Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Илдус Гыйләҗев: Кырт кистереп әйтү кыен…

Талантың булса гына.... Мин шагыйрь булмасам, Агроном булыр идем. Сибгат Хәким Кырт кистереп әйтү кыен: Илгә кем кирәгрәк? Агрономга укып була, Чын шагыйрь сирәгрәк! Табыш-табыш уены Барсына да табыш кирәк: Суган сатучыга да, Салым салучыга да, Күмер чабучыга да, Нефте табучыга да... Ә ул табыш каян чыга? - Безнең тишек...

Талантың булса гына....
Мин шагыйрь булмасам,
Агроном булыр идем.
Сибгат Хәким
Кырт кистереп әйтү кыен:
Илгә кем кирәгрәк?
Агрономга укып була,
Чын шагыйрь сирәгрәк!
Табыш-табыш уены
Барсына да табыш кирәк:
Суган сатучыга да,
Салым салучыга да,
Күмер чабучыга да,
Нефте табучыга да...
Ә ул табыш каян чыга? -
Безнең тишек кесәдән,
Җитәр-җитмәс пинсәдән,
Кредит алган кемсәдән.
...Чәнчелепләр китсәнә...
Түрәнең дә көче җитми
Йөрәк, бавыр, үпкә, бөер...
Артык эчсәң әрни, сызлый.
Аларны бит өстәл сугып:
- Эшләгез! - дип сүгеп булмый...
Җөе шуңа сүтелә
Өс киемен буй-сыныңны
Үлчәп алып тегәләр.
Бездә шуның нәкъ киресен
Кулланалар түрәләр.
Ил зурлыгын искә алмый
Әзерлиләр калыпны.
Башка сыймас камыт биреп,
Җәфалыйлар халыкны.
Бүтәннәр кайдан?
"Җир шагыйре" диләр мине,
Зур вазифа башкарам!
Аңлый алмыйм: Юпитердан
Килгәннәрме башкалар?
Сәхнәдәге могҗиза
Кышкы каты салкында да
Җылыну җаен таптык:
Концертка дип барган идек,
Шәп "пляж" карап кайттык.
Кадерен белегез
Күп җирләрне берләштереп,
Данлы тарих үткәннәр.
Биргән антны бозмаганнар,
Сатылса да бүтәннәр.
Үги милләт язмышын да
Татыганнар җиңелеп.
Уртак Ватанны саклыйлар,
Төп мичәүгә җигелеп.
Бүген дә бит үрнәк булып
Бөтен дөнья халкына,
Толерантлык күрсәтәләр
Тату яшәү хакына.
Бу гамәлне күп милләтләр
Булдыралмый, тарталмый.
Сакла, Рәсәй, яшим дисәң,
Бөек кавем - татарны!
Син тыйнаграк
(Шаяру)
Мин Дон-Жуан түгел, хатын,
Бик уңдың син картыңнан.
Сөзеп кенә карап калам
Чибәр кызлар артыннан.
Ә бүтәннәр - әрсезрәкләр,
Сүз каталар таң калып.
Мин - оялып, астан гына...
Алар карый акаеп.
Фетнәчеләр
(Шаяру)
Очрашуга соңармыйм, дип
Ашыгып чапкан чакны,
Машинамның ал тәрәзен
Вак таш тиеп чатнатты.
Хәерчегә җил каршы, дип,
Әйткән сүз бар халыкта.
Ачу килеп бара идем
Арттан куган картлыкка,
Һәммәсе дә таяк тыга,
Таш та үртәп тигәндер.
Хатын әйтмеш: - Күп типтердең,
Җитте, картлач,- дигәндер...
Ике төрле кырку
Бәбкә үләннәрен үрдәкләрем
Тамырына кадәр чүпләде.
Язын алар янә үсеп чыгар,
Борчылмадым, исем китмәде.
Нигә икән шулай яңармыйлар
Еллар кырган чәчнең төкләре?
Уч төбемә хәтта сизелмиләр
Башны сыпырганда төпләре...
Һәркемнең үз хыялы
Фәлән чакрымнар җирне тишеп
Төшә ала нефть бораулары.
Кара алтын дигән байлык таба
Торбаларны оста боралганы.
Тамырына җитеп аңлар өчен
Кайбер кемсәләрнең түбәнлеген,
Нәрсә белән үлчәп була микән
Кеше күңеленең тирәнлеген?
Чишелеш бармы?
Виртуоз баянчы
Баскандай төймәгә,
Оныгым компьютер
Уены өйрәнә.
Неп-нечкә бармаклар
Клавишта йөгерә.
Ничекләр шулай тиз
Уйларга өлгерә.
Ә берәр эш кушсам,
Аңламый, озаклый.
Зиhене капкында,
Компьютер - тозакмы?
Экранга береккән
Замана баласын
Ничек шул афәттән
Аерып аласы?!
Татарча аңламасагыз
Ир белән хатын-кыз икесе ике
галәмнән икәне билгеле инде.
"Сөембикә" журналыннан.
Уртак фикергә килалмый
Аптыраган чакларда
Әйтеләдер андый сүзләр
Мин-минлекне акларга.
Һәр ачышка - дәлил кирәк!
Юлга чыгып китикме?
Дөньяда юк галәм эзләп
Гомер әрәм итикме?!
Сул кабырга варианты
Дөрестер, дим, баш җитеп.
Урыс әйтмеш: - Под боком же,
Можно даже пощупать…
Морзалар сагындыра
Хан кулыннан ярлык алган
Хак морзалар токымы!
Сез кайларда? Исәннәрме?
Иректәме, тоткынмы?
Без бит сезне хәтерлибез,
Тарихтан ваз кичмәдек.
Җәберләнеп яшәсәк тә,
Чит җирләргә күчмәдек.
Җир кадере беткән вакыт:
Бүлгәлиләр... саталар.
Морзаларны куган көннән
Башланган бу хаталар...
Сөтне булып сөтне дә бит
Хәзер читтән кертәләр.
Мал тотарлык утар да юк,
Череп ауды киртәләр.
Алай булмас иде, бәлкем,
Эзләп табып күрешсәк.
Ихтыярсыз сезне уйлыйм,
Җир казырга керешсәк...
Соңлап кергән акыл
Безнең якта читләр мантымады,
Шәһәрләргә күчте ашыгып.
Торып калган читән казыклары
Авып бетте... чучка кашынып.
«Эһ» дип әйткән кеше булмаса да,
Ник соң алар бик тиз таралды?
Күчеп килгән «бәндә» җир кадерен
Белми микән әллә? Караңгы...
Җирле халык ята тернәкләнеп,
Койма куя бакча буйлатып.
...Ныклабрак җиргә берекмәкче,
Бер төнәгәч... илен югалтып...
Су буеннан кайта малайлар
Тезгә кадәр балак сызганылган,
Күлмәкләрен салып алганнар.
Яшь колыннар төсле сикерешеп,
Су буеннан кайта малайлар.
Кояш нуры өткән беләкләре
Коңгырт төскә кергән каралып.
Тояк кебек калын табаннарның
Эзе кала юлда ярылып.
Бер шаяны мәзәк хәлләр сөйли,
Калганнары җөпләп көлешә.
Алар колын гына, бәхетлеләр,
Колыннарга шуклык килешә.
Соң аңлыйсың. Йөккә җигелгәнче
Шаярырга кирәк, уйнарга!
Әллә нигә, күптән «ат булсам да»,
Иярәсе килә шуларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев