Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Марат Кәримов: ХАТЫННЫҢ ТУЗАНЫН КАГУ

Киленем ошатмый Куды да чыгарды. – Кайда болай ашыгасың? – Дигәч, әйтте танышым: – Ун биш тәүлек ятып чыктым, Шуннан кайтып барышым.

– Әйтер идең, мондый җәза

Ни сәбәптән туганын.

– Пүчтәк инде! Каккан идем

Хатынымның тузанын.

 

Ныграк какканмын, ахырысы,

Тәне күгәреп чыкккан.

Врач, мәлгунь, “тукмалган” дип,

Язып мөһерен суккан.

 

Ярый, сау бул, вакытым юк,

Шул врачны табасы бар,

Хатыннан алда аның да

Тузанын кагасы бар...

 

"Тулпар"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев