Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

ҺӘР ЯҢА ЕЛ ЯКТЫ БУЛСЫН ӨЧЕН, ҖАННАР ТУЛЫ ҖЫЛЫ КИРӘК, ҖЫЛЫ!..

Клара БУЛАТОВА Бер булсын юлыбыз Яңа ел таңы бу, кадерлем! Күр, әнә, тын гына сирпелеп, Яктырып яңа көн башлана, Башлана гап-гади көн кебек. Курантлар бая ук тындылар, Котлаулар тукталды эфирда. Былтыргы җырларны көйлиләр Кызмача кунаклар күршедә. Аларда ял саен бер бәйрәм, Алар еш чакыра кунакны. Былтыр көз күршеләр солдатка Бердәнбер...

Клара БУЛАТОВА

Бер булсын юлыбыз

Яңа ел таңы бу, кадерлем!
Күр, әнә, тын гына сирпелеп,
Яктырып яңа көн башлана,
Башлана гап-гади көн кебек.

Курантлар бая ук тындылар,
Котлаулар тукталды эфирда.
Былтыргы җырларны көйлиләр
Кызмача кунаклар күршедә.

Аларда ял саен бер бәйрәм,
Алар еш чакыра кунакны.
Былтыр көз күршеләр солдатка
Бердәнбер улларын озатты.

Еш килә егетнең хатлары,
Илләр дус, юк хатка киртәләр.
«Дөньялар болганып китмәсен,
Җәренгә кайтыр», - дип көтәләр.

Элекке көйләрне җырлыйлар,
Искечә җырлыйлар, тыңлачы!
Ә нигә? Элекке булсыннар -
Матур ич! Гел яңа булмасын.

Гел яңа булмасын барсы да,
Барсын да яңарту нәрсәгә?
Син үзең, көлүең, сөюең
Шул килеш саклансын, мәсәлән.

Шул килеш шауласын урманнар,
Бу ярлар шул килеш бик матур.
Бу таулар елдагы шикелле
Киемен алышсын дүрт тапкыр.

Шулай да күп нәрсә яңарыр,
Тормышның тәртибе шундый ул.
Улыңны бер яшькә үстерер,
Үзеңне картайтыр шушы ел.

Яңа ел таңы бу, кадерлем!
Ул инде чигенмәс, бер кергәч.
Гап-гади шикелле башлана,
Ә үзе ни генә китермәс.

Бу безнең бергәләп атлыйсы
Бәхетле түгәрәк елыбыз.
Ни генә булса да, кадерлем,
Ил белән бер булсын юлыбыз.

Рафис КОРБАН

Яңа ел килә

Мамык карлар бөтерелә,
Калын юрганга төренә -
Агара дөнья.
Ак бураннарын уйнатып,
Күңелләрдә дәрт уятып,
Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел килә.

Кар өстеннән атлый парлар,
Кушылганнар гүя ярлар -
Аралар якын.
Сөюләрне табыштырып,
Йөрәкләрне кавыштырып,
Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел килә.

Парлар үтә буран ерып,
Карлар төшә биттән эреп -
Йөрәкләр кайнар.
Ялкын гына - йөрәкләрдә,
Бәхет кенә - теләкләрдә!
Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел килә.

Алда булыр яңа еллар,
Әле туар яңа җырлар -
Күңелгә якын,
Шул елларны якынайтып,
Шул җырларның моңын әйтеп,
Яңа ел, Яңа ел, Яңа ел килә.

Салисә ГӘРӘЕВА

Әйләнә Җир...

Шатлыклары, кайгылары белән
Әйләнә гел безнең Җир шары.
Җирнең күктә сансыз юлдашлары,
Кешеләрнең - тугры дуслары.

Бер алманы бишкә бүләек, дип
Җырласа да минем дусларым,
Алмаларны бишкә бүлү ансат,
Бүленми шул йомры Җир шары!

Сезнең өчен, дуслар, үләек, дип
Җавап бирә дуслар дусларга;
Алар әзер кайгыларга - шатлык,
Шатлыкларга шуклык кушарга.

Ә янганда... Утырып янабыз да
Бер дусларсыз, ялгыз калабыз!
Кешеләрнең гамен иңгә салып,
Әйләнә Җир - газиз анабыз!

Әйләнә Җир - йомры Җир шары.
Күзен кыса йолдыз дуслары.

Зиннур МАНСУРОВ

Сиздерү

Миңа гомер өстәп торган һәрбер елны
башлап кына китмәк булам ак биттән, -
төштән очып өнгә кайтып кергән төсле,
иске эзгә төшә барсы актыктан.
Өр-яңадан кормак булсам тормышымны,
дертләп куям әллә нинди ят өннән, -
яшен сызып үткән кебек, тәкъдир сүзе
саркып чыга күкнең теге ягыннан...

Флёра ТАРХАНОВА

Кадерен белеп яшик

Җем-җем карлар яткан урамнардан
Сузылып киткән килер таңга юл.
Күңелләргә өмет, шатлык сала
Якынлашып килгән Яңа ел!

Күбәләкләр булып очкан карлар
Иреннәргә куна иркәләп.
Яңа елга илтер юлга чыктык,
Соңламыйк дип, бераз иртәрәк.

Болытлардан ачылып торган чакта
Зәңгәр күктә йолдыз яктыра.
Серле айдан сихри нурлар иңеп,
Сөю хисен җанда арттыра.

Үпкә-ялгышларны ташлап китик
Яңа елның ишек төбендә,
Бары кайнар кояш балкып торсын
Һәммәбезнең күңел күгендә.

Килеп җитте зарыгып көткән минут -
Хәбәр бирә, әнә, курантлар!
Кадерен белеп яшик һәрбер елның -
Без бу җирдә бары кунаклар.

Яңа елда сөенечләр генә
Җилкендерсен безнең йөрәкне.
Бәхет керсен ишек-капкалардан -
Чын хакыйкать итсен теләкне!

Ләбиб ЛЕРОН

Яңа ел - яңа китап

Бөтерчектәй бөтерелеп,
Әй, тирбәлә ак карлар...
Кыш - буяучы, табигатьне
Буяп чыккан, акшарлап!

Куе зәңгәр томан булып,
Урманга эңгер төшә.
"Җиһан тыныч йокласын",- дип,
Җил йөри мендәр түшәп...

Чиксезлектә, җем-җем балкып,
Йолдызлар нидер көтә.
Шунда очып китәр сыман
Чыршы - яшел ракета!

Ылыс-канатларда - бәсләр,
Яна, әнә, елкылдап...
Вакыт безгә алып килә
Яңа ел - яңа китап!

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Хушлашалмам

Үлеп беткәч, син терелттең мине,
Тартып алдың әҗәл кочагыннан.
Кодрәтең киң, беләм, ихлас сөю,
Танышлык бит үсмер кыз чагымнан.

Ничә еллар син янәшә булдың,
Какшатмадың ышанычны минем.
Яшәешне якты нурга төрдең,
Табышлардан тора яңа көнем.

Ак кышларга кадәр озата барсаң,
Каермасаң очар канатымны,
Мин - бәхетле, диеп кабатлармын,
Соң мәртәбә күреп таң атуны.

Хушлашалмам синең белән, сөю,
Күчкән чакта хәтта мәңгелеккә.
Син ялгадың минем гомеремне
Бәхет төсендәге ак өметкә!

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

Җылы кирәк

Җәй гөлләре кар астында йоклый,
Боз тозакта - якты чишмә җыры.
Ак буранда адашкан чак була -
Бер тәрәзә җылы кирәк, җылы!

Бәсле куакларны кошлар сарган,
Миләшләрдә учак кызыллыгы.
Туңган кошны терелтергә хәтта
Тик бер тәлгәш җылы кирәк, җылы!

Кышлар арты язлар килә тора.
Каршы алган саен Яңа елны -
Өметебез исән калсын өчен,
Тик бер күңел җылы табыйк, җылы!

Безнең янда туңучылар юкмы?
Сүрелмиме күзләренең нуры?
Һәр Яңа ел якты булсын өчен,
Җаннар тулы җылы кирәк, җылы!

Таһир ШӘМСУАРОВ

Яңа ел теләкләре

Исән булыйк, саулык барда без кадерле,
Сызлау-әрнү кисмәсен лә бәгырьне.
Сүз белән эш янәшәдән баралармы?
Туры юлга чыгарыйк без балаларны...

Дөнья малын беркем куып тоталмаган,
Булганына, барлыгына шөкер итик.
Күңелләр дә, ишекләр дә ачык торсын,
Кайтмаганны кайтыр диеп өмет итик.

Хатын-кызны тик бер караш Ләйлә итсен,
Ир-егетнең күкрәгендә иле типсен.
Югалтулар ерак йөрсен өебездән,
Ел әйләнә гөлләр тамсын телебездән!

Чыршы матур урманында, урманында,
Килер язлар көтә безне кар астында.
Һәр кешенең күңелендә кояш ятсын,
Иң мөһиме - иртәгә таң аяз атсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев