Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Зөлфәт Зиннуров: Татар теле кирәкми дип санау — әби-бабайлар рухына төкерү (ВИДЕО)

Радио алып баручысы фикеренчә, татар телен өйрәтүне мәктәпкә генә калдыру дөрес түгел.

Радио, телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуров фикеренчә, бүгенге тыныч көндә татар теле кирәкми, дип санау — әби-бабайларның рухына, батырлыкларына төкерү.

«Әби-бабайларыбыз ничәмә-ничә еллар буе телне саклап килгән. Качып, посып, төрле якларга сибелеп булса да, телне [автор искәрмәсе: татар телен], гореф-гадәтләребезне саклаган. Хәзер тыныч вакытта шушы заман баласына „Миңа кирәк түгел“, — дип ничек телне әйләндереп әйтергә кирәк? Бу — синең әби-бабайларыңның рухына, аларның батырлыкларына төкерү», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Аның сүзләренчә, татар теленә хөрмәт булырга тиеш.

«Ярар, кирәк түгел дип сана. Ләкин син аны хөрмәт ит. Хөрмәт итсәң, син аны онытмаска тырышачаксың. Чын татар — үзе татарча сөйләшкән түгел, ә оныклары татарча сөйләшкән кеше. Ә әти-әниләр балалары белән үзләре үк русча сөйләшә. „Аңламый бит ул“, — диләр. Аңлат, өйрәт, сөйләш. Бөтен кеше мәктәпкә генә аударып калдырса… Бик җиңел вариант. Ә син үзең нәрсә эшләдең соң?» — диде Зөлфәт Зиннуров. 

 

 

 Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев