Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Айрат СУФИЯНОВ: Айкалыплар уртасында йөзәм Яшен уйнап торган чынлыкның...

РЕДАКЦИЯДӘН. Шушы көннәрдә алты дистәлек гомер бәйрәмен каршылаучы шагыйрь Айрат Суфияновны ихлас күңелдән котлыйбыз. Аның һәрчак шулай милли җанлы актив иҗат әһеле булуын телибез. Ныклы сәламәтлек, имин һәм бәрәкәтле тормыш, уңышлар насыйп булсын сезгә! Гадәт Берне уйлап, икенчене сөйләп, Өченчеләй көйләп,чөйләп-чөйләп Бидгать гамәл кылу гадәтен Үзләштергән затлар гомер буе Кулланалар...

РЕДАКЦИЯДӘН. Шушы көннәрдә алты дистәлек гомер бәйрәмен каршылаучы шагыйрь Айрат Суфияновны ихлас күңелдән котлыйбыз. Аның һәрчак шулай милли җанлы актив иҗат әһеле булуын телибез. Ныклы сәламәтлек, имин һәм бәрәкәтле тормыш, уңышлар насыйп булсын сезгә!
Гадәт
Берне уйлап, икенчене сөйләп,
Өченчеләй көйләп,чөйләп-чөйләп
Бидгать гамәл кылу гадәтен
Үзләштергән затлар гомер буе
Кулланалар алдау гайрәтен.
Бер язмышка аккош, кысла сыйган,
Чуртаныма чуртым булсынмы.
Азлар таный, өндәп алга эткән,
Бербөтенлек тәгълиматын йөрткән
Хәрәкәткә тугры тылсымны.
Дөресме соң Җир йөзендә яшәү
Тыелганга таба ымсынып?
Үз шәхесен кеше таркатмасмы,
Үзе белән үзе сугышып?
Шуңа тормыш камилләшә алмый,
Шуңа киңәйми дә сулышы.
Харис* монда ничек катнашмасын?
Җиде төрле туфрак катнашмасын,
Хасил итә кеше бәдәне.
…Шуңамы ул азгын нәфесенең
Әйдәкләүгә күнгән бәрәне?
Яман чыганактан чакырадыр,
Ул үзенә бәла-казаны.
Аллаһ ирек биргән, Ул да, тыймас
Ахирәткә кадәр, азганны.
Мөнбәрләргә лаексызлар менә,
Телбистәләр шөһрәт казанып.
…Мәчеттән дә ишетелмәс димә,
Икейөзле шайтан азаны…
Берне уйлап, икенчене сөйләп,
Өченчеләй эшләү гадәтен
Кыйбла итүчеләр, кайчан гына
Санга сугар Коръән аятен?
* Җәннәттән куылганчы Иблис
йөрткән исем.
Офык артындагы авазлар
Ни сәбәпле артык борчулы да,
Рәнҗүле дә кебек бу язлар?
…Кисәтүле шомлы хәбәр юллый
Офык артындагы авазлар.
Мохтаҗларга кем соң ярдәм итәр,
Көрәйгәндә илдә явызлар?
…Изгелеккә, шәфәгатькә өнди
Офык артындагы авазлар.
Бәйсезлегебезне дауламасак,
Безнең өчен аны кем яулар?
Кешелекне көрәшергә дәшә
Офык артындагы авазлар.
Ни хакында, белмим, уйлый икән
Кызылавыз - түрә агайлар?
Үткәннәрнең канлы күз яшьләре -
Офык артындагы авазлар.
Дөнья күптән кыл очында тора,
Ауган илләр микән абайлар?
...Тетрәнүләр белән сугарылган
Офык артындагы авазлар.
Киләчәктә ниләр көтә безне?
Гасабилык өсти фаразлар.
...Әлмисактан, ахырзаманнанмы -
Офык артындагы авазлар?..
Хәрәм булыр
Асылыннан аерылса милләт -
Каерыла артка канаты.
Юлбашчысы, маягы да калмый…
Һәм… ятларга ялчы - таланты.
Тамырлары буйлап кан хәтере
Кайный-кайный акмый, - суына.
Кызлары да саф татарча җырлап,
Таудан төшми чишмә суына…
Көрәшчеләр түгел, көндәшчеләр,
Буынсызлар өерен үрчетеп,
Сатылырга әзер әтрәк-әләм,
Күтәрәчәк өскә черек әләм,
Изге кыйммәтләргә үч итеп...
Арысланга тиңдәш затлы токым
Шәһит киткән... Давыллы җыр - йокым...
Вакландык без, дипме акланыйк?
...Җитте вакыт, инде үзебездән
Нинди чара табып сакланыйк?
Каршылыксыз эреп юкка чыксак
Ятлар нәҗесләгән урында,
Хәрәм булыр безгә бер тамчы су,
Туфрак сые, кояш нуры да...
Бәрелештем
Мин былбылдан сезне чактырырмын,
Тыңлатырмын елан сайравын.
Зөлфәт.
Үзәгеннән мыжгып кортлар чыкты
Мин ымсынып өзгән алманың.
Гыйсмәт көткән күзләремнең дымлы,
Гаярәнә, кыю киң адымлы
Сабыйлыгын саклый алмадым.
Вафасызлар бозган дәвер белән
Бәрелештем... аклый алмадым.
Рухи ныклыгымны сынар өчен
Ихтыяры шулдыр Алламның...
Бәрелештем... Ак канатым сынды...
Очар максат белән тусам да.
Тезләнгәннәр арасына сыеп,
Гаҗизләнеп, күзләрдән яшь коеп
Тормас идем басып тупсада.
Бәрелештем... канат ялганыр ул...
Хәлсезлектән авып тынмадым.
Яшен уйнап, күкләр күкрәгәндә,
Мәңгелекнең гүя күкрәгендә
Галәбәлек гимнын тыңладым!
Бәрелештем... Яшим... Исән калдым,
Терек суын эчеп галәмнең.
Күрә-күрә күкләр хозурына
Күтәрелгән татар әләмен,
Кабул итеп көрәшләрдә җиңгән
Дәүләт тоткан ханнар сәламен,
Бердәмлеккә өндәп җемелдәгән
Таң төсенә манып каләмем,
Язып куйдым: «Югалтканнар кайтыр,
Яктырыр дип, кабат күз алдым».
...Язлар җиткән... Бәйсез учакларны
Алга куган бозлар кузгалды...
...Мин язмышны түгел, язмыш-былбыл,
Күктән иңеп, мине сайлады.
Сөю белән өммәтемә багып,
Аннан... мутант сәмруг кошны чагып,
Елан дулкынында сайрады...
Кемнәр бүген мине аңлады?!
Ялгыз кораб
А он, мятежный, просит бури,
Как будто в бурях есть покой!
М. Ю. Лермонтов.
Энә белән кое казый-казый,
Океанга килеп чыкканмын...
Язмышымны - ялгыз кораб, дисәм,
Йөрәк - җилкән... Кага... Димәк, исән!
Юк! Теләмим давыл екканын.
Өстә - болыт... Аста мәхшәр кайный,
Тугарылып, ярсып, ургылып.
Җан сагынган бәхет кай тарафта
Җем-җем килә икән, нур булып?
Насыйптырмы миңа күтәрелү
Дулкын түбәсенә зур булып?..
Җиңеләсем килми хур булып...
Айкалыплар уртасында йөзәм
Яшен уйнап торган чынлыкның.
Дүрт яктан да ихтыярым эзли
Саф сулышын якты тынлыкның.
Куанмасын әле кара көчләр,
Син - колы, дип, чарасызлыкның...
И, йөрәгем, берүк, көрәшә күр,
Давыл кошы булып
Артта калдыр афәт сызыгын...
Кабул итмә, зинһар, кабул итмә
Замананың кара бозыгын.
... Җилкәнемне яшен теткәләрме?
Мөмкин түгел узу урап та.
Юл күрсәткән маяк кайда, диеп,
Беркемнән дә булмый сорап та...
Тукталыр яр бармы еракта?..
Күкләр шашкан... Аста мәхшәр кайный,
Актарылып, улап, ургылып.
Таба алмый бәйсез Ватанымны,
Калкырмынмы, әллә, батармынмы,
Дулкын тауларына сугылып?
Сытылып та, юк, каласым килми,
Төшәсем дә - хәлсез сыгылып.
...Карашымны кызыл томан каплый...
Юк, юк икән,
Татар таңы ата сызылып!..
Тәүбәмнең ак канатында
Үткәрде җаным заманның
Давылын, яшенен дә.
Оныттым кайтыр юлымны
Язларның яшьлегенә.
Плебей ителгән халкымны,
Чарасыз калып, таныйм.
Ничек инде юаныйм да,
Сәбәп табып куаныйм?
Югарыга омтылып та,
Түбәндәме соң ауныйм?
Соңга калып, кул-аягым
Калыпланганын аңлыйм...
Бәлки, миндә фанилыкның
Зурдан да зур үчедер.
Ялварамын, и бакыйлык,
Нәрсә сәбәп? Төшендер..
Моң югалды, оят качты,
Какшады әхлак, сафлык.
Илне оттырган күзләрдә
Шайтани битарафлык.
Әйтә алмыйм, тынычланып,
Бу, дип, ямьсез төшемдер.
Башны иеп, күк астында,
Тәүбәмнең ак канатында,
Тезләндем... кем өчендер?..
Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев