Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

ГөлҖиһан: Ярсый-ярсый явыйк бергә...

Көннәрдән бер көнне кызым: "Карап кара әле, әнием, миңа синең фикерең кирәк иде", - дип, уңайсызланып кына миңа бер папка сузды. Анда Гөлназның шигырьләре туп­­ланган иде. Моннан шактый еллар элек тә ул мине көтелмәгән бер шөгыле белән шаккатырган - шигырьләремә җырлар яза башлаган иде. Һәм менә ул үзе дә шигырьләр...

Көннәрдән бер көнне кызым: "Карап кара әле, әнием, миңа синең фикерең кирәк иде", - дип, уңайсызланып кына миңа бер папка сузды.
Анда Гөлназның шигырьләре туп­­ланган иде. Моннан шактый еллар элек тә ул мине көтелмәгән бер шөгыле белән шаккатырган - шигырьләремә җырлар яза башлаган иде.
Һәм менә ул үзе дә шигырьләр язарга кереште. Мин аларны бик тә дулкынланып укып чыктым. Кызымның күңеленнән саркып чык­кан садә хисләренә төзәтмәләр кертергә дә җөрьәт итмәдем. "Монысын болайрак, тегесен тегеләйрәк яз..." - дип, аңа күрсәтмә бирер­гә дә җыенмыйм. Сезгә, "Мәдәни җомга" газетасын укучыларга, аларны ничек бар, шулай тәкъдим итәм дә.

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА.


Интернеттан сора
Сизәсезме? Без - интернет колы!
Ни кылсаң да - тик бер генә чара:
Газиз башта берәр сорау туса,
Мониторны кабыз - интернеттан кара!
Ярый әле "facebook", "в контакте" бар,
Нишләр идек "youtube" булмаса!
Дәреслекләр, китапханәң читтә торсын,
Тәүлек буе "online" тамаша!
Ә мәхәббәт ничек? Кавышу-очрашулар?
Ялгызларга ни хәл кылырга?
Бу сорауга җавап бик күптәннән әзер -
Мониторны кабыз - интернеттан сора!
"Аватар"лар хөкем сөрә бүген,
Кемнең йөзен, җанын яшереп?
"IT" челтәр читлек түгел микән?
Туктап уйлан әле, кешем, бер!
Бу өндәүне ничек ирештерим?
Ничек кенә сезне табарга?
Бу сорауга тагын җавап әзер -
Мониторны кабыз - интернеттан кара...
* * *
Кадерлеләремә
Авырдыр ул гомер җәйләрендә
Ирексездән парсыз калулар.
Җан җылысы, тән рәхәте эстәп,
Ялгызлык утында янулар...
Сәердер ул гомер көзең җиткәч,
Өлкәнәйгәч, ярың табуы.
Күпме михнәт, газап кичереп тә,
Хисләреңнең садә калуы...
Рәхәттер ул гомер көзләреңдә
Йөрәгеңнең шашып януы.
Мөһим түгел яшең, мөһим бары
Күңелләрнең язда калуы...
Ләззәттер ул гомер буе җыйган
Назларыңа ярың төрүе.
Җанны - җанга, тәнне тәнгә бәйләп,
Икең уртак төшләр күрүе!
Булсын әле! Әйдә, булсын әле
Сезгә рәхәт бу Җир шарында!
Ялгызлык газабын татыгансыз,
Татыгыз сез парлы чагын да!
Елама
Караңгы салкын бүлмәдә
Тәрәзә каршында берүзе...
Елаудан шешенгән күзләре -
Үзеңне таныдыңмы үзең?
…Танышу әкият шикелле -
Елмаю, күзгә-күз карашу.
Очрашу артыннан очрашу.
Тәүге төн…Вәгъдәләр... Кавышу…
Вәгъдәләр, ак томан шикелле,
Алсу таң атканда таралды…
Ә сиңа ни кала? Елыйсың -
Ак хыял, ак бәхет каралды...
Елама... Кыш үтәр, яз килер -
Җылыныр сырхаулы күңелең.
Елама…Бик тиздән тормышың
Төзәлер, бәхеткә күмелер...
Үткәнгә әйләнеп карасаң -
Үкенү, югалту тойгысы…
Иң садә хисләре алданган
Син түгел -беренче, соңгысы…
Бу тормыш әкият шикелле -
Билгесез тылсымлы агышы.
Ә сиңа ни кала? Бары тик
Бәхеткә ышану... ялгышып!
Елама... Килер яз! Киләчәк!
Җылыныр, назланыр күнелең.
Елама… Аңларсың: күз яшьнең,
Сагышның мәңгелек түгелен!
Кушылыйм әле яңгырга
Чыгыйм әле яңгырларга,
Күлмәкләрем чылансын.
Күргәннәр күз яшьләремне
Яңгырдан дип уйласын!
Кушылыйм әле яңгырга,
Тамчылары күбәйсен.
Ярсый-ярсый явыйк бергә,
Елгалар тирәнәйсен.
...Елга-диңгездән тирәндер
Йөрәгем яралары.
Сагышымнан шиңеп барам,
Юк дәва, чаралары…
Җиhанның нәни гөле мин,
Әй, күкләр, кызганыгыз!
Кара болытлар артыннан
Кояшны чыгарыгыз!
Күз яшьләрем кибәр, бәлкем,
Бер тутырып елмайса?
Җылытырмы, көйдерерме? -
Хәл ителер, ичмаса!
Сиңа илтер юллар
Ап-ак томаннар яшерде
Сиңа илтер юлларны.
Аяк эзләреңнән барсам,
Мин танырмын аларны.
Яланаяк йөгерермен,
Томаннар киртә булмас.
Шашынып сиңа омтылам!
Берәү дә тоткарламас!
…Нигә җилләр каршы исә,
Кинәттән давыл куба?
Яңгыр чәбәкли битемне,
Кирегә таба куа?!
Нигә сандугач сайрамый,
Моңнары булды кыска?
Сөюебез шаhите ул -
Дәрт өстәр иде юкса…
Көчем җитмичә атларга,
Җир-анага тезләндем.
Сөрән салдым - кире кайтты
Әйткән барлык сүзләрем…
Сөйгәнем көтмәгән икән
Минем назлы кулларны.
Киртә куйган арабызга,
Адаштырган юлларны.
Юкка булган ярсуларым,
Ашкынуларым юкка!
Йа, Ходам, зирәклек бирче
Кабаттан алданмаска!
Амин!
Көйсезлек
Бүгенге көн көйсез кияү кебек:
Бер карасаң яңгыр, баксаң - кояш...
Безнең дә бит уртак хәятыбыз
Көйсезлектән тора гел тоташ...
Кочып ятсам - һава җитми, дисең,
Күчеп ятсам - тагын ярамый!
Хәер, һаваларда очар өчен
Уртак төннәр кайчак булгалый...
Ашау-эчү, өстәл-ризык, дисәң...
Табыла гаеп: балсыз, йә тозсыз.
Тып-тын гына тозлы яшем йотып,
Көне-төне чабам тыз да быз...
Эштән кайтсаң бераз соңга калып,
Һәр минуты, димәк, хыянәт.
Саф, гөнаһсыз булса да җан-тәнем,
Сынау уза һәрбер күзәнәк...
Сорау туа: шулай авыр булгач,
Ник биибез ирнең көенә?!
Безне бәйли олы сөю хисе:
Минем - аңа, аның - үзенә!
Са-гын-дым!
Мин сагынмам сине. Сүз бирәм!
Бүгенгедән бетте, тәмам!
Күпме көтеп, уйлап, елап,
Җылы караш, сөю эстәп,
Буш вакытың, шылтыратуың көтеп,
Юк вакытым әрәм итеп
Йөрдем. Мин юләр!
Хәзер инде булды, җитәр!
Уй-хисләрем, яратуым,
Күз яшьләрем - диңгезләрем...
Сүзләреңне, хатларыңны,
Телефоның, сурәтеңне
Алам да - чүплеккә атам!
Мин сагынмам сине - ант итәм!
...Бүген эштә берәү мине сорап,
Көтеп торган, эзләп йөргән, диләр...
Бәлки, синдер, син дип ышанам?!
Бүген генә! Тик бүгенгә генә!
Ялгыш уйларымнан бушанам!
Бик са-гын-дым сине, һай, юләр!
Күрми түзә алмам сине бүтән!
Кил яныма тизрәк! Мин көтәм!!!
Китә калсам...
Китә калсам, син елама, җаным,
Бар көчеңне җыеп күккә кара...
Күз яшьләрең кирәк булмас инде,
Кирәк булыр бары дога, дога...
Китә калсам, рәнҗеп калма, бәгърем,
Мин әүлия түгел, булмадым да...
Бәхәсләшү урынсыздыр хәзер,
Миңа кирәк дога, дога гына...
Телисеңме? Сине гафу итәм,
Кул селтим дә булмас, булганына!
Авыр йөкләр түгел, пакь җаныма
Дога кирәк бары, дога гына...
Әгәр китсәм, гөлләремне сакла -
Җил-яңгырлар, давыл тидермә!
Серләреңне сөйлә, сыйпа, назла -
Алар миндәй назга тилмерә...
Мин назлы гөл идем, сындым әле...
Сынган җаным күккә тартыла...
"Гөл савыты" кирәк түгел инде...
Миңа кирәк бары дога, дога...
Язлар җиткәч, канатланган җаным
Умырзая булып шытып чыгар...
Онытмагыз, зинһар, ул чакта да
Җаным бары дога, дога сорар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев