Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

ЛАНДЫШ: САЛМАК КЫНА КУШЫЛАЛАР ҖЫРГА КӨЗГЕ КЫЛГАННАР...

Ландыш Габдрахманова Яңа Чишмә районының Акбүре авылында туып-үсә. Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аның шигърияте самими лирика, үзенчәлекле сурәтләр белән җәлеп итә. Синле чагым... - Әнием, ә йолдызларның бармы икән әниләре? - Әйе, кызым, алар бар да тулган Айның бәбиләре. - Ә нигә соң кайвакытта...

Ландыш Габдрахманова Яңа Чишмә районының Акбүре авылында туып-үсә. Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аның шигърияте самими лирика, үзенчәлекле сурәтләр белән җәлеп итә.
Синле чагым...
- Әнием, ә йолдызларның бармы икән әниләре?
- Әйе, кызым, алар бар да тулган Айның бәбиләре.
- Ә нигә соң кайвакытта алар төнлә сибеләләр?
- Көчсезләре шулай, балам, ташып җиргә түгеләләр...
- Әнием, ә минем бик тә килә көчле буласым!
- Син Аллаһка сыгын, балам, гелән уңга юлласын.
* * *
- Әнием, татлы шәраб икән бу сөю дигәннәре.
- Чама белеп эчсәң, көтә бәхет дигәннәре...
- Ә каян, ничекләр итеп үлчәп була чамасын?
- Эзләмәсәң шул шәрабның кирәк диеп яңасын.
- Агу булып ага җанга шәрабның яңалары...
- Син Аллаһка сыгын, балам, Төзәлер яраларың...
* * *
- Әнием, бигрәк ачы бу тулгакның газабы.
- Түз балам, хәерлегә булсын, диген азагы.
- Мин әни булдым, әнием! Куенымда- нәнием.
- Аллаһ бүләге ул, балам, сакла-якла, бәбиең.
* * *
- Тыңламыйлар оныкларың... мин начардыр, күрәсең...
- Кызым, өйрәт хәзердән үк аларга «Әлхәм» сүрәсен!
Син киткәннән бирле вакыт
Калды гүя тукталып.
Кабер ташың сыйпый-сыйпый,
Җавап көтәм, тын калып.
Тетрәнмәсен җаның, зинһар,
Кабреңә яшем тамгач.
Каян алдың сабырлыклар,
Әнкәй, әнисез калгач?!
Ишетелә кайтавазың,
Җанга иш һәр авазың:
«Гомер буена җитәрлек
Бу әрнү, газап, яраң...
Күз яшеңне сөрт тә сабыр,
Аллаһка сыгын, балам!!!»
Әткәй
«...Тик бер тапкыр гына еладым мин...
Тик бер тапкыр...Гомер эчендә...»
Нәни чакта куеныңа кереп
Тыңлаганым һаман исемдә:
«Әтисез син. Ятим, үксез бала! -
Дип , рәнҗетте мине берәве.
Бәгырьләрне айкап, шул чагында
Чыкты җаннан тәүге иңрәвем.»
Әткәй...Әткәй...
Кабат еладың син,
Әбекәйсез калгач, түгелдең...
Яшьле күзең күргәч, бер кырые
Чатнап киткән иде күңелнең.
Тормыш - кораб дип өйрәттең безне.
Ныклы булса әгәр причалың.
Сыгылмассың, егылмассың , балам,
Миңа тансык булыр шул чагың!
Кырыс җилләр исеп, көтмәгәндә,
Авыштырды безнең корабны.
Исәнлекләр сорыйм сиңа бүген,
Сабырлыклар, димен, бир, Раббым!
...Анлаталсаң аңлат, әткәй, нигә
Тәкъдирләргә булмый үрелеп?
Авыр булды әнкәй каберендә
Үксегәнең күрү илереп…
Әнкәй җырлый
Кайтарыгыз аны, Күкләр!..
Тик бер көнгә! Бүген!!!
Көне шундый...
(Әйдә айкал, күңел, чайкал, түгел! )
Болытлардан агыла күк бишек җыры.
Әнкәй җырлый...
Нинди рәхәт...Үзе моңлы...Җылы...
«Бәхетле ана - балалары дога кылганнар!»
Салмак кына кушылалар җырга көзге кылганнар...
Йөрәк парә - парә.Учларымда-
Сабырымның иң соң тамчысы.
Аклый алдым микән гомеремдә
Тулгак газабының ачысын?
Җырла, әнкәй, җырла, әйдә тынма!
Бер юансын әле ятим күңел.
Кайтарыгыз, Күкләр! Кайтарыгыз !
Әниемне!!! Тик бер көнгә!..Бүген!!!
Әнием-м…
Чылтыратам...Үзем беләм юкса,
Өнсез тынлык җанны буачак.
Мөлдерәшеп аккан күз яшьләре
Хәтер ярчыкларын юачак.
Ялгамакчы булам, өзгәләнеп,
Бер өзелгән гомер сәйләнен.
Пышылдыйлар иреннәрем: «Бүген...
Бүген - бәйрәм... Синең бәйрәмең!»
Нәни генә шушы йөрәгемә
Бу әрнүләр ничек сыйган соң?
Телефонда әткәй: «Кызым, ялгыш
Тагын әниеңне җыйгансың...»
Таулар көне
«Таулар көне бүген. Котлыйм! Син бит
Гашыйк идең мәгърур тауларга!
Ә мин ...һаман исемеңне язам
Кыя битендәге карларга...»
...Хатың җылы. Белмәгәнмен. Һаман
Җан сызасың икән үткәндә.
Горур кыя кичерәме сине
Башларыңны түбән игәндә?
Бик күпләрне беләм, исемемне
Җырга салып, аны ятлаган...
Тик...
Син-бердәнбер бүген мине
Таулар көне белән котлаган.
* * *
Тыңласын төн кызы... Еласын!
Бүгеннән төннәргә кушылмыйм.
Күңелдә бары тик синең сын,
Бәхетем син, диеп пышылдыйм.
Ишетсен тулган ай, мин, дисен,
Сереңне таңнарга таратам.
Белсеннәр, яшермим, күрсеннәр -
Мин сине өзелеп яратам!
Бураннар котырсын, зилзилә
Үчләшеп юлымны чорнасын.
Тик синең хисләрең моң булып,
Җанымда беркайчан тынмасын!
Тауларда ташканда җырларым,
Чишмәләр көнләшеп ургысын.
Мин әзер сакларга, якларга
Ләззәтле сөюнең соңгысын!
* * *
Мин бит бары яңгыр синең өчен!
Тәрәз яңагыңа сарылам да... Үксим.
Калтыранып томалыйсың пәрдәләрең.
Карашларың - гамьсез. Никтер төксе.
Ә өстеңдә шул ук күлмәк. Соры. Ямьсез.
Үз итмисең ап-ак бураннарны.
Килә адашасың.Үзең алдашасың:
«Җиһан аклый минем сыманнарны!»
Алдашасың. Тәрәзәңдә шәүләң чит-ят.
Чалымыңнан таныйм.Син әрнисең.
Күтәр пәрдәң! Бер бак! Бүген, әнә, тагын
Су эчендә зәңгәр кәрнизең.
...Яңгыр койган, дисең. Мин бит бары яңгыр
Синең өчен! Соры томан синдә...
Соры күлмәк.Ак күңелең тансык! Ишет!
Киләм! Агартканчы киләм! Көн дә!
* * *
Син бит миңа беркем түгел! -
Кабул итми моны күңел...
Бергә каршылаган язлар,
Сөюләргә төргән назлар...
Оныттыңмы?!
(Әллә... башка гүзәл ярга юлыктыңмы?)
Шатлыкларны бүлгән көннәр,
Серләр тулы сихри төннәр...
Оныттыңмы?!
(Әллә...мәхәббәттән үзең курыктыңмы?)
Җитәкләшеп узган юллар,
Назлап кыскан җылы куллар...
Оныттыңмы?!
(Ник тезәсең баш очыма болытларны?!)
Ишетәсеңме -
Үрсәләнеп үкси күнел?!
Хәер,
Сиңа инде барыбердер...
Мин бит сиңа беркем түгел...
* * *
Салабызмы битлекләрне?! Тәмам.
«Син - бердәнбер!» дигән әкият!
Ызаныңда яткан керле бәхет
Ымсындырмый мине. Ниһаять!..
Син бит - ирек колы! Яңа ролең
Кызыктырмый мине! Ни гаҗәп?!
Хәер, мең ялгышкан актрисага
Алкышлар соң бүген ни хаҗәт?
Тамашачы сизмәс югалуым,
Хәтерләмәс мине бу хәят...
Тик төннәрен генә саташтырыр
«Син - бердәнбер!» дигән әкият.
* * *
Шәфәкъ балкышының серлелеге
Йөзләренә килеп кагылган.
Сөю тулы чиксез җиһан бүген
Аның күзләренә табынган.
Атлаулары...
Аһ, ул атлаулары-
Нур бөркелә һәрбер адымнан...
Әйтерсең лә йолдызлар да төнен
Аның эзләреннән кабынган.
Сихри гүзәллеккә сокланудан
Шатлык тула бөтен җаныма.
Йа, ходаем, берүк исәнлек бир,
Бәби көткән шушы ханыма?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев