Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Марат КӘРИМОВ: МӘҢГЕЛЕКТӘН КИЛДЕМ ҖИРГӘ...

Күгәрченгә кайтам Мәңгелектән килдем җиргә, Ачылганда төннек. Күгәрчен дигән авылга Беркетелде кендек. Еллар чаңын йота-йота Дөнья йөген тартам. Шул чаңнардан арынырга Авылыма кайтам. Юлымдагы тау-ташларны Алып читкә атам. Хәлсез калсам, хәл алырга Авылыма кайтам. Мине адаштырмак булып Шашынмасын шайтан. Минем якты маягым бар - Авылыма кайтам. Читтән матурлык эзлиләр, Шуңа...

Күгәрченгә кайтам
Мәңгелектән килдем җиргә,
Ачылганда төннек.
Күгәрчен дигән авылга
Беркетелде кендек.
Еллар чаңын йота-йота
Дөнья йөген тартам.
Шул чаңнардан арынырга
Авылыма кайтам.
Юлымдагы тау-ташларны
Алып читкә атам.
Хәлсез калсам, хәл алырга
Авылыма кайтам.
Мине адаштырмак булып
Шашынмасын шайтан.
Минем якты маягым бар -
Авылыма кайтам.
Читтән матурлык эзлиләр,
Шуңа шаклар катам.
Мин матурлык күрер өчен
Авылыма кайтам.
Шагыйрь сүзе күктә, дигән
Шаблоннарны ватам.
Җырларымны яңартырга
Авылыма кайтам.
Фанилыкта гомер җебе -
Тик бер генә саплам.
Мәңгелеккә китәр өчен
Авылыма кайтам.
Күгәрченгә кайтам...
Күршеләр
Күрше хакы - Тәңре хакы,
Дигән булалар тагы.
Нишләтәсең, күршеләрнең
Ошап җитми кай ягы.
Тегеләй эшләү урынына
Болай эшләп куялар,
Ничә еллар шул үзгәрмәс
Гадәтләрен куалар.
Өйләрендә булып тора
Туктаусыз ыгы-зыгы.
Ыгы-зыгы юктан түгел,
Сизелә тәртип югы.
Күп белмәскә, күп күрмәскә
Аларда мең-мең чара.
Шуңа, ахры, кешеләре
Миңгерәүләнеп бара.
- Әйдә, тату яшик! - диеп
Торабыз кочак җәеп.
Аның саен алар бездән
Эзлиләр төрле гаеп.
Караларын безгә ягып,
Калмакчылар ак булып.
Хәтта йодрык күрсәтәләр,
Безне куркытмак булып.
Әнә шулай яшәп яткан
Күршеләрдән көлик без.
Шул күршеләрдән көлик тә...
Үзебезне белик без.
Яхшылык
- Сиңа ни булды? Авызың
Колагыңа кадәр җиткән.
- Америка безгә каршы
Санкция игълан иткән!
- Моңа шатланырга түгел,
Кирәк бары кайгырырга.
Димәк, импорт товарларын
Кала эзләп каңгырырга.
- Синең шулай сөйләнүең
Сәясәтне белмәүдән бит,
Аларның бу гамәлләре
Тик яхшылык теләүдән бит.
Безгә ярдәм итмәкчеләр
Ыгышлыктан котылырга,
Хәзер туры килә эшкә
Җиң сызганып тотынырга.
Ничек тотынмаска мөмкин?
Ташып тора гайрәтебез.
Тиз арада безнең көчтән
Чәчкә атар дәүләтебез.
Американың үзен дә
Тиз үк куып җитәчәкбез,
Санкция дәвам итсә,
Хәтта узып китәчәкбез.
Тик бер шик бар: шулай җәһәт
Безнең эшләр барса ары,
Болар безне узмасын дип,
Бар туктатып куюлары.
Туктатсалар, элеккечә
Ыгыш булып калачакбыз,
Хәтта сулар һаваны да
Читтән сатып алачакбыз.
Шушы хәлне булдырмаска
Җитди чара күрү кирәк,
"Санкциядән өзмәгез!" - дип
Телеграм бирү кирәк.
Эшкә ашсын өчен чарам
Почта эзләп китеп барам.
Әткәй белән әнкәй
Изде сезне усал заман,
Искә алган саен һаман
Күңелләрем тула тәмам,
Әткәй белән әнкәй.
Рәтле тормыш күрмәдегез,
Байлык нәрсә - белмәдегез,
Тырыштылар - үлмәдегез,
Әткәй белән әнкәй.
Ә шулай да шат идегез -
Биш балага җан бирдегез,
Уйланырга аң бирдегез,
Әткәй белән әнкәй.
Өметегез шиксез булды,
Күңелегез биксез булды,
Хак эшегез чиксез булды,
Әткәй белән әнкәй.
Изгеләргә - илдә кабер,
Бакыйлыкта гына кадер.
Сез җәннәттә инде хәзер,
Әткәй белән әнкәй...
Уянган вөҗдан
Ни генә димәгез,
Төрлелек Галәмдә.
Мәсәлән, вөҗдан да
Төрлечә адәмдә.
Ачыла барыбер
Кемнәрнең кемлеге.
...Утыра бер түрә,
Хас дөнья кендеге.
Кирәкле эшләрне
Хәл итә ул гына.
Алдына салдылар
Бер төргәк - мул гына.
Тартынып тормады,
Күзен дә йоммады,
Алды да сейфына
Салды шул сумманы.
Шул мәлдә вөҗданы
Уянды йокыдан.
Көтмә дә тынычлык,
Мәрхәмәт юк аннан.
Тәгәрәп баручы
Тормышын җимерде,
Үкенү туктаусыз
Йөрәген кимерде.
Йокыдан биздерде,
Тамактан калдырды.
Ни чара күрергә?
Ул тәмам каңгырды.
Аһ, авыр кичерү
Бу вөҗдан газабын.
Ул шушы газапның
Күрерме азагын?
Ни генә кылса да
Үкенеч үтмәде:
- Күбрәк тә алырга,
Эх, башым җитмәде!
Замана чибәре
Мин шаулы калада,
Алдымда киң урам.
Очрады бер шәүлә,
Карачкы дип торам.
Белмәссең дөньяның
Юк хәзер кемнәре!
Карачкы түгел бу -
Замана чибәре.
Түшләрен җилләткән,
Итәксез күлмәктән,
Тешләре сап-сары -
Тәмәке көйрәткән.
Кулында шешәсе,
Алкаштан калышмый,
Сырасын чөмерә
Шул атлап барышлый.
Малярдан алганмы -
Башында пумала.
Йа Хода, күрмәскә
Күземне томала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев