Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

КОТЛЫ БУЛСЫН ДӨНЬЯ БӘЙРӘМЕ!...

Клара БУЛАТОВА Кыз туганым Март башында кышның биле сына, Мулрак түгә кояш яктысын, - Җир-табигать шулай котлый сыман Кешелекнең олы яртысын. Карлар каплый әле кыр юлларын, Әмма вакыт язга әйләнде. Бәйрәм белән сине, кыз туганым, Котлы булсын дөнья бәйрәме! Озакламый уйсу бу җирләрдән Сулар саркыр карлар астыннан. Безнең бәйрәм яктылыкка,...

Клара БУЛАТОВА

Кыз туганым

Март башында кышның биле сына,
Мулрак түгә кояш яктысын, -
Җир-табигать шулай котлый сыман
Кешелекнең олы яртысын.

Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, кыз туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Озакламый уйсу бу җирләрдән
Сулар саркыр карлар астыннан.
Безнең бәйрәм яктылыкка, нурга
Аеруча быел бай сыман.

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын
Шул яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл кыз туганым,
Котлы булсын язгы бәйрәмең!

Таңнар якты, эшең татлы булсын,
Бөтен булсын гаиләң гомергә.
Шул түгелме аналарның бәхете,
Хатын-кызның бәхете бу җирдә?!

Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Яратырмын...

Мин чәчәкләр өмет итмим сездән,
Мактавыгызны да көтмим бүген.
«Күтәр!» - диеп, Ил алдына түкмим
Баш очыма чөйгән Язмыш йөгем.

Ятимлегемне дә битәрләмим,
Мин бит аннан бик күп сабак алдым.
Үгиемнең катгый әмерләрен
Керфек очларыма кадап алдым.

Җирдә бер терәксез калган өчен,
Кирәксез, дип мине әрләмәгез!
Йөземә баккан чакта,
бер чеметем
Елмаюыгызны жәлләмәгез...

Ике иңдә ике фәрештәм бар,
Мин ялгызым түгел бу җиһанда.
Мин атлармын алга... Бары алга -
Аяк өсте килеш аң җуйсам да.

Минем Илгә биргән шигъри антым
Сезгә чакыру итеп таратылган.
Мин үлгәнче яратырмын сезне,
Мин ярату өчен яратылган!


Резеда ВӘЛИЕВА

Күңел түрләремә былбыл кунды

Күңел түрләремә былбыл кунды,
Сайрый да сайрый ул һаман.
Талып калсам фани дөньялардан,
Шул былбылны тыңлап юанам.

Ә ул сайрый, өзелеп-өзелеп сайрый,
Сүнмәсен дип күңел кояшың.
Вәгъдә итеп җирдә, көзләр үтеп,
Якты язлар әле буласын...

Күңел түрләремә былбыл кунды,
Кай яклардан гына килде икән?
Ялгыз җанның әрнеп сызлануын
Кайдан гына, кайдан белде икән?..

Сайра, былбыл, сайра, туктама син,
Якты өметләрем сүнмәсен.
Зилзиләләр купкан дөньясында
Калтыранып җаным үлмәсен,
Якты өметләрем сүнмәсен!

Күңел түрләремә былбыл кунды...

Салисә ГӘРӘЕВА

Без тормышны сөйдек

Үткәннәргә борылып карадык та
Сукмакларны үттек яңадан:
Бер хатын юк җирдә, үкенсә дә,
Бәхетсезгә үзен санаган!

Мәхәббәтнең таң суларын эчтек,
Су эчердек ярга учлардан:
Аерылышу газапларын кичтек,
Игелек күрдек якын дуслардан.

Хыянәтләр җанны телгәләде,
Бу - сабагы иде ышануның!
Мәхәббәттән олы бернәрсә юк -
Газабыннан татлы януның!

Йөзебезнең нәсел сызыкларын,
Холыкларны, хата, өметне
Мирас иттек газиз балаларга:
Ана булу - безнең бөеклек!

...Үткәннәргә борылып карадык та
Сукмакларны үттек кабаттан.
Без тормышны, хатын-кызлар булып,
Бар байлыгы белән яраттык!


Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА

Безнең күңел

Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән?
Онытыласы иде тын калып.
Гарасатка кереп югалмыйча,
Гөнаһларга гына уралмыйча,
Бәхет йөрсә икән укталып.

Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән?
Ду купканнар шашкын хисләрем.
Чыгымчылап чапкан ярсу тайдай,
Дулкыннарга кунган моңсу айдай,
Ярсу яки моңсу кичләрем.

Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән?
Кушылырга сайрар кош кирәк.
Җаннан җанга йөри моңнар күчеп,
Тик дөньясы гына әллә ничек -
Сабырлыклар бирсен...
Түз, йөрәк!..


Флера ТАРХАНОВА

Унтугызынчы йөз кешесемен

Унтугызынчы йөз кешесемен -
Яшәр идем тик шул гасырда,
Хөсетле һәм чирле яңа чорга
Куркам хәтта аяк басырга.

Авызын ачса, нәҗес коела торган
Кеше белән тулды дөньясы.
Җебеп калганнарны көч һәм акча
Буйсындырып үзенә кол ясый.

Итагатьле, матур сүзләр генә
Ишетәсе килә һәрвакыт.
Ана сөте керми калгангадыр,
Бик күпләрнең сөйләм, тел ватык.

Яңа туган баласына кадәр
Телен ача ямьсез сүз белән.
Шундый мирас калдыручы затлар
Карый икән нинди күз белән?!

Уйлый микән, киләчәкне күреп,
Халык эчтән череп бетә дип?!
Вакытында туктап юл алмаса,
Баткаклыкка кереп китә бит.

Бабаларым корган дөньяларны,
Нәсел йортын шуңа сагынам.
Шул гасырга кире кайтыйм, дисәм,
Кантарларга килеп абынам.

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

Аһ, балам!

Тирә-якта дус бар, дошманым бар,
Тормыш дәрьясында чайкалам.
Кемгә кирәк соң мин дип уйлыйм да
Көфер уйны куып тукталам:
- Аһ, балам!

Нинди матур минем дөньям, димен,
Ай-кояшка карап сокланам.
Шөбһәле төш күреп уянсам да,
Зиһенемнән читкә аткарам:
- Аһ, балам!

Күләгәләр кунса күзләремә,
Көзге көнгә сылтап акланам.
Төн карасы көнне каплаганда,
Бер уй белән бары ак калам:
- Аһ, балам!

Айкалганда тормыш дәрьясында,
Кем соң мине исән саклаган?
Күпләр белгән гади хакыйкатьне
Өр-яңадан ачып шатланам:
- Аһ, балам!

Сания ӘХМӘТҖАНОВА

Дускаем-сердәшем

Безнең әле, яшәү кадерен белеп,
Канатланып йөрер чагыбыз;
Яшьлек килә, юл бирегез, диеп,
Утка-суга керер чагыбыз.

Бигрәк чая кызлар икән болар,
Яшен уты кебек, дисеннәр,
Дускаем-сердәшем!

Югалтулар килер, зур табышлар -
Әзер булып торыйк барсына.
Беребез - апа, беребез сеңел булыйк
Баскан чакта сынау каршына.

Бигрәк тату кызлар икән болар,
Бертуганнар кебек, дисеннәр,
Дускаем-сердәшем!

Беребез - ал, беребез гөл булыйк,
Пар чәчкәсе язгы болынның;
Дәртле көе, серле моңы булыйк
Кабатланмас яшьлек җырының.

Бигрәк матур кызлар икән болар,
Язгы гөлләр кебек, дисеннәр,
Дускаем-сердәшем!


Әлфия СИТДЫЙКОВА

* * *

Әнкәйнең дә булган яшь вакыты,
Уттай уйнап торган чаклары.
Чигү чигеп, йон эрләгән мизгел,
Тезгенләгән чагы атларны.

Авырлыклар иңен изгәндә дә,
Каһәрләми ачы язмышын,
Моңлы тавыш белән, сандугачтай,
Җыр сузган ул, басып сагышын.

Ак бәс сарган чәче күз алдында,
Җыерчыклы йомшак куллары,
Үткәннәре өчен горурланып,
Каршылавы картлык елларын...

...Сынау килсә, газиз Әнкәемнең
Искә алам үткән гомерен.
Башта уйлар: ә соң безнең буын
Аңлый микән яшәү кадерен?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев