Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ләбиб ЛЕРОН: ТАУ КАДӘРЛЕ ТАУНЫ КУБАРЫП…

Үлән генә үзе нибары... Юлда барган чакта җиргә күз сал - Бик яратып кара син аны... Бер үләнне меңләп кояш кочкан... Үлән генә үзе нибары. Үзеннән дә авыр йөк күтәргән Кырмыскага күз сал син ары... Хәтта баһадирлар көнләшерлек! - Бер кырмыска гына нибары. Җилнең үзен узып алга оча - Кай...

Үлән генә үзе нибары...
Юлда барган чакта җиргә күз сал -
Бик яратып кара син аны...
Бер үләнне меңләп кояш кочкан...
Үлән генә үзе нибары.
Үзеннән дә авыр йөк күтәргән
Кырмыскага күз сал син ары...
Хәтта баһадирлар көнләшерлек! -
Бер кырмыска гына нибары.
Җилнең үзен узып алга оча -
Кай җирләргә илтә юллары? -
Болытларга кадәр күтәрелә -
Нәни генә яфрак нибары.
Тау астыннан чишмә ургып ята...
Тау кадәрле тауны кубарып,
Атылыр күк өскә - кояшкача! -
...Чишмә генә үзе нибары.
Сабый йодрыгыдай кошчык оча -
Тирә-юньгә сибә җырларын;
Илаһи моң табигатькә сыймый -
Нәни генә бер кош нибары!
Күк-галәмне иңли, диңгез айкый,
Үткәннәргә чигерә елларны...
Киләчәктән кайтып кергәне юк -
Кеше генә үзе нибары.
Акчарлак күле
Иртәнге таң. Сәгать дүртләр.
Акчарлаклар чыр-чу килә.
Күл янында беркем дә юк...
Шактый читтә чыршы күрәм.
Күл күл инде: бик зур түгел -
Сыеп бетә ике учка.
Сокланыплар карыйм күлгә,
Калмасын, дим, үкенечкә!
Шәһәр күле. Җыйнак сулык.
Исеме юк. Бәлки, бардыр?!
Аккош күле, дигән сыман
Исем кушыйм мәллә, парин?
Мин "Акчарлак күле" дисәм...
Ошар, бәлки, сезләргә дә.
Әлегә яз. Исән булсак,
Сокланырбыз көзләрдә дә...
...Чыр-чу килә акчарлаклар.
Иртәнге таң. Кала таңы.
Сәгать дүртләр. Карап торам
Тәрәзеннән палатаның.
Уртакуллар
Әй уртакул, күтәр кулларыңны! -
Кемлегеңне күрим әле бер:
Җырчымы син, галим, язучымы,
Җитәкчеме - миңа барыбер.
Күтәр кулларыңны, күрик әйдә:
Тарсынма бик, берүк оялма.
Барыбыз да бөек, даһи, ансы...
Без - мәшһүрләр хәтта... хыялда!
Күтәр кулларыңны, әй уртакул!
Күрик әйдә, калкыт башыңны.
Мин - властьта бүген, дип масайма,
Лауреат, дип артык ярсынма!
Беләбез бит, күреп торабыз бит -
Уртакуллар басты дөньяны.
Кая бакма - анда сезнең халык:
Доктор Гришин, шагыйрь Гыйльванов...
Бик күпләрнең күзен күреп булмый,
Йөзе таныш кебек югыйсә:
Күзе урынында - акча, акча...
Сине күрми уза - кул бирсәң.
Әй уртакул - танылмаган даһи!
Әй уртакул - хаким, депутат!
Башкар әйдә, бер коллегаң язган
Гимн сыман җырны - сүз бутап...
Әй уртакул, әйдә, үрә кат та,
Рәт-рәт булып, уптым басып тор.
"Мин - уртакул!" - дигән медаль бирәм,
Шуны муеныңа асып тор!
Әй уртакул, сиңа әйтәм, сиңа...
Туктале, дус, сез бит - армия!
Мөмкин булса... бәлки... арагызга...
Сезнекедәй... чослык бар минем...
Инсулин
Артык борчылмаска кирәк булган да бит,
Терсәк якын - тешләп кенә булмый шул.
Катнашканда һәрбер уен-тамашада,
Кирәк булган юри генә уйныйсы.
Ә мин, җүләр, тиле, чынлап яшәдем шул -
Кирәкмәгән җиргә кереп кысылдым.
Һәм нәтиҗә, нәләт, озак көттермәде:
Диабетикларга барып кушылдым.
Диабетон, метформин һәм октолепин,
Глибенкламид, янә килеп - сиофор...
Хастаханә. Ак палата... һәм система! -
Бер чирлегә күпме дару сыядыр?!
Онглизаны, гликазидны... юк-юк!..
әйтеп тормыйм,
Сезнең башны болай да бит ару катырам.
Кереп тормыйм бөер, бавыр темасына...
Ни бит... Зарсыз яшәү барыбер дә
яхшырак!
Йөри алам, шөкер, көләм... Бик яхшы ич!
Димәк, яшим, сөям, димәк, мин сулыйм.
Дәшмәү - алтын. Хәзер бер дә
кызмыйм... түзәм...
...Кызып китәр идем, кушмый
иптәш инсулин!
Язгы яңгыр, язгы җил
Яу әйдә, яу, язгы, назлы яңгыр,
Чылат, чистарт бөтен җиһанны.
Ис әйдә, ис, ләйсән яңгыр җиле -
Сафландырып алчы бар җанны!
Яу әйдә, яу, яңгыр... шыбыр-шыбыр...
Ис әйдә,ис, җилкәй... Юк, исмә! -
Тәрәзәнең форточкасы ачык -
Кыенсынып торма, уз эчкә!
Ургылып кер, җилкәй, палатага!
Яңгыр исе, син дә кер әйдә...
Безнең күңелләрне бер иркәләп,
Палатаны иңләп йөр әйдә!..
...Дүртәү ята хәрәкәтсез килеш,
Дүрт ятакта ята дүрт хаста.
Дүрт хастаның чире - бер үк төрле,
Уйлар гына төрле дүрт башта.
Туктамачы, яңгыр! Ис син әйдә, җилкәй!
Уятыгыз чирле ирләрне!
Килсен алар ачык тәрәзәгә...
Бәлки, бетәр... үтмәс чирләре?!
Сәламәт шигырь
Беләм, беләм, үз чиремне беләм,
Инде "пачти" киләм терелеп:
Әрле-бирле йөрим палатада,
Биоинсулинга төренеп!
Бала чакта прәнник күп ашалды,
Олыгайгач та кимен куймадым:
Лимонадтыр, куастыр, аракыдыр...
Берсеннән дә һичбер туймадым.
Бүген миндә - шикәр авыруы
(Халык йөртә "бирән чире" дип!).
Хәзер берни капмас-нитмәс идем,
Булмый гына артка чигенеп.
Тәмле яратучы дус-ишләргә
Һич карамыйм бүген көнләшеп.
Минем хәлгә калмасыннар, димен...
Чама кирәк... шушы киңәшем.
Ә шигырьгә килсәк... Аның хәле
Минекеннән күпкә яхшырак:
Эчемлекне сәвсим эчә белми
Һәм ашамый торт-чорт... "Доширак"!
Мин сөенәм һәм бик гаҗәпләнмим:
Минем шигырь миннән сәламәт.
Иң кызыгы: язылмаган шигырь -
Сау-сәламәт! Менә галәмәт!
Яшь чиновник
Р. М.
"Минем эшләгәнне күрүче һәм
Бәяләүче кеше юк, - дисең. -
Яшьтәшләрем күптән урын били,
Бер мин генә калдым үгисеп..."
Менә мине, шәхсән, синең яшьтә
Түрә итеп ясап куйдылар.
Чирек гасыр булды инде аңа -
Шул түрә чак һаман уемда.
Аяк терәп бик карышкан идем -
Мине беркем тыңлап тормады.
Кеше көен көйләп узды еллар...
Шәп шигырьләр - шедеврлар гына
Язылмыйча калды, туганым!
Бөтен түрә язу язар иде -
Иң шәп әсәр генә бары тик.
Алла бар шул, шагыйрь энем, Алла! -
Ул куя тик барсын хәл итеп.
Син чиновник булдың - бик яхшы, ди,
Күпме кирәк, ал, ди, акчасын...
Талантыңның гына яртысын, ди,
Син онытма кисеп ташласын!
Их, син, шагыйрь энем - яшь чиновник,
Исеңдә тот һәрчак Шигырьне!
Түрәлек ул килер һәм китмәс тә бүтән...
...Мин әйтәсен әйттем шикелле.
Яшәеш
Бу яшәеш гел борчудан тора кебек,
Бар нәрсәне нәкъ үзенчә кора кебек...
Өндәү кебек матур басып тор югыйсә,
Ә ул, тиле, һаман тора сорау кебек.
Шамил абый
Шигырь язмый, китап сөйми...
Шамил абзый - терапевт.
Әмма хәтәр бәхәсләшә,
Сүккән була түрә кебек!
Кыяфәте - нәп-нәкъ Андрей
Вознесенский - үзе инде!
"Урыс тарихы"н язмакчы -
Аллаһ аңа түзем бирсен!
Бик ярата мактанырга,
Сүзе һәрчак өстен чыга.
Шигырь яза белмәсә дә,
Әйткәннәре кискен чыга.
Сәясәткә бик тыгылмый:
Кешеләре җитәрлек, ди.
(Ә мин әйтсәм, каты әйтәм -
Башлар Себер китәрлек, ди!)
Һәрбер пенсионер кебек
(Җитмеш бер яшь бүген аңа!),
Сөю диңгезендә "хәйран" йөзә -
Килештереп кенә сүгенгәләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев