Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әлфинур ВАФИНА: Мин булып кара әле син, Юксын тавышларымны...

Туган йортым! Сулышың да җылы...

БАЛАЧАККА СӘФӘР

Туган йортым! Сулышың да җылы...
Җанга якын, газиз, кадерле!
Монда минем иң бәхетле чорым-
Балачагым - әти-әниле.

Бу көзгедән нәни кызчык миңа
Тел күрсәтә юри, үртәләп.
Самавырның шаян җыры иртән
Уятадыр сыман иркәләп.

Әбиемнең кул җылысы сеңгән
Изге Коръән ята өстәлдә.
Бабам түбәтәе моңсу гына
Карап тора миңа бу мәлдә.

Искә төшә капка келәсенә
Телне ябыштыргач, елаулар.
Мишә аша тауга менгән чакта
Язгы суга чумып алулар.

Капка төбендәге утыргычта
Тәпи селкеп, күпме утырдым.
Ялгыз нарат агачына карап,
Отып калдым моңын бер җырның.

Шул моң  йөри мине гел озатып,
Туган йорттан киткән көнемнән.
Хыялларым мине алдамады -
Үстем һаман,үстем ил белән.

Гомеремнең ярты өлешенә
Йомгак ясыйм бүген күңелдән:
Елга тиңлим аның һәрбер көнен-
Моңнан гына көнем чигелгән!

Назлы булган моңсу хисләр белән
Китеп барам туган йортымнан.
Алда - Казан...Анда якты җырым!
Юанырсыз сез дә җырымнан...

 

МИН БУЛЫП КАРА ӘЛЕ СИН

Мин булып кара әле син,
Юксын тавышларымны,
Җырлап тарат, минем сыман,
Сагыну-сагышларыңны.

Мин булып озат кояшны,
Ярат яңгырлы таңны.
Табигатьтә ялгыз калып,
Тоярсың минем җанны.

Искә төшер, сиңа сөеп
Караган күзләремне,
Син - минем бәгырь кисәгем, 
Дип әйткән сүзләремне.

Ә мин исә, башың кайгы
Күрмәсен, дип теләп тә,
Сиңа килгән зур кайгыны
Үткәрермен йөрәктән.

Син булып  яшьләр түгәрмен,
Күңелләрем тулганда,
Бәлки, кайгың җиңеләер,
Теләктәшлек тойганда.

Мин булып яшә әле син,
Мин яшәрмен син булып,
Җаннар бер - йөрәкләр торсын
Мәхәббәт белән тулып!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев