенчесе
Сөнни диеп аталган.
Шаккатамын: бу мәхшәргә,
Белмим, ничек чыдыйлар?
Туганына утлы күсәк,
Һай, күтәрә шигыйлар.
Сәясәт һәм мәгыйшәттә
Берсен-берсе көнлиләр.
Кардәшенә утлар чәчә,
Үлем чәчә сөнниләр.
Әллә инде ышанмыйлар
Аллаһның барлыгына.
Әбелхәят суы түгел,
Кан чәчри
Мәчет диварларына.
Җитәр! Лөгатьләр алмашып,
Чәйдән-чәйгә йөрешеп,
Кайтарыгыз туганлыкның
Сусап йөрткән өлешен!..
БЫЕЛГЫ КӨЗ
Төшләремдә... очам канатланып,
Мәхәббәттә булмый кабатланып.
Йөзләгән уй кайный минем башта,
Карурманда кирәк адашмаска!
Таң ата да тагын кичләр килә...
Пәрәвезләр куна киртәләргә.
Менә шушы салкын иртәләрдә
Сөйгән яр юк җанны иркәләргә.
Дөнья төзек - бергә чакта гына.
Аерылышу җанда актарыла.
Яңгырларын коя кургаш болыт...
Калыр микән сөю юлдаш булып?
КИЧ
Кояш инде Ослан-тауга авышкан,
Кабанкүлдә тирбәлешә камышлар.
Су төбеннән ишетелә шикелле
"Хан алтыны... бездә..." дигән тавышлар.
АЕРМА
(Рафаил Такташтан)
Утызгача яши шагыйрь халкы,
Ә итчеләр
Туксан яшькә җитә, аксаклый.
Итчеләрнең кулы канга баткан,
Ә шагыйрьнең
Йөрәк ярасыннан кан саркый.
МЕДАЛЬ
Булсын иде шундый медаль -
"Шигърияткә тугрылык".
Күпләр, күпләр чапмас иде
Парнас тауга... томрылып!
ХАТЛАР
Чеховның герое Иван малай
сырлап язган
"Авылга бабайга" дип хатка.
Безнең дә бит хатлар-үтенечләр
Барып җитми "өлкән" братка!
ХАМЕЛЕОН
Хамелеон, юктыр фамилияң!
Булса да ул унга төрләнә.
Чехов бабабызның чыбыркысы
әле дә булса
Баш очында уйный, күр әнә...
КҮРЕНЕШ
Таң чакларын тансыклаган чагым,
Таң каршына барам җәяүләп.
Иңнәрендә таңны күтәрешкән
Кырмыскалар - үзе бер дәүләт.
ОНЫККА...
Юрганыңны чөеп ташлагансың,
Тулган ай күк бигрәк матурсың.
Сөбханалла!.. Сүзләр яралганда
"Ән-нә..." диеп телең ачылсын!
РЕФОРМА
"Реформа" дигән латин сүзен,
Әй, яратты безнең түрәләр.
Белсәк иде: түккән акчаларга
Кемнәр икән рәхәт күрәләр?
СОРЫЛЫК
Илдә үзгәрешләр бара кебек...
Мин тарихка карыйм борылып:
Чиратларның бездә беткәне юк,
Илдә әле - һаман сорылык.
ӨЛГЕ
Тау тәкәсе үткер мөгезләрен
Кыя-ташка ышкып чарлыйдыр.
Каләм чарлау дисәк, шул киектән
Гыйбрәт алу безгә ярыйдыр.
9 МАЙ
"ҖИҢҮ!" дигән яңгыраулы сүзнең
Сүрелмәстер көче, кадере.
Европаның көлсу туфрагында
Кыймылдый күк... солдат кабере.
СОРАУ
Бу галәмнең серен аңламассың,
Корылгандыр нинди "хәйлә"гә, -
Планеталар, тигез парад ясап,
саташмыйча
Ничекләр соң шулай әйләнә?
ЯХШЫЛЫК
Картаймый - таң саен һаман да
Яшәргә ашкына бу күңел.
Гомернең өч көне калса да,
Яхшылык эшләргә соң түгел!
ДИҢГЕЗ
Әй син, диңгез, беләсеңме икән,
Аңлыйсыңмы икән, аппагым, -
Кош кадәрле нәни йөрәгемдә
Тугыз баллы дулкын ятканын?!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев