Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Айдар ХӘЛИМ: Мин беркемгә охшап яшәмәдем...

АЛМАШКА КЕМ? Туган якны сөеп туялмадым, Ул бит сөйгән саен сөйкемле. Хәтта кәҗәбезнең мәэюс күзе Җылы туган йортым шикелле. Шатлыклардан, борчак кузагыдай, Шарт ачылып мин бит сакландым. Шартлап шатланудан канатланып, Ак атларда җилеп сафландым. Мин беркемгә охшап яшәмәдем. Акылым хискә булды бәрабәр. Кеше үрнәк шәхескә әйләнә, Үзенә була алса пәйгамбәр....

АЛМАШКА КЕМ?
Туган якны сөеп туялмадым,
Ул бит сөйгән саен сөйкемле.
Хәтта кәҗәбезнең мәэюс күзе
Җылы туган йортым шикелле.
Шатлыклардан, борчак кузагыдай,
Шарт ачылып мин бит сакландым.
Шартлап шатланудан канатланып,
Ак атларда җилеп сафландым.
Мин беркемгә охшап яшәмәдем.
Акылым хискә булды бәрабәр.
Кеше үрнәк шәхескә әйләнә,
Үзенә була алса пәйгамбәр.
Мин нигәдер артта булалмадым,
Хәзер тырышам алда булмаска.
Көтәм, халык кемгә сигнал бирер,
Килергә дип миңа алмашка.
Гыйнвар, 2017.
ТЕЗЛӘНМӘГӘН ХАЛЫК
Ятам, ятам, ятам,
Ятам таңнар калып.
Без биш гасыр буе
Тезләнмәгән халык.
Ятам, ятам, ятам -
Йөрәк тулы хатам.
Хаталар төялгән
«Бәлкәй арбам» тартам.
Мин һич тез чүкмәдем,
Чигенеп кенә куйдым.
Качып котылмадым,
Сибелеп кенә куйдым.
Мин һич тез чүкмәдем,
Басып торам әле.
Алда да чүкмәскә
План корам әле.
Мин һич тез чүкмәдем.
Нигә безгә тәүбә?
Колбиләүче кавем
Тәүбә итсен тәүдә.
Без заман баласы,
Шактый вакландык шул.
Бер тамак хакына
Исән сакландык шул.
Тәүбәләр коткармас,
Йолдыз тәүбә итми,
Йолдыз аттырырга
Бер Илбатыр җитми.
20. 04. 2017.
САКСАУЛ ТУРЫНДА БАЛЛАДА
Зифа Агач иде. Бер «Хак дошман»
«Саксаул» дип аны атады.
Ләкап калды. Хаклык китте. Кавем
Боерганда яши башлады.
Эндәшмәде - бөкре ясадылар.
Тындашмады - кәкре иттеләр.
Бозым салып, әйдә, кайрысыннан
Кортласын дип, агу сиптеләр.
...Һәм бер көнне давыл күтәрелде,
Күкне телде яшен камчысы.
Көйде дөнья. Саксаулга килде:
- Тик син бирәләсең тамчы су!
Тирә-ягын күздән үткәзде ул -
Күрә, битек тоткан илчедәй,
Тамчы дымга интегеп, килгән бит,
Килгән бит, әй, дошман Көнче дә!
Кара көйгән, элмәккә баш чөйгән,
Иреннәре ярылып чатнаган.
Гүя айнымас бер исеректәй,
Кулында дерелди стакан.
Зифа Агач илаһи зат иде,
Белә иде шундый догалар:
Әйтү белән - кая ди куллардан -
Җаннан чыгып оча богаулар!
- Бир, Аллаһым! - диде Зифа Агач. -
Хет кем килсен, күпме эчмәсен! -
Тамырыннан типте һәм шул төштән
Бәреп чыкты зәм-зәм чишмәсе...
Һәм үкседе галәм су туенда,
Буш һава калмады суларга.
Сулар суга чабышып килеп керде,
Гарык хәлдә зәм-зәм суларга.
Яши дөнья берни булмагандай,
Юнь калмаган җирдән юнь чыга.
Зәм-зәм эчә зифа Саксаул да,
Бөкресе чыккан Көнче дә.
06.05.2017.
ОПЕРАЦИЯ ӨСТӘЛЕНДӘ ИМПРЕССИОН КҮРЕНЕШЛӘР
Хирург Рәмис Якуповка
«... Алданган кыз кебек Ай йөри...»
Гамил Афзал, «Сарматлар»
Астымда тәгәрмәч: зеңгел-зеңгел.
Аппаралар? Үзем теләпме?
Мизгел - күкрәгемне ачарлар да,
Өстәлгә салырлар йөрәкне...
Мин туганда канда йөзгән илем
Бүген мине канда тунармы?
Галәмгә сыймаган йөрәккәем
Тар өстәлгә генә сыярмы?
Тик бер төстә яшәп сакланмадым,
«Кара квадрат» бар акта да.
Бүген татар патшалыгын эзли
Хансыз интерактив тактада...
Мизгел - мин упкынга аткарылам,
Мизгел - охшап утлы камчыга,
Скальпельнең томшык очларында
Үкси-үкси тонган Ай чыга...
Исәнгерәп, аңгырайган ул Ай.
Мин, саташып китеп, КамАЗга
Яшәү илтәм, имеш. Сикереп торып,
Басканмын икән бит намазга...
Миннән читтә нидер очкынлана,
Тик ул белә булыр хәлемне.
- Кем яна? - дим.
- Мин - Ялкын, - ди, - янам!
Мин - йөрәге Айдар Хәлимнең!..
- Исәнмени син әле, йөрәк , - дим. -
Ничек һаман янып бетмәдең?
Ничек, двигатель заводыдай,
Янгач, загранкага китмәдең?
Миннән аерым яши, ахры, йөрәк,
Күренеп бармый кискен сурәте.
Ул бөтенләй янып бетмәк була,
Җибәрсеннәр генә көйрәтеп...
18.05. 2017.
КИТАП БИТЕ СЫМАН
Милләтебезнең атаклы китапчысы
Рәйсә Хәсән кызы Тимергалинага
Син тумыштан саф сагышлы идең,
Сансызларга алдан сагайдың.
Китап бите сыман яктырдың син,
Китап бите сыман саргайдың.
Синең сызылып чыккан сөйләмеңнән
Кешенең бит очлары алланды.
Тыйнак, назлы сүзләреңнән талның
Песи бөреләре балланды...
Син җиңүче булып вакланмадың,
Җиңелүче булып җиңдең син.
Җиргә гөман булып сеңдең дә син,
Суга иман булып иңдең син...
Явызлыкка каршы торалмадың
Үзеңә тиң булмаган заманда.
Сине сагыныр кеше балачагын
Сагынгандай
Һаман,
Һаман да...
18.05.2017.
МӘЙМҮН АБЗЫЙНЫҢ СЫЙНФЫЙ СИЗГЕРЛЕГЕ
Кинәт кенә тән кычытып куйса,
Яңгыр тамып алса, чирканып,
Мәймүн абзый нәтиҗәсен ясый:
«Этлеге бу Американың».
Көн чамасыз кояшлы торса да,
Сырт сабагы кызса арканың,
Мәймүн абзый нәтиҗәсен ясый:
«Этлеге бу Американың».
Мал көтүгә соңарып чыкса да,
Вакытыннан иртә кайтса да,
Мәймүн абзый нәтиҗәсен ясый:
« Димәк, эш хөрт Америкада».
Д. Трамп хуҗа булып алгач,
Хаким калгач республиканнар,
«Маладислар! - диде Мәймүн абзый, -
Сәвитский икән бит алар!»
28.05.2017.
«СЫРТ» БАСУЫНДА
Шаулый арыш, гүя Дҗапан-диңгез.
Биек - ат дугасы күмелә.
Моннан Курил, Ерак Көнчыгышлар
Күрше йорттай якын күренә...
Сука төрәнендә җырлар кайрап,
Алтынга әйләнгән ташлыкта
«Үләм» түгел, «Үсәм!» диеп үсә
Сыер җигеп чәчкән ашлыклар.
Бөртек - гүя бетереп кергән йорт -
Бар галәмгә алыр өлге бар.
Тупсасында - комган. Игенчегә
Бит сөртергә чиккән сөлге бар...
Әйе, чынлап барысы алтын монда,
Башак, бөртек, сабак - алтыннан.
Мин дә алтын баганага калырмын,
Тәгәрәпләр барсам артыннан.
Әнә, сабый сабак ил алдында
Башын игән - башак бер карыш!
Башын чайкый. «Ай-һай, авырыйм, - ди, -
Илдә кайчан бетәр буталыш?!»
"Сырт" басуы урман булып баскан,
Һәр бөртеге - милли горурлык.
Гади бөртек - аз да, күп тә түгел! -
Үзе бер танкка торырлык!
«Сырт» басуы - авылым сәхнәсе,
Сәхнә кебек яткан сахрасы.
Бер күрүдә сагынып бетеп булмый,
Сагынасы да аны, сагынасы...
Шагыйрь дә - игенче. Шартлар тигез,
Уртак килә яше-картыннан:
Үзе белән күтәрә алган кадәр
Алтын алып керсә артыннан...
06.06.2017.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев