Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

АЙДАР ХӘЛИМ: "АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘГӘ МӨРӘҖӘГАТЬ"

Пекин олимпиадасында хаксызга рәнҗетелгән татар кызы Камилә Вәлиеваның тарихи җиңүе уңаеннан

Аллаһы Тәгалә! Дошманнарның

Ничек котырганын күрсәңче!

Бер гаепсез сабый рәнҗешенә

Кешелек нәләтләрен бирсәңче!

 

Комсызларның кансыз кыйланышы

Алтын өчен китсә калкынып,

Раслады Камилә бар дөньяга

Алтын холкын татар халкының...

 

Ничә миллиард алтын тора икән

Күз яшеңнең тозлы тамчысы?

Аны гасырлардан тартып килә

Татар аты — татар камчысы!

 

Бу рәнҗешне күтәрә алган йөрәк

Җан тетрәткеч сирәк моң илә

Үкси,

үкси,

туктый алмый үкси,

Үкси,

Сөйли алмый Камилә!..

 

Син үксегән кан-яшь дарьясына

Дөнья чумар иде, сеңелем!

Пекиннарга сине яклар өчен

Оча минем татар күңелем!

 

Синең җисмең генә камил түгел,

Синең исемеңнән дә моң килә!

Син матурлык белән батырлыкны

Бергә кушып җиңдең, Камилә!..

 

Килер заман, Камилә сурәтен

Алтын акчаларда басарлар.

Тик әлегә кан-яшь-көрәш аша

Җиңү яулап килә татарлар!..

 

... Аллаһы Тәгалә, дошманнарның

Көнчел котырганын күрсәңче!

Бер гаепсез сабый рәнҗешенә

Җавап нәләтләрен бирсәңче!

15. 02.2022.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев