Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Баулыда Фәнис Яруллин шигырьләре итальян телендә яңгырады

«Яруллин укулары» шигырь бәйгесе беренче тапкыр уздырылды.

7 декабрьдә Фәнис Яруллин исемен йөрткән Кызылъяр мәктәбендә «Яруллин укулары» шигырь бәйгесе узды. Фәнис Яруллинның шигырьләрен татар, инглиз, рус, хәтта итальян телләрендә дә сөйләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе мәдәният һәм мәгариф бүлекләре белән берлектә беренче тапкыр уздырган чара бик матур узды. Шигъри бәйгедә барлыгы 40 тан артык мәктәп укучысы катнашты. Район һәм шәһәр мәктәпләреннән генә түгел, күрше Башкортостаннан бәйгедә катнашырга әзерләнеп килгән кунаклар да бар иде. Алар Фәнис Яруллинның шигырьләрен сәнгатьле итеп жюри каршында сөйләделәр.

 

Мәдәни чарага җирле мәктәп ныклап әзерләнгән, килгән кунакларны биредә якты йөз, чәкчәк белән каршы алдылар.

Бәйге алдыннан укучыларга Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина илһам һәм уңышлар теләде.

Бәйгечеләр ике төркемгә бүленде. Бер төркемдәгеләр Фәнис Яруллинның шигырьләрен татар телендә сөйләсәләр, икенчесендәгеләре төрле телләрдә — инглиз, рус хәтта итальян телләрендә дә ишеттерделәр.

Туймазы шәһәре мәктәбенә Италиядән рус телен өйрәнергә килгән 17 яшьлек итальян кызы Кьяра Мария Масторе да Фәнис Яруллинның «Туган ягым» шигырен үз телендә сөйләде. Кьяра сүзләренчә, ул безнең якның табигатен, татар, рус халкының мәдәниятен яратып өлгергән. Үзенең якыннарын да биредәге мәдәният белән якыннан таныштырасы килүен яшермәде ул.

 

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев